Общество

Юбиляр түрне бизәр

Сөекле һәм сөйкемле әниебез

Күз күреме җитмәс куе урманнар, баш бирмәс горур кыялар, бетмәс-төкәнмәс җәнлек-киекләр – гүзәл дә соң Баймак яклары! Әлеге хозур табигать кочагында урнашкан Юлык авылында 1963 елның 15 октябрендә мулла гаиләсендә дүртенче бала булып әнием – Флүрә Миңнехан кызы дөньяга килгән. Ул балачактан ук сабыр холыклы, ярдәмчел, мәрхәмәтле, эшкә нык булып үскән.

Юлык урта мәктәбен тәмамлагач, Сибай педагогия колледжына укырга кергән. Хезмәт юлын Илеш районы Аккүз урта мәктәбендә башлап, тәҗрибә туплап өлгергән белгечне Аккүз балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр. Бүгенге көнгә кадәр исеменә тап төшермичә, зур көч салып, ике дистә ел әлеге вазифаны башкара. Әйе, аның эше җаваплы да, мактаулы да, чөнки баланың тормышка мөнәсәбәте бакчага йөргәндә формалаша. Анда кызлар һәм малайлар башлангыч белем дә ала. Барлык ата-аналар әниемә чиксез рәхмәтле. Сабыйлар үзләре дә  бакчага теләп йөриләр.

Эшендә уңышларга ирешүендә әтиемнең - Исанбай авылында туып-үскән Рәмзил Шафыйковның да өлеше бар. «Тормыш иптәшемнән бик уңдым, бер-беребезне аңлашып яшәмәсәк,  ихтирам итмәсәк, җитәкче иңенә төшкән авырлыкны, бәлки, җиңеп булмас иде. Үземә ышанып, ва-зифамны күңелемне салып башкара ал-ганым өчен гаиләмә рәхмәтлемен», -  ди әниебез. 

Кадерлеләребез 1983 елда кавышканнар. 30 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр, бер-берсенең фикерен куәтләп, яратышып яшәмәсәләр, дөньяны да шулай дәртләнеп көтә алмаслар иде. Гаиләдә мәхәббәт яши. Монда ир белән хатынның бер-берсенә һәм балаларына, ә аларның ата-аналарына сөюе хакимлек итә. Шуңа өй эче дә нурлы, күңелләр дә бөтен. Сөю бит күңелгә дәрт, беләккә көч өстәп, йөрәккә ут сала да, тагы да яхшырак эш-гамәлләргә канатландыра. Йөрәгендә ут янганнар тирә-яктагыларны да дәртләндерә, дөньяны яктыртып яши.   Бары тик бәхетле гаиләдә генә  шат балалар үсә.

 Без дә,  дүрт бала әти-әни канаты астында җил-яңгырга дучар ителмичә, сөю-назларда гына үстек.  Айгөл, Айнур һәм мин үзаллы тормыш юлына аяк бастык. Кече туганыбыз Артур 11 сыйныфта укып, гел яхшы билгеләр белән генә шатландырып тора. Нинди генә уңышларга ирешсәк тә,  әти-әниебезгә рәхмәтебез чиксез. Әнием өчен гаиләсе беренче урында тора. «Гаиләм булган өчен мин көчле дә, батыр да, тәвәккәл дә. Киләчәккә зур максатларым бар, аларны тормышка ашырыр өчен көчемне түгәргә әзермен, чөнки янымда яратучы, рухландыручы кешеләрем бар»,- ди ул.

Әнием,  син олы юбилееңны билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, барлык туган-нарыңны сөендергәнсең. Бүген дә яраткан балаларыңның таянычы, кадерлесе, якын-нарыңның хөрмәтлесе, үрнәк өлгесе син. Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелеклесең, абруйлы киңәшчесең, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансың.

Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туганнарың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Бу теләкләрне барлык балаларың һәм оныкларың чын күңелдән сиңа җиткерәләр, алдыңда баш ияләр.

Барлык балалары, оныклары  исеменнән кызы Ләйсән Нәбиева.

Югары Яркәй авылы.