Общество

Авыл советы авыл биләмәләрендә

Командалар сакта уяу тора

Соңгы елларда авыл биләмәләрендә янгын деполары булдыруга зур игътибар бирелә. Билгеле,  махсус командалар  эшне күпкә җиңеләйтә. Аларның төп максаты – федераль янгынга каршы хезмәт отрядлары килеп җиткәнче, ут чыганагын мөмкин кадәр читкә җибәрмәү, зур булмаган очракта, сүндерү, башка объектларның да кабынып китүенә юл куймау.

Составында Янтуган, Сүлте, Яңа Аташ, Лена авылларын берләштерүче Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә дә муниципаль район хакимиятенең турыдан-туры ярдәме белән депо булдырылды. Водительләр Рәмил Шиһапов, Назыйф Сабиров, янгын сүндерүчеләр Раил Миңнуллин, Ильяр Хафизов үз эшләренә җаваплы карыйлар. Биләмәдә яшәүчеләр һәр башлангычны хуплап, күтәреп алырга гына торалар, шуңа күрә ягулык-майлау материаллары, запас частьләр алуда матди ярдәм күрсәтәләр.

Уңышлы эшләгәннәрдән саналган Ишкар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәгыйн Хәйруллин әйтүенчә, деполарны тоту финансланмый, шуңа күрә дә монда яшәүче кешеләрнең аңлылыгына, хәлнең асылына төшенүенә таяналар. Мәсәлән, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы (җитәкчесе – Рим Шәмсетдинов) ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә,  элемтә узелында монтер булып эшләүче Илшат Шакиров үз инициативасы белән һәр янгын сүндерүдә булыша, шалтырату булдымы, машинаны кабызып, янгын булган урынга ашыга. Водительләр Ришат Хәсәнов, Илнур Шакиров кыш айларында машинадагы суны туңдырмау максаты белән ягылган мичкә утын әзерләгәннәр. Авыл советы депутаты Фәрит Әхмәтдинов янгын депосының түбәсен япканда зур ярдәм күрсәткән,  Ишкар авылы халкы территорияне тәртипкә китерү буенча үткәрелгән өмәләрдә актив катнашкан. Авылдашлары, әлеге вакытта Теләпән авылындагы 116 нчы янгын частенең каравыл начальнигы булып эшләүче Заһит Мәрдамшин иске янгын сүндерү машинасын ремонтлап, буяп, төзек хәлгә китереп, бүләк иткән.

   Әйе, бары тик урындагы халыкның аңлылыгы һәм биләмә башлыкларының эшне оештыра белүе генә ирекле янгынга каршы командаларның уңышлы эшчәнлеген тәэмин итә.

 

Егәрлеләрдән үрнәк алып

Авыл тормыш-көнкүреше тырышлык, эшсөярлек, сабырлык таләп итә, шуңа күрә күпләр аны хуп күрмичә, шәһәрне үз итеп, читкә  китәләр. Бүгенге ил һәм республика җитәкчелеге сәясәте бу төбәктә яшәүчеләр санын саклап калу ягында, чөнки күп тапкырлар исбат-ланганча, илне авыл туйдыра. Моның нәтиҗәсе буларак, көнкүреш шартлары яхшыра, яшьләргә, эш көчендәге кешеләргә уңайлы мохит булдырыла.

Күптән түгел барлыкка килгән  территориаль иҗтимагый  үзидарә органнары да авыл тормышын җиңеләйтү, килеп чыккан проблемаларны тиз арада хәл итү юлларын табу максаты белән эшли.  Бу юнәлештә район буенча халык җыенында 87 авыл старостасы сайланган. Иң мөһиме, алар авылдашлары белән тыгыз бәйләнештә яши.

Районда иң зур авыл биләмәләреннән саналган Базытамак авыл советы авыл биләмәсе ун авылны берләштерә. Яңа Нәдердән Риф Әхмәтшин, Чияле-Әтәчтән Рәзиф Әкрамов, Татар Мәнәвездән Рәис Әхмәтов, Ташкичүдән Вадим Шәяхмәтов, Бәләкәй Тәҗәйдән Резеда Гыйбәдуллина биләмә башлыгы Айдар Мосабировның уң кулы булып торалар. Бердәм эшнең нәтиҗәләре дә озак көттерми -  «Иң төзек авыл биләмәсе» район конкурсында призлы урын яуладылар, киләчәктә «Аек авыл» республика бәйгесендә дә катнашырга ниятлиләр. 

Чияле-Әтәчтә  бүгенге көндә 100 ләп хуҗалык исәпләнә. Авылның тынгысыз старостасы Рәзиф Гарифҗан улы туганы Рабис Әкрамовның башлангычын хуплап алып,  эшкә яраксыз, ватык техника, тәгәрмәчләр, чүп-чар түгелгән урынны тазартып, 7 меңгә якын каен һәм миләш агачлары утыртканнар, печәнлек ясаганнар, чишмәне тазартып, буада балык үрчетә башлаганнар.

Әйе, старосталар институтын булдыру – яхшы башлангыч, моны тик хуплап алып, башка авыл советы авыл биләмәләрендә дә активлаштырырга кирәк.

 

Чишмәләр – безнең йөзебез

Соңгы елларда  районыбызда «Иң төзекләндерелгән чишмә» конкурсы үткәрү традициягә керде. Агымдагы елда да игълан ителгәч, авыл советы авыл биләмәсе башлыклары һәм халык аның мөһимлеген аңлап, изге эшкә тырышып, күңелләрен биреп тотындылар. Йомгаклар буенча беренче урын алган Аккүз авыл советына караган Шәммәт авылындагы  «Әнсаф» чишмәсе  Әфганстанда изге бурычын үтәгәндә һәлак булган, «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Әнсаф Әхнәф улы Нуретдиновның якты истәлегенә багышланган. Аны төзекләндерүдә авыл кешеләре дәррәү катнашкан, бигрәк тә Әнсафнең энесе Әнәс зур өлеш керткән. Икенче урын яулаган Рсай авыл советы авыл биләмәсендә кышын корылмалар белән су урынын табып, «Алсу» коесын казыганнар, бетон боҗралар төшергәннәр. Андреевка авыл биләмәсе территориясендә урнашкан Гремучий Ключ авылындагы «Сөләймән» коесы авыл уртасында урнашкан, халык суын эчә, куллана,  ял итә. Коега  өченче урын бирелде. Сүлте авыл биләмәсенең - Янтуган авылы, Дөмәйнең  - «Чаука»,  Үрмәт авылының - «Олы чишмәсе», Карабаш авылындагы - «Фәйзи», Кадер авыл советына караган  Сеңрән авылында - «Безнең кое» , Кужбахтыдагы - «Күз», Базытамак авыл советының  Тәҗәйдәге - «Зирек», Ябалак авылындагы  - «Фәвит»,  Исанбай авыл биләмәсенә караган Теләкәйдәге - «Олы» һәм «Бәләкәй улак», Исәмәттәге - «Әнкәйләр», Бишкурай авылындагы  «Гаделән» чишмәләре дә зәвык белән бизәлеп, күзнең явын алып тора.

Районда үткәрелгән  «Чишмә» конкурсы зур тәэссоратлар калдырды. Зур мәшәкатьле, күп чыгымнар, вакыт таләп итә торган, ләкин изге  эш эшләнде.  Алдагы елларда да әлеге традицияне дәвам итеп, чишмәләрне төзекләндерүне тагы да җанландырып җибәрсәк иде.