Общество

Ничек яшисең, ветеран?

Шагыйрь әнисе

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җыры   көйләп төннәр буе

Без үскәнне көткән тилмереп.

Күпләргә таныш җырның авторы, авылдашым, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатында ана  образы  мөһим урынны били. Газиз кешесенә  багышлап язылган бик күп шигырьләренә көйләр язылып, алар халыкның яраткан җырларына әйләнде.

Ә төп героиня үзе нинди соң? Хатын-кызларга хас бар матур сыйфатларны үзенә туплаган, сабыр холыклы, мөлаем, акыллы зат ул, дип әйтер  идем Гөлҗәүһәр апа турында. Шагыйрьнең әнисенә  авыр язмыш юлы үтәргә, ятимлек ачысын татырга туры килә. 

Гөлҗәүһәр Кирам кызы  Исәмәт авылында туып-үсә. Әтисе герман сугышында яраланып, сыңар аяк белән кайта. Әнисе Хәкимә өченче баласын тапканда, вафат була һәм кыз кече яшьтән ана назыннан мәхрүм кала. Тиздән гаиләгә үги ана килә. Ятим балаларны - Гөлҗәүһәр белән сеңлесе Гөлҗиһанны ул кабул итми. Өстәвенә, әтиләре дә авырып китә һәм үзе дәваханәдә яткан вакытта кызларын Уфадагы балалар йортына тәрбиягә бирә. Арытаба Гөлҗәүһәр апа Уфа шәһәрендә тегүчеләр һөнәрен үзләштерә, Бөре шәһәрендә бухгалтерлар курсында белем ала.

Югары Яркәйдәге ветеринария станциясендә эшли башлагач, язмыш аны булачак гомер юлдашы - Шәммәт авылы егете Мөгаллим Миңнуллин белән  очраштыра. Һәм яшь пар гаилә нигезен корып җибәрә. Бәхетләрен тулыландырып, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – Роберт , Фән, Рим, Люция, Ким дөньяга килә. Кызганычка каршы, тормыш иптәше,  иң олы уллары Робертка 11 яшь булганда, якты дөньядан китә. Көчле рухлы, тырыш, уңган ана авырлык алдында баш имичә, язмыш сынавына каршы торып, берүзе биш баланы аякка бастыра. Көндезләрен төрле елларда балалар бакчасы мөдире, авыл китапханәчесе, Жданов ис. колхозда (“Сөн” кооперативы) звено башлыгы, ындыр табагында кладовойчы вазифаларын башкарса, төннәрен тегү машинасында, балаларына, авылдашларына кием-салымнар тегә.

 Балалары да әниләре үрнәгендә хезмәт сөеп, ярдәмчел булып, белемгә омтылып үсә. Олы улы Ро-берт - халык шагыйре, эшлекле сәясмән; Ким - тел белгече, галим; Рим, Фән, Люция - гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаган укытучылар. Балалары үсеп, үзаллы тормышка аяк баскач, үз гаиләләре булгач, ул авылдашы Рәвис Шәйхелов белән кавышып, менә 40 елдан артык тату, матур гомер кичерә.

Гөлҗәүһәр апа өчен агым-дагы ел аеруча сөенечле булды. Өлкән улы Роберт Мөгаллим улы 65 яшьлек юбилеен билгеләсә, оныгы Булат Миңнуллин Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә Шәммәт башлангыч  мәктәбе янына һәйкәл куйдырды.

Балалары, оныклары әниләрен, картыйларын сагынып еш кайта, хәлен белеп кенә тора. Шагыйрь улының иҗатташ дуслары, каләмдәшләре дә - нурлы йортның еш кунагы. Ачык йөзле, киң күңелле хуҗабикә һәркемне җылы каршы ала. Бары илләр генә тыныч булсын, Ходай Тәгалә сәламәтлек, имин гомер бирсен Гөлҗәүһәр апага.

Әнфисә Шәемова.

Шәммәт авылы.

 

 Бәхетле картлык кичерә

1928 елның 16 октябрендә Теләпән авылында Сәвия белән Гобәйдулла Нургалиевлар гаиләсендә бишенче бала булып, кыз туа. “Йомшак күңелле булсын әле”, дип әти-әнисе аңа Фәния исемен кушалар. Үтә дә чибәр, эшкә җитез, иң мөһиме, тыңлаучан кыз булып үсә Фәния. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, укуын Югары Яркәйдәге сигезьеллык  мәктәптә дәвам итә. Тырыш кызыкай бер эштән дә курыкмый: өлкән кешеләр белән бергә урман кисәргә дә йөри, җир дә тырмата, гомумән, колхоздагы бар эштә дә катнаша. Әти-әнисенә ярдәм итәм дип, бар авырлыкны иңнәре белән күтәрә ул.

Сабыр холыклы, эшчән кызны егетләр охшатып, яратып, читтән генә күзәтеп йөриләр. Әмма берсенә дә карамый, ә әтисенең киңәшенә колак салып, 1950 елда авылдашы Фарсый Хановка кияүгә чыга. Һәм үкенми. “Яхшы, акыллы кешене үзеннән-үзе ярата башлыйсың икән ул”, -ди Фәния Гобәйдулла кызы.

Фарсый белән Фәния Теләпәндә 47 ел матур тормыш кичереп, алты балага гомер бүләк итәләр. Алар - мәхәббәт җимешләре.

Каһәрле язмыш Хановларның бәхетеннән көнләшә бугай… Бәхеткә төренеп, балаларына шатланып яшәп ятканда 42 яшендә бердәнбер уллары вафат була. Озак та үтми, йөрәген баласын югалту кайгысы әрнеткән хәсрәт Фарсыйны якты дөньядан мәңгелеккә алып китә. Яшерен генә еласа да, баш ими Фәния – балаларына күз яшен күрсәтмичә, авырлыкларны җиңә-җиңә, җир өстеннән горур атлый. Иң якын кешеләре – биш кызы һәрвакыт әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп тора, бер-бер артлы туган оныклары да тормышына ямь өсти бара.

Фәния ханым – гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган уңган кеше. Ул “Правда” колхозының төрле участокларында эшләп, соңгы унике елын сыер савып, пенсиягә чыккач, тугыз ел атлар савып, кымыз ясый. Заманында районга килгән кунакларны Фәния апаның данлыклы кымызы белән сыйлый торган булалар.

Атлар торган абзар өч кенә буй киртә белән әйләндереп алынган була. Төн чык-канчы малкайлар киртәләрне төшереп, ни сәбәпледер, Буралы авылына чыгып китә торган булалар. Фәния апа иртәнге дүрттә торып, аларны җәяүләп алып кайта.

-Аллага шөкер, ирем бик акыллы кеше булды. Балаларым барысы да үсеп, укып чыгып, бүгенге көндә һәр көнемне бизәп яшиләр. Инде хәзер оныкларым килеп ярдәм итә, оныкачларым да сөендерә. Тик аякларым гына авыр эштән юньле-башлы йөрмәс булдылар. Ике таягым ике аягыма терәү булып тора. Шулар ярдәме белән ашарга да әзерлим, өемнең нуры сүнмәсен дип, тәрәзә төбемдәге гөлләремә су сибәм. Алар да миңа шатлык бүләк итә, - ди Фәния Гобәйдулла кызы тормышыннан канәгать булып.

Әйе, Фәния апа 85 яшен тутырып, кызлары-кияүләре хөрмәтендә бәхетле гомер кичереп, тормышка шатланып яши. Ветеранны юбилее белән котлап, язмамны Югары Яркәйдән педагогия өлкәсе ветераны Сәрия апа Сәфиуллинаның сүзләре белән тәмамлыйсым килә, чөнки ул юбилярга тап килә:

Кеше тормышы катлаулы –

Төрле яктан сыныйлар.

Авырлыкны җиңеп чыга,

Көчлеләр һич сынмыйлар.

Гөлназ Кәбирова.

Этәй-Чияле-Әтәч.