Общество

Безгә язалар

Өлкәннәр рәхмәтле

Һәр елны 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне итеп бәйрәм ителә. Билгеле, бу көнне авылыбызның өлкән буыны ихлас көтеп ала. Очрашулар, үткәннәрне искә төшерү, балачакка кайтып килүләр - һәммәсе дә була.

Агымдагы елда бу чара Кадер урта мәктәбендә үтте. Белем учагының эчке һәм тышкы матурлыгы, чисталык, бакчадагы илаһи гүзәллек кичәне тагы да күркәмрәк итте. Без, өлкән буын вәкилләре, сөенеп утырдык, чөнки балачакта  боларны күз алдына да китермәдек.

  Кичәне укучылар башлап җибәрде: укытучы Гөлзифа Шәйхлисламова җитәкчелегендә әзерләнгән котлаулар, җырлар, өлкән буынга рәхмәт хисләре, сүзләре күңелләрне  эретте.  М.Горький ис. кооператив рәисе Иршат Гыйльфанов, Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов өлкәннәрне котлады, изге теләкләрен җиткерде.   Ветераннар да, үз чиратында, аларга рәхмәтләрен әйтте.

Кичәнең икенче өлеше Кадер авылы китапханәсе китапханәчесе Зәйтүнә Ма-ликова әзерләгән, якташыбыз, филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы, Башкортстан һәм Татарстанның фән эшлеклесе, Русия югары белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Г.Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Илеш районының Почетлы гражданины, язучы - галим Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның танылган башкорт драматургы Наил Гаетбай әйткәнчә, Илешкә рухи һәйкәл булган «И  газиз илем - иманлы Илешем» китабына презентация итеп оештырылды. Әйткәндәй, бу китапта урын алган сигез авыл китапханәсендә  дә презентацияләр үтте. Зәйтүнә Ишморза кызының Суфиян аганың балалык еллары, фронт юллары,  сугыштан соңгы һәм бүгенге көндәге иҗади хезмәте турындагы чыгышы залдагыларны ифрат мавыктырды.  Язучының туган ягына багышланган шигырьләрен  укучылар сәнгатьле укып ишеттерсә, авылыбызның оста тальянчылары, ветеран-укытучылар, бертуган Рафаис һәм Фарих Мослыховлар башкаруындагы тальян моңнары аша күңелләре белән яшьлекләренә кайтып, күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды.

Кичәне гомер буе М.Горький ис. кооперативта комбайнчы, звено башлыгы булып эшләп, авылдашларының абруй һәм ихтирамын яулаган хезмәт ветераны, җан яртысы – ветеран укытучы Лүзә Поварисова белән өч кыз үстереп, югары белем алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгарган сабыр холыклы, төпле акыллы кеше  - китап геройларының берсе Фәнис Габдракыйпов дәвам итте. Ул Суфиян аганың күренекле галим, язучы булуы өстенә ярдәмчел, кешелекле туган икәнлеге турында сөйләде,  гармун уйнап, көй-моңнар бүләк итте. Язучының сеңлесе Лүзә Мирхаҗиян кызы абыйсының балачакта ятимлекне үз җил-кәсендә татуы, ачлыктан хәер сорашып тамак туйдыруы, сугыш еллары михнәтләре,  Казан дәүләт университетында белем алуы һәм гаиләсе, балалары  турында хәтирәләре белән бүлеште.

Кичә авылыбызның моңлы җырчылары Рәфидә Маликованың һәм Раушания Яруллинаның чыгышлары, Наилә Гәрәеваның гармун моңнары белән үрелеп барды. Һәр елдагыча, М.Горький ис. кооператив һәм мәктәп коллективы тарафыннан чәй табыны оештырылды,  пенсионерларга бәйрәм күчтәнәчләре таратылды. Өлкәннәр бик канәгать булып таралыштылар.

Гөлсәйрә Дәүләтова, ветеран укытучы.

Кадер авылы.