Общество

Башлангычлар дәвамлы булсын

Бүген, ягъни 29 октябрь көнне район мәдәният сараенда  Бакалы, Шаран, Дүртөйле, Илеш, Краснокама, Калтасы, Чакмагыш районнарының авыл советы авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында республика зона семинар-киңәшмәсе үтә. Анда территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының, янгынга каршы ирекле  отрядларның эшчәнлегенә, табигатьне саклау турындагы законны үтәүгә, гражданнарның хакимияткә мөрәҗәгатьләренә, Бердәм гражданнар кабул итү көнен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

 Хөрмәтле семинарда катнашучылар!

Бүген районыбыз җирлегендә урындагы үзидарә органнары вәкилләре катнашлыгында республика зона семинар-киңәшмәсе үтә. Сезне Илеш районы муниципаль район хакимияте һәм Советы исеменнән кунакчыл Илеш җирендә сәламлим. Безнең алда халык мәнфәгатен яклау һәм үзәккә үткән проблемаларны хәл итү, уртага салып сөйләшү, алга куелган бурычларны билгеләү максаты тора.

Әлеге чараның Илештә узуын зур җаваплылык белән кабул иттек. Авыл советы авыл биләмәләре, урындагы үзидарә органнары, җәмәгатьчелек берләшмәләре әһәмиятле һәм кирәкле эш башкара. Вәкаләтләр дә арта һәм киңәя бара. Шул ук вакытта үз-үзеңне тәэмин итү системасына күчү тәгаен проблемалар да тудыра. Бу җәһәттән районыбызның уңышларын чара барышында карап, һәрберегез үз бәясен бирер, дип уйлыйм.

Семинарның нәтиҗәләре урындагы үзидарәне үстерү юлларын күрсәтер, районыбызның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясар һәм авылларыбызда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга нигез булыр, дип ышанам.

Һәммәгезгә дә сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.

Илдар Мостафин,

муниципаль район хакимияте башлыгы.

 

Актуаль интервью

Билгеле булуынча, бүген районда урындагы үзидарәнең бик күп актуаль мәсьәләләре буенча республиканың җиде районының авыл советы биләмәсе башлыкларының зона семинар-киңәшмәсе үтә. Әлеге чарага кагылышлы сораулар белән муниципаль район советы секретаре И.В.Никифоровка мәрәҗәгать иттек.

Кешеләрнең властька ышанычын ныгыту шартларында

-Башкортстан Президенты Р.Хәмитов “Акыллы җәмгыять кенә тормыш сый-фатын яхшырта ала”дигән Дәүләт җыелышы – Корылтайга юлламасында “Урындагы үзидарәне үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк” дип билгеләгән иде. Алда кө-телгән чарада нәкъ шушы теманың көн кадагына куелуын исәпкә алганда, сез әлеге очрашудан нәрсәләр көтәсез?

-Практика шуны күрсәтә, Русия Федерациясендә урындагы  үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында”гы 131 нче Федераль закон бик үк камил түгел. Моның ачык мисалы – эшчәнлегебезне оештыруда болай да җиңел булмаган проблемаларны хәл итүне кыенлаштырган бик күп моментлар бар. Финанслау булмау аркасында гражданлык оборонасы, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гидротехник корылмаларның эш-ләве, ирекле халык дружинасын тоту, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү, тирә-як мохитне саклау һ.б. мәсьәләләр тиешле дәрәҗәдә хәл ителми һәм даими рәвештә күзәтчелек органнары игътибарына эләгә. Нәтиҗәдә, биләмә башлыклары еш кына төп эшләреннән читләшергә мәҗбүр булалар. Очрашуда әлеге һ.б. мәсьәләләргә компетентлы белгечләр файдалы, кирәкле мәгълүмат бирерләр, ә коллегалар белән үзара тәҗрибә уртаклашып, урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшлекле, уңай фикерләр, тәкъдимнәр әзерләрбез, дип ышанам.

-Киң мәгълүмат чараларында аерым авылларда территориаль иҗтимагый үзидарә органнары эшчәнлеге хакында уңай фикерләр ишетергә була. Бу мәсьәләдә районда эшләр ничек тора?

-Әһәмияте зур булган урындагы күп кенә проблемалар: мал көтүне оештырумы, су чыганаклары, юл, күпер ремонтымы, койма тотумы, зират йорты төзүме, яшәгән төбәктә элементар тәртип булдырумы, төрле чаралар үткәрүме – аларның берсен дә авыл старосталары, авыл Советы депутатлары ярдәменнән башка тормышка ашыруны күз алдына да китереп булмый. Практика шуңа ышандырды: кешеләр, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре власть белән тиз бәйләнешкә керә һәм конкрет мәсьәләләрне хәл итү-
г
ә кыю тотына, инициатива, яхшы оештыру сәләтен күрсәтә. Бездә халык властенең әлеге вәкилләренең нәтиҗәле эшчәнлек алып баруы аркасында урындагы мәсьәләләр вакытында хәл ителгән күп авыл биләмәләре бар. Бу тәнгәлдә Андреевка, Базытамак, Бишкурай, Кадер, Ябалак авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләренең һәм алардагы территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының уңышлы эшчәнлеген билгеләр идем.

Моны нигезләү өчен түбәндәге мисалны китерәсем килә. 2009 елда районда иске су линияләрен яңа полиэтилен торбаларга алыштыру практикасы башланды. Шуңа ярашлы, авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләре заявкасына нигезләнеп, район бюджеты акчасына су торбалары сатып алына һәм хакимиятләр, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары көче белән төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. Әлеге компания башланганнан бирле -125, шул исәптән быел 24 км озынлыкта су линиясе алыштырылды. Шулай ук, корылык белән бәйле рәвештә, су чыганакларын ремонтлауга да зур игътибар бирелде. Соңгы 3 елда 47 чишмәнең каптажы ремонтланды, шәхси секторда 693 кое  казылды. Агымдагы елда 25 куб. метрлы 8 башня сатып алынды һәм урнаштырылды. Моннан тыш, халыкны чиста эчәр су белән тәэмин итү, мәдәниятле ялын оештыру максатында ике ел рәттән муниципаль район хакимияте тарафыннан авыл биләмәләрендә  чишмә-коеларны төзекләндерүгә конкурс игълан ителеп, җиңүчеләрне бүләкләүгә акчалата пре-мияләр бүленде һәм ул арытаба яшәгән төбәкнең йөзен матурлауга юнәлтелде. Әйтергә кирәк, конкурста катнашучылар артканнан-арта. Агымдагы елда, мәсәлән, комиссия каравына 15 авыл биләмәсеннән гариза керде. Шәммәт авылыннан – “Әнсаф”, Рсайдан – “Алсу”, Гремучий Ключтан “Сөләймән” чишмәләре иң яхшылар дип билгеләнде. Сулыклар бизәлешенә иҗади караган Исәмәт, Дөмәй, Үрмәт, Кадер, Исанбай, Бишкурай, Базытамак, Сүлте, Ябалак, Карабаш авыл биләмәләренең дә тырыш хезмәтен билгеләргә кирәк. Бу чишмәләр һәм төзекләндерелгән башка сулыклар халыкның яраткан ял, очрашу, туйлар һәм башка тантаналы чаралар үткәрү урынына әйләнде.

-Игорь Владимирович, Русиядә һәм Башкортстанда Тирә-як мохитне саклау елы тәмамланып килә. Бу юнәлештә башкарылган эшләр хакында да берничә сүз әйтеп китегез әле.

-Шуны билгеләргә кирәк, традицион рәвештә бу юнәлештә елдан-ел бик күп эшләр башкарыла. Быел, мәсәлән, 50 мең төптән артык агач утыртылды, 13400 метрдан артык озынлыкта палисадник әйләндереп алынды, 57 чүп түгү урыны тәртипкә китерелде, 1,6 гектар мәйданда чәчәкләр үстерелде, 119 хуҗасыз йорт сүтелде. Район буенча 870 тән артык өмә үткәрелде.

Яшь буын арасында тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү максатында район мәгариф бүлеге тарафыннан 89 чара оештырылды һәм үткәрелде. Мәктәпләр һәм 86 нчы һөнәри ли-цей укучылары агач, чәчәкләр утырту, территорияне, елгалар, күлләр ярларын чистарту буенча үткәрелгән күпчелек өмәләрдә актив катнаштылар.

-Сер түгел, соңгы еллардагы җәйге корылык кешеләрне һәм алар-ның хәвефсезлеген тәэмин итүгә оешмаларны ныклыкка сыный. Эшчәнлекләре турыдан-туры әлеге максатка юнәлтелгән ирекле янгын  сүндерү дружиналары хакында нәрсәләр әйтер идегез?

-Билгеле булуынча, барлык авыл биләмәләрендә дә ирекле янгын сүндерү дружиналары оештырылып, алар уңышлы эшчәнлек алып бара һәм унтугызында янгынга каршы төзек техника, җылытыла торган бина бар. Аерым авылларда техниканы, депоны тотуга һәм хезмәткә түләүгә чыгымнарны авыл хуҗалыгы  предприятиеләре каплата. Әлбәттә, бу авырлыкны үз җилкәсенә алган биләмәләр дә бар. Шунысы мөһим: бу мәсьәлә даими игътибар үзәгендә булып, техникаларның төзеклеге ел саен күчмә семинарларда тикшерелә һәм бу, үз чиратында, аларның әзерлегенә уңай йогынты ясый. Ул гына да түгел, материаль тәэмин ителешләрен яхшырту максатында призлар сыйфатында мотопомпалар, махсус киемнәр, шланглар алына. Ел саен Рсай (“Урал” җәмгыяте), Кадер (М.Горький ис. кооператив), Бишкурай (М.Гәрәев ис.), Исанбай, Сүлте, Исәмәт, Ишкар авыл биләмәләренең янгын сүндерү командалары чарада яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

-Авыл кешесенең яшәешенә кагылышлы проблемалар БР Хөкүмәтенең, муниципаль район хаки-миятенең һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Аларның ярдәмен сез ничек бәялисез?

-Яшермим, соңгы вакытта район үзә-генең, авылларның йөзе танымаслык булып үзгәрде: автотукталышлар төзелде һәм асфальтланды, күп учреждениеләрнең административ биналары профнастил белән тышланды, район мәдәният сарае фасады тулысынча яңартылды, биналар тимер капка-коймалар белән әйләндерелде, пандуслар куелды, 7 күп квартиралы йорт төзелә һ.б.лар. Югары Яркәйнең “Заводской” микрорайонында 110 урынга балалар бакчасы – баланы үстерү үзәге, 192 урынлык лицей файдалануга тапшырылды. Рсай, Карабаш авылларында фельдшер-акушер пунктлары үз ишекләрен ачып, шул ук биналарда авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләре дә урнаштырылды. Бүген Аккүз, Иске  Күктау авылларында шундый ук объектлар төзелә. Болардан тыш, Ябалак, Югары Юлдаш, Иске Татыш авыллары – тулысынча, Түбән Яркәйнең “Төньяк” микрорайонын газлаштыруның беренче этабы тәмамланып, бу эш Яңа Аюда – төгәлләнү алдында. Әле Югары Яркәйдә магистраль су торбасының резерв линиясен төзү эшләре бара. Төзекләндерелгән Ябалак, Карабаш, Рсай, Исәмәт, Базытамак, Йонны, Югары Череккүл мәктәпләре, соцкомплекслары, Аккүз һәм Йонны авылы балалар бакчалары, район үзәгендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы – болар барысы да әнә шул хәстәрлек, ярдәм нәтиҗәсендә тормышка ашырылган эш-чаралар, барыннан элек, дәүләт булышлыгыннан башка авылның аякка баса алмаячагына ачык дәлил. Һәм аларның берсе дә урындагы үзидарә органнары катнашлыгыннан башка хәл ителми. Бу үзе үк власть- халык бердәмлеге турында сөйли. Ә җирле үзидарә органнары үзләренең стратегик максатын – кешеләрнең властька ышанычын ныгыту өчен барысын да эшләячәк.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Игорь Владимирович. Халык белән бәйле һәм алар мәнфәгате хакына алып барылган хезмәтегездә Сезгә уңышлар телим.

Әңгәмәдәш – “Маяк”ның махсус хәбәрчесе Рәмзия Хәдимуллина.