Общество

Семинар-киңәшмәләрдә

Таләпләрне үтәү зарури

Үткән дүшәмбедә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында авыл советы авыл биләмәләре башлыклары, яшьләр эше  буенча белгечләр, мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре  буенча урынбасарлары, Русия эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең участок уполномоченныйлары катнашлыгында киңәшмә үтте.

 Анда Русия эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Р.Әхкямовның агымдагы елның 4 аена район территориясендә хокук бозуларга кагылышлы чыгышы тыңланды. Арытаба участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә начальнигы, полиция майоры А.Мөсәлләмов  участок уполномоченныйларының эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, полиция майоры Г.Гарифуллинаның чыгышы яшүсмерләр арасында хокук бозуларга, ата-аналар тарафыннан комендант сәгате үтәлү мәсьәләләренә багышланды.

Шулай ук киңәшмә барышында законсыз алкоголь продукция сату (Үрмәт, Андреевка, Дөмәй, Ишкар, Кадер, Яңа Аю, Ябалак, Игмәт авыл советы авыл биләмәләре территорияләрендә 8 очрак теркәлеп, протоколлар төзелгән), административ хокук бозулар, малларны көтүлекләрдә йөртү һ.б. актуаль проблемалар каралды.

Семинарны муниципаль район Советы секретаре И.Никифоров алып барды. Шулай ук җыелышта  муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин катнашты, каралган сораулар буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

 

Яшь буын хакында кайгыртып

«Яшьләр үзәге» МАУда үсеп килүче яшь буынны әхлакый һәм патриотик рухта тәрбияләү буенча урындагы үзидарә органнарының һәм дини берләшмәләренең үзара хезмәттәшлегенә  кагылышлы көн тәртибе белән семинар-киңәшмә үтеп, анда авыл советы авыл биләмәләре башлыклары, яшьләр эше буенча белгечләр, район имамнары, хатын-кызлар советы рәисләре,  район мәктәпләренең дин мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре фәненнән белем бирүче укытучылар катнашты. Семинарны муниципаль район Советы секретаре И.В.Никифоров алып барды.

Киңәшмәдә катнашучылар өч юнәлешкә бүленеп, биләмә башлыклары - М.Гәрәев  һәм тарих-туган якны өйрәнү музейларында, район имамнары һәм дин әһелләре - Югары Яркәйдәге “Тәүбә” мәчетендә, хатын-кызлар советлары рәисләре, мәктәп укытучылары ра-йон үзәк китапханәсендә яшьләрне һәм укучыларны әхлакый, патриотик рухта тәрбияләүгә багышланган чара караганнан соң,    «Яшьләр үзәге» МАУга җы-елды. Биредә чараның көн тәртибендәге мәсьәлә каралып, төрле юнәлештә чыгышлар тыңланды. Тарихка күз салсак, шул мәгълүм: ХХ гасыр башыннан ислам динен бетерергә тырыштылар. Ләкин ата-бабаларыбыз тырышлыгы белән ул саклап калынып, бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерелде. Ләкин хәзерге заманда үсеп килүче яшь буын арасында  гына түгел, гомумән, халык арасында әхлаклылык, патриотлык төшенчәләре арткы планга күчеп, байлык, акча артыннан куучылар  артканнан-арта бара.  Шуңа күрә илебездә урлашу, наркомания, кеше үтерү, эчкечелек, талау һ.б. негатив күренешләр чәчкә ата. Фәхишәлек, җинаятьчелек гадәти күренешкә әверелде. Ни өчен шулай килеп чыкты? Кайда хата ясадык? Нәрсә эшләргә? Үзеннән-үзе шундый сораулар туа. Негатив күренешләрнең артуы, рухи кыйммәтләрнең ярлылануы, мөгаен, тәрбия мәсьәләсендә хәл ителеп бетмәгән эшләрдер. Биредә, һичшиксез, укытучыларның роле зур. Алар тиешле шартларны булдырып, оештырып, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һ.б. эшчәнлеге барышында әхлакый мөнәсәбәтләрне кирәкле юнәлешкә юнәлтә.

Яхшыны-яманнан, яманны яхшыдан аера белергә өйрәнү кешедә бәләкәйдән үк тәрбияләнә һәм ул аны олыгайган көненә кадәр озата бара. Кеше шәхси тормышында, гаиләдә үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм аның алдындагы бурычларны үтәргә тиешле һәм әзер гражданин итеп хис итәргә тиеш. Моңа ирешү өчен балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән башлап, матбугатта, телевидениедә рухи тәрбиянең нигезе булган  дин буенча - исламча яшәү рәвеше пропагандасы алып барганда гына югары әхлаклылыкка ирешә, милләт буларак, сакланып калырга мөмкинбез. Һәм бу юнәлештәге эшне бүгеннән башлау кирәктер, дигән сүзләр кызыл җеп булып үтте чыгыш ясаучыларның телмәрләрендә.

Узган елдан РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына дин мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезлә-ре дәресләрен кертте. Шул рәвешле, Иске Кыргыз урта мәктәбе директоры Камил Галиуллин үсеп килүче яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләүгә булышлык итәрдәй дин нигезләрен укытуның берничә алымнары турында  сөйләде.

Динебез, мәхәлләләребез, дин әһелләребез сабыйлар, яшьләр, өлкәннәр белән һәрвакыт үзара бәйләнештә булырга тиеш. Әгәр дә уртаклык булмаса, милләтнең генә түгел, динебезнең дә киләчәге юк. Русиянең барлык социаль һәм сәяси институтлары, дини конфессияләре халыкны, иң беренче чиратта, яшьләрне  бертугандай дус яшәргә чакыра. Районда да эш нәкъ шулай оештырылып, бүгенге көндә 25 мәчет эшли. Сеңрән, Дөмәй, Ябалак, Иске Татыш, Югары Яркәй авылларындагы изге йортлар яшь буынга тәрбия бирүдә эшне аеруча яхшы алып бара. “Мәчетләр генә  яшьләрдә изге сыйфатларны тәрбияли алмый, укытучыларның да ярдәме кирәк”, дигән сүзләр дә яңгырады Югары Яркәйдәге “Тәүбә”мәчете имам-ахунды Рөстәм Әбүшахминның чыгышында.   

Әлбәттә, мәктәп программасына дин дәресләре кергәч, ата-аналар арасында төрле фикерләр, бәхәсләр туды. Моңа БР бала хокуклары буенча вәкилнең Илеш районы буенча җәмәгать ярдәмчесе вазифасын башкаручы Ольга Биктимерова ачыклык кертте.

Бүген кайбер яшьләр хәрби бурычны үтәргә ашыкмыйлар, төрле сәбәпләр табып, армиягә бармаска тырыша. “Ватанга мәхәббәт, илне саклау кебек патриотлык хисләре югалып бара һәм аларны балалар бакчасыннан  тәрбияли башлыйк, киләчәгебезне уйлыйк”, дигән фикерләрне БР Хәрби комиссариатының Чакмагыш һәм Илеш районнары буенча бүлек начальнигы Альберт Хәбиров җиткерде.

Соңгы елларда Исәмәт авыл советы авыл биләмәсе яшьләрне төрле чараларга актив җәлеп итүдә башкаларга үрнәк булып, райондагы спорт чараларында, исәмәтлеләр активлыклары һәм алдынгы урыннарны яулавы белән аерылып тора. Димәк, яшьләр белән эшләү үз югарылында башкарыла һәм семинарда катнашучылар белән бу юнәлештәге тәҗрибәсе белән  биләмә башлыгы Илшат Басыйров ихлас уртаклашты.

Семинарда  муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рубин Галимов әйтелгәннәргә йомгак ясап, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде, үз фикерләрен белдерде. Авыл советы авыл биләмәләре башлыкларына, ветераннар советларына, авыл старосталарына, дин әһелләренә тәрбия эше алып бару, мәчетләр булмаган авылларда намаз уку бүлмәләре булдыру, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләренә авыл-ның абруйлы шәхесләрен, имамнарны чакыру, зиратларны, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләрнең  һәйкәлләрен чистартуга яшьләрне җәлеп итү кирәклеге әйтелде. Җыелыш ахырында «Яшьләр үзәге» МАУ хезмәткәрләре районда патриотик тәрбия буенча оештырылган чаралардагы фотолардан слайдлар күрсәтеп, бу эшнең мөһимлеген, кирәклеген ассызыкладылар.

Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә:  безгә югалган рухи мирасыбызны, күркәм гадәтләребезне тергезеп, булган уңай традицияләрне дәвам итеп, халыкны, бигрәк тә яшьләрне иманга өндәргә кирәк. Эшкә бергәләп тотынсак кына, теләгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Алсу Ахунова.