Общество

Табын түрендә - алтын парлар

Яшәү ямен югалтмыйлар

Гомер итүүргә менү диләр. Ә анда менү бер дә җиңел түгел: я кояш пешерә, я каршыдан искән җил-буран артка этә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең -ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.

Сеңрән авылыннан агымдагы елда бергә гомер кичерүләренең 50 еллык бәйрәмен – алтын туйларын билгеләп үтүче Фәндилә һәм Гыйзетдин Хисамиевлар - тормышны әнә шулай бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм пар.

Гаилә башлыгы кече яшьтән үк хезмәт кадерен белеп, колхозда төрле эшләрдә чыныгып үсә. 1958 елда тырыш егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәү өчен армия сафларына алына. Украинада 3 ел хезмәт итеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайта. Яшьлек дәрте ташып торган егет Бакалыда механизаторлар курсын тәмамлый һәм туган – М.Горький ис. колхозда комбайн штурвалы артына утыра. Уңган механизатор алдынгылыкны бирми, аның комбайнын һәрвакыт йолдызлар бизәп тора. Арытаба бригадир, механик, лаеклы ялга чыкканчы, токарь булып эшли. Кайда гына һәм нинди генә һөнәрне башкарса да, үзен ярдәмчел, сабыр, тырыш итеп күрсәтә һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Өстәвенә, авылдашлары нинди йомыш белән генә мөрәҗәгать итсә дә, аларны үтәргә тырыша.

Гомер юлдашы да үзенә пар килгән. Фәндилә Хәтмулла кызы хезмәт юлын 14 яшендә колхозның сарык фермасында башлый. Арытаба озак еллар Сеңрән сөтчелек фермасында савучы һәм бозау караучы булып эшли. Ул ал-дынгылар исемлегеннән төшми, һәрвакыт мактап телгә алына. Ф.Хисамиева лаеклы ялга чыкканчы басу батырларына аш пешерә. Аның тәмле ашларын игенчеләр бүген дә сагынып искә ала.

Фәндилә Хәтмулла кызы белән Гыйзетдин Әхияретдин улы 1963 елда күркәм гаилә коралар. 1964 елда өй салып, Гыйзетдин абыйның әтисе-әнисе белән 9 ел яшиләр. Бианай белән килен арасында беренче көннән үк күпләрне сокландырырлык җылы мөнәсәбәт урнаша. 1983 елда заманча итеп икенче өй төзеп керәләр. Барлык балта эшләрен дип әйтерлек, гаилә башлыгы үзе башкара, чөнки куллары «алтын» була аның. Үсмер чагында ук аны тал чыбык белән эш итәргә әтисе Әхияретдин абый өйрәтә. Г.Хисамиев талдан каз оялары, кәрзиннәр үрә, балта остасы буларак, арба-чана да ясый. Аның баскан киез  каталарын кемнәр генә кимәде һәм рәхмәт укымады икән?! Шулай ук үз куллары белән бәрәңге утырта һәм күмә, чөгендер чәчә торган мотоблок ясый. Узган ел ихаталарын, оныклары кайткач атынырлар дип, сырлап-матурлап атынгыч эшләгән. Әйткәндәй, җәй көне балачагалар тавышыннан Хисамиевларның йорты гөрләп тора.

Ветераннар биш бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, бүген аларның икесе якты дөньяда юк инде. “Сынап та торды шул язмыш”,- дип башын чайкап куя Гыйзетдин бабай моннан ике дистә ел элек булган вакыйгаларны күз уңында тотып.

Тәүдә 1992 елда 26 яшь-лек уллары Газинур вафат була. Яралар бераз уңала төшкәндә янә кайгы килә – Сургутта яшәгән кызла-ры гаиләсе белән юл фаҗигасенә эләгә  һәм 1994 елда 26 яшьлек кызлары Зәлифә белән дүрт яшьлек оныклары шунда ук җан бирә. Кияүләре Рәфкил ике яшьлек сабый белән ялгызы кала. Ата-баба йоласын күз уңында тотып, Гыйзетдин абый белән Фәндилә апа тормышка чыкмаган кече кызлары Гөлчәчәккә апасының баласын ятим итмәү турында сүз кузгата һәм ул ризалык бирә. Хәзер Илшатка -20 яшь, Гөлчәчәк белән Рәфкилнең үзләренең дә уртак кызлары Гөлшат туа. Аңа ноябрьдә 18 яшь тула.

Хисамиевларның үз гаиләләре белән яшәүче тагын ике уллары бар. Азат Югары Яркәйдә зур күркәм йорт салып чыккан, Нияз Себердә яши.

-Бала хәсрәте бик ачы, ә аны үзеңнән алда кара гүргә кертү исә - икеләтә авыр. Кайгыбызны җиңәргә балаларыбыз ярдәм итте, безнең өчен өзелеп торалар. Алар кайтса, шатланабыз, борчулары өчен алардан да ныграк хәсрәтләнәбез. Әйткәндәй, әти-әни, дәү әти  булуның бөтен тәме, рәхәте дә шундадыр, дип беләбез. Балаларыбыз барысы да тәртипле, тырыш булдылар. Үскән чакта да авырлык китермәделәр, алар өчен йөзебез кызармады. Киленнәребездән дә уңдык, һәрчак шалтыратып, хәлебезне сорашалар, кайткач, искиткеч аш-сулары белән безне сөендерәләр, - диләр бертавыштан Хисамиевлар.

Өлкәннәр бүген дә йорт тирәсен гөлгә күмеп матур чәчәкләр, төрле җиләк-җимеш үстерәләр, ихата тутырып, кош-корт асрыйлар. Өй мәшәкатьләреннән бушаган арада Гыйзетдин абый ясаган бакчадагы беседкада  ял итәргә яраталар.

Әйе, тормышның ачысын-төчесен татып та, күңел көрлеген, яшьлек дәртен, яшәү ямен югалтмаганнар икән, бу – аларның бер-берсен хөрмәт итеп, һәр якты көнгә сөенеп, матурлыкны күреп яши белүләрендә. Кайгылар алдында бөгелеп төшмәгән, гомерләре буе күркәм эшләр генә эшләгән, башкаларга үрнәк булып тормыш көткән бу гаиләгә сокланмау мөмкин түгел.

Лира Гәрәева.