Общество

Күңелдәген уртага салып

Рәхмәт белдерәбез

Алтын көз үзенең юмарт җимешләре белән сөендергән бер мәлдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кызу эш вакыты башлана - яңа уку елы укучыларны һәм  тәрбияләнүчеләрне Белем иленә әйди. Безнең Бишкурай авылы балалар бакчасына да агымдагы елда  егерме бер бала килде. Алар төрле яшьтәгеләр төркеменә йөри.

«Өч таган таймас», дигән борынгылар. Бу гыйбарә үз кыйммәтен әле дә югалтмый, чөнки  әти-әни, бала, тәрбияче -  тәрбия эшендә мөһим икәнлеге даими исбатланып тора. Безнең коллектив та моны яхшы аңлап, эшчәнлекне әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Алар бакчага зур ярдәм күрсәтәләр. Атап әйткәндә, әлеге өч звеноның Иләкшидедән - Баһмановлар, Бишкурайдан Әхмәдуллиннар гаиләләре аерылып тора.

Аларның күрсәткән матди ярдәмнәре балаларның физик һәм акыл үсешен, логик фикерләвен арттыруга булышлык итә. Шуңа да без, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Барлык тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр исеменнән тәрбияче Светлана Хәмидуллина.