Общество

Күчмә семинар-киңәшмәләрдә

Уңыш сере – үзара хезмәттәшлектә һәм ярдәмдә

  Авыл советы авыл биләмәсе хакимияте – халыкка иң якын торган һәм аның мәнфәгатен хәстәрләү юнәлешендә эшчәнлек алып баручы, кирәк чакта, чараларны киң җәмәгатьчелек ярдәменә таянып башкаручы орган. Бу юнәлештә һәр урындагы үзидарә органының үз эш алымы бар. Әнә шулар хакында уртага салып сөйләшү, барыннан элек, тәҗрибә уртаклашу, уңай эшләрне тарату максатында үткән җомгада биләмә башлыклары, авыл старосталары, авыл Советы депутатлары, активистлар катнашлыгында “Урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләренең, территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының, авыл Советы депутатларының берлектәге эшчәнлеген оештыру”га кагылышлы көн тәртибе белән семинар-киңәшмә үтте.

Ул ике өлештән торып, практик өлеше Аккүз авыл биләмәсе территориясендәге Шәммәт авылында башланды. Бу бер дә очраклы түгел. Биләмә башлыгы В.Әхмәтҗанов билгеләвенчә, биредә агымдагы елда халыкны, читтә яшәгән якташларын җәлеп итү юнәлешендә төбәкне матурлау буенча хәтсез эш башкарылган. Чарада катнашучылар моның ачык мисалы булган - район конкурсында I урын яулаган “Әнсаф” чишмәсен, Миң нуллиннар нәселен гәүдәләндерүче истәлекле беседканы һәм аларның бер вәкиленең Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куйдырган һәйкәлне карадылар.

Ябалак авыл биләмәсендә дә җирле үзидарә органының халыкка таянып һәм  аның хәвефсез яшәвенә булышлык итүче, шулай ук ерак ата-бабаларын, нәсел-нәсәбен онытмаган яшь буынның яхшы башлангычларына фатихасын биреп, бүгенге яшьләр өчен тәрбияви әһәмияткә ия эшләр көтә иде. Шул рәвешле, чара кунаклары Ябалак авылында КПСС Өлкә Комитетының I секретаре булып эшләгән М.Шакировның нәселенә багышлап куелган - кабер-таш-мавзолей, Югары Юлдашта халык, урындагы хакимият акчасына ремонт-ланып, шушы көннәрдә генә эш башлаган янгын сүндерү  депосы белән таныштылар.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Ябалак авыл мәдәният йортында дәвам итте. Аны муниципаль район Советы секретаре И.В.Никифоров ачып, максаты белән таныштырды һәм яшәгән төбәкне төзекләндерүдә, яшәешне яхшыртуда урындагы власть органнарының киң җәмәгать-челек белән берлектәге уңай эшчәнлеген конкрет мисаллар белән ныгытып, киләчәктә дә эшне нәкъ шушы принциптан чыгып оештырырга чакырды. Бу авыл биләмәләренең тормышын яктырткан видеосюжетларда да чагылыш табып, әлеге фикернең дөреслегенә тагы да ныграк ышандырды.

Арытаба сүз Ябалак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Гыйлемхановка бирелеп, ул үз төбәге белән якыннан таныштырды. 4  авылны берләштергән территориядә 1484 кеше яши. Быел биредә юл асфальтлау (Ябалак), ком-таш салу (Илеш), зиратлар карау (Югары Юлдаш, Ябалак, Илеш, Иске Татыш), ташландык ындыр табагын, МТМны (Югары Юлдаш) фермерларга тапшырып, аларны кирәккә файдалану, авылларның мәдәниятен күтәрү буенча һ.б. эшләр башкарылган. Аларның һәрберсендә депутатлар, авыл старосталары һәм активистлары актив катнашкан.

Кадер авыл биләмәсенең дә бу җәһәттән күрсәтер эшләре бар. Биләмә башлыгы Р.Габбасов шул хакта чыгыш ясап, уңай якларга, проблемаларга тукталды; халык белән элемтәне ныгытуның юлларын күрсәтте һәм һәр эштә актив булган Сеңрән авыл кешеләре, төбәктәге мәсьәләләрне хәл итүдә хакимиятнең якын булышчысы исәпләнгән М.Горький ис. кооператив мисалында фәкать үзара аңлашып, ярдәмләшеп, үз төбәгең өчен янып яшәүнең генә мәсьәләләрнең уңай чишелешенә китерәчәгенә ышандырды.

Һәр авылның үз старостасы, һәр округның үз депутаты булу һәм аларның нәтиҗәле хезмәтенә булышлык итү – урындагы үзидарә органы эшчәнлегендә ярты уңыш. Базытамак авыл биләмәсендә эшләр нәкъ шул нигездә оештырыла да. Ун авылны берләштергән әлеге төбәктә шунсыз мөмкин дә түгел. Биләмә башлыгы А.Мосабиров чыгышында чарада катнашучыларны эш оештыруның әлеге аспектлары белән якыннан таныштырып, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Элек-электән һәр төбәкнең киңәш-салма сорардай авыл картлары булган. Хәзер алар заманга яраклаштырылып, заманча исемләнә - староста, депутат, активист. Урындагы ха-кимиятләр һәр мәсьәләне аларга таянып хәл итә. Алдагы – 2014 елда авылларны төзекләндерү буенча хәтсез эшләр башкарылача-гын бәян итеп, планнар белән таныштырып, Игорь Владимирович киләчәктә территориаль иҗтимагый  үзидарә органнары һәм аларның вәкилләре эшчәнлеген тагын да җанландырырга кирәклегенә басым ясады һәм ихтирамын белдереп, урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә җирле үзидарә органнары белән актив, бердәм, нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем активистларга муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада катнашучылар алдында Ябалак урта мәктәбе укытучысы В.Гозәерова чыгыш ясап, Ябалак авылы тарихы һәм укучылар белән нәсел агачын төзү буенча алып барылган эшләр хакында сөйләде; мәктәп коллективы концерт номерлары бүләк итте.

Рәмзия Сабирҗанова.