Общество

Табигать һәм без

Чылтырап аксын чишмәләр

Язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да туктап тормый чишмә. Елның һәр фасылында үзенчә матур тавышы белән тирә-якка сафлык бөркеп, тәмле суыннан авыз итәргә чакырып, чылтыр-чылтыр ага да ага.  Әйткәндәй, Иске Кыргыз авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга - «Далариса» чишмәсен ачу тантанасы үтте.

Бу изге эшне башлап йөрүче, оештыручы һәм башкаручы Өлфәт Авзалов - шушы авылның ихтирамлы кешесе, элек заманында «Агыйдел» колхозы рәисе,  «Андреевка кирпеч» заводы директоры, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе башлыгы, ветераннар советы рәисе, авыл старостасы кебек җаваплы вазифаларны биләгән шәхес. Авзаловлар авылда үрнәкле, абруйлы гаиләләрнең берсе булып, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәше Далариса озак еллар район кулланучылар җәмгыяте системасында бухгалтер булып эшләгән. Кызганычка каршы, хезмәт ветеранының якын кешесе бүгенге көндә якты дөньяда юк. Өлфәт Сафетдин улы гомер юлдашы истәлегенә багышлап, чишмә төзекләндерү эшенә курыкмыйча тотына һәм җиңеп тә чыга. Әйтергә кирәк, авылдашлары Фәнил Якупов, Фәнис Нәбиуллин, Радик Муллакаев, Глүс Мусин, Зинфир Мәҗитов, Илгиз Сәлимгәрәев һәм башкаларның актив булышлыгы, тырышлыгы, ярдәме, шулай ук Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең зур катнашлыгы (сыешлык һәм торба белән тәэмин иткәннәр) белән изге гамәл уңышлы тормышка ашырылган.

Чишмәне төзекләндерүче изге күңелле кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып, бәйрәмдә азан яңгырады. Аны авыл мулласы Салават хәзрәт Шәрипов моңлы итеп укыды. Чарада биләмә башлыгы Фәнил Нәҗметдинов, Өлфәт Авзалов, авылдашлары Зөһрә Мәҗитова, Әнфисә Мәҗитова-Якупова чыгыш ясап, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм күркәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Фәйрүзә Мәҗитова алып баруындагы, Ринат Мәҗитовның музыкаль як-тан бизәвендәге чарада Илнар Миңнекәев, Резида Сәлимгәрәева, Өлфәт Авзалов җыр-моңнарын бүләк итсә, Иске Кыргыз урта мәктәбенең 11  сыйныф укучылары биюләре белән чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, шундый саваплы эшнең инициаторына һәм башкаручысына  бүген һәркем рәхмәтле. Бәйрәм сый-нигъмәткә тулы чәй табыны янында тәмамланды. Саф чишмә суыннан кайнатылган чәйдән дә тәмлерәге бар микән?!

Алдагы көннәрдә дә ветераннар хезмәте белән тудырылган хозурлыкны саклап, чишмәнең тирә-ягын чиста һәм тәртиптә тотарга язсын. Ә аның суы мул аксын, тәнгә көч, йөрәккә шифа, җанга тынычлык биреп, чылтыравын дәвам итсен.

Ильфира Нигъмәтуллина.