Общество

Семинар-киңәшмәләрдә

Уртак эш алып бару мотлак

“Халыкны, үсеп килүче буынны рухи яктан баетырга, мәдәниятлекне үстерергә кирәк” дигән лозунгларны еш кына ишетергә туры килә. Кешеләрнең тормышка карашы күпчелек белем бирү учреждениеләрендә, китапханәләрдә һ.б. мәдәният институтларында формалаша. Парадокс, заман кешесе күпчелек буш вакытын телевизор яки компьютер артында үткәрә. Кеше бу йогынтылардан нинди караш үзләштерә, ул шундый булачак.   Икенче төрле әйткәндә, аның мәдәниятлелеге, рухияте шулардан алып салына һәм формалаша.

Әлеге мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнү, мәдәниятлелекне үстерү, клублар оештыру һәм кызыксынулар буенча түгәрәкләрнең берлектәге эшенә кагылышлы мәсьәләләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатында авылны берләштерүче көчләр-биләмә башлыклары, яшь-ләр эше буенча белгечләр, урта һәм төп мәктәпләрнең директор урынбасарлары, авыл мәдәният йортлары директорлары,  авыл клубы мөдирләре, авыл китапханәләре китапханәчеләре катнашлыгында Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе җирлегендә күчмә семинар-киңәшмә үтте. Аны муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Р.Нуретдинов алып барды.

Семинар Дөмәй урта мәктәбе белән танышудан башланды. Әйтергә кирәк, үткән елда биредә Федераль бюджет акчаларына 6 млн. 600 мең сумнан артык суммага капиталь  ремонт эшләре башкарылган. Уку кабинетлары якты, чиста, заманча җиһазландырылган.  Шулай ук чыгымнарны экономияле куллану максатында мәктәп утын белән ягуга күчерелгән. Биредә аерым котельный төзелеп, Октябрьский шәһәреннән мич кайтарылган, ике өстәмә эш урыны булдырылган, ягулык вакытында китерелә.

Балалар буш вакытын файдалы үткәрү өчен мәк-тәптә яшь рәссамчылар, музыка, шашка-шахмат, волейбол, хоккей түгәрәкләре эшли. Аларга теләге булган һәркемгә йөрергә мөмкинлек булдырылган. Мәктәп директоры Ә.Насыйбуллин алар эшчәнлегенә анализ ясады, укучыларның уңышлары-на тукталды. Түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр үз осталыкларын күрсәтте. Чарада катнашучылар Советлар Союзы Герое Ә.Абдуллинның музеен карап, аның   яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә әһәмиятенең  зур булуын билгеләделәр.

Арытаба киңәшмә мәчет карау, аның янындагы “Иман” (җитәкчесе - З.Казыйханова), китапханә янындагы “Хуҗабикә”, “Флора” клублары (китапханәче Е.Галимова) эшчәнлекләре белән танышу белән дәвам итте. Билгеләп үтәргә кирәк, китапханә янындагы клублар эшчәнлеген 1998 һәм 2005 елдан алып бара. Биредә бер максат белән яшәгән 15тән артык кеше шөгыльләнә, төрле күргәзмәләр, бәйрәмнәр оештырыла. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына кул эшләре күргәзмәсе, яшелчә-җимештән әзерләнгән ризыклар күрсәтелде.

Семинар киңәшмәнең теоретик өлеше Дөмәй авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә чыгыш ясаган Дөмәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы И.Шәрәфетдинов  территориядә төрле түгәрәкләрдә, клубларда шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылуын: спортчыларга мәктәп янында  спорт мәйданы, залы, хоккей тартмасы, авыл китапханәсендә, клубларда, мәктәптә бию, шахмат-шашка, яшь рәссамчылар, баян, волейбол, фольклор, вокал түгәрәкләре барлыгын билгеләде. Әйтергә кирәк, авыл биләмәсе Дөмәй, Үрнәк, Базы-Куян авылларын берләштерә. Аларда барлыгы  409 шәхси хуҗалык, 1096 кеше исәпләнә. Шуларның 300е - пенсия яшендәгеләр, 427се - эш көчендәгеләр, 113е - яшьләр, 210ы - балалар һәм яшүсмерләр. Территориядә производство объектларыннан “Маяк” авыл хуҗалыгы  производство кооперативы, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы, ике крестьян-
фермер ху
җалыгы, социаль объектлардан 320 укучыга исәпләнгән урта, 1 башлангыч мәктәп, 35 урынлы балалар бакчасы, Дөмәйдә 400 урынга мәдәният йорты, врачлык амбулаториясе, китапханә, фельдшерлык пункты, Үрнәк һәм Базы-Куян авылларында авыл клублары эшләп килә. Шуны билгеләргә кирәк, штат кыскаруга карамастан,авыл мәдәният йортында эш план нигезендә алып барыла. Халыкның буш вакытын файдалы оештыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү буенча клуб хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, яшьләр эше буенча белгеч алдында торган бурычларны үтәүдә эш җанлы бара.

Районда авыл мәдәният йортлары, китапханәләр эшчәнлеге турында район мәдәният бүлеге начальнигы Г.Әлимбәковның чыгышы һәркемгә фәһемле һәм кызыклы булды. Халыкны рухи яктан баетуда, мәдәниятлелекне күтәрүдә бердәм эшләгәндә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дигән фикер аның док-ладында кызыл җеп булып үтте.

Семинарда катнашучыларга тәҗрибә уртаклашу максатында авыл мәдәният йорты янындагы бию, фольклор, вокал, драма түгәрәкләре тырышлыгы бе-лән әзерләнгән күркәм концерт программасы тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, Елена Шәрәфетдинова җитәкләгән мәдәният йортында күрсәтерлек эш җи-тәрлек. Үзешчәннәр район, республика, хәтта ил күләмендәге төрле конкурсларда катнашып, уңышларга ирешә. Яше дә, карты да җәлеп ителгән бай концерт программасы һәркемнең  күңеленә хуш килде. Семинар-киңәмәдә катнашучыларга уйланырга урын бар иде. Барыннан элек, монда эш кәгазьдә генә түгел,  түгәрәкләр, клублар үз юнәлешләрендә дөрес эш алып баруларын, мәдәниятне үстерүгә, тергезүгә җаваплы карауларын исбатлады.

Киңәшмәне йомгаклап, Рәмил Нуретдинов каралган мәсьәләләр буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, төрле клублар оештыру һәм кызыксынулар буенча түгәрәкләрне үстерүдә сүлпәнлек күрсәтмәскә һәм әлеге каралган мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлап эш итәргә чакырды.

Алсу Мослыхова,

 

Законнар – халык файдасына

Республикада балаларны җәберләүдән, төрле җинаятьчел эшләргә җәлеп итүдән курчалау буенча БРның “Башкортстан Республикасында балалар хокукының төп гарантияләре турында”гы законын (2010 елның 14 июле) реализацияләү дәвам итә. Агымдагы елда аңа аерым үзгәрешләр кертелде. Шул рәвешле, 18 яшькә җитмәгән балигъ булмаганнарга алкогольле продукция, сексуаль характердагы товарлар сатуга тәгаенләнгән территорияләрдә, объектларда, биналарда, алкогольле эчемлекләр реализацияләүче рестораннарда, кафеларда, барларда һ.б. урыннарда булырга, 17 яше тулмаганнарга төнге сәгатьләрдә җәмәгать урыннарында күренергә ярамый.

Дәүләт балаларны кул сузулардан саклауның башка ысулларын файдалана алмый, шуңа күрә әлеге чикләүләрне кулланырга мәҗбүр. Әйе, профилактик чаралар да, законнар тарафыннан контроль дә катылана. Әмма болар барысы да – мәҗбүри чаралар, чөнки күп хокук бозулар, җинаятьләр кичке һәм төнге вакытларда кылына.

Статистикага күз салсак, шул мәгълүм: 2012елның беренче кварталында әлеге закон нормалары буенча -18, ә тоташ 2012 елда 44 ата-ана җаваплылыкка тарттырылган. Шуның белән беррәттән, исемләнгән закон гамәлдә булган чорда үсмерләр арасында криминоген хәл тотрыкланды – алар тарафыннан хокук бозулар кимеде. Мәсәлән, 2011 елда наркологта – хәвеф-хәтәр төркемендә 3 үсмер учетта торса, үткән елда наркологик бозылу куркынычы янаганнар ачыкланмады. Шул рәвешле, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану һәм исерек хәлдә күренү фактлары, балигъ булмаганнарга карата җинаять эшләүләр дә (2011 ел -12, 2012-6) кимеде. Шулай ук 2012 һәм агымдагы елларда җәмәгать тәртибен бозучы үсмерләр җыелган урыннар  барлыгы ачыкланмады.

Шулай итеп, балалары кичке, төнге вакытларын өйдән читтә үткәрергә гадәтләнгән аерым ата-аналарның ризасызлыгына, бәхәсләшүенә карамастан, югарыда исемләнгән законның кабул ителүе, аны куллану практикада балигъ булмаганнар арасындагы статистикага гына түгел, тоташ алганда, гражданнарның дөньяга карашына да уңай йогынты ясады. Шунысы аеруча куанычлы, әни-әтиләр урамның балаларына социаль-хәвефле тәэсиренең булуы, үзләренең ата-ана бурычын үтәүдә җаваплылыгы хакында ныграк уйлана башлады.

Рубин Галимов,

муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе.