Общество

Чараларда

Фәһемле үтте

11 октябрь –Башкортстан Республикасы көне уңаеннан районыбызда да күп кенә чаралар, спорт ярышлары, концертлар оештырыла.

Әлбәттә, район балалар китапханәсендә дә бу истәлекле датаны билгеләми калмадылар – биредә эшләп килгән «Сердәш» клубының чираттагы утырышында «Үз уеным» дип исемләнгән викторина узды. Чараны оештыручы китапханәче Гөлнара Мәгәнабиева слайдлар кулланып, Башкортстан тарихы, флаг, герб, гимн турында кыскача белешмә бирде. Арытаба викторина сораулары яңгырап, ул укучыларның ни дәрәҗәдә Башкортстанның һәм районыбызның тарихын, аның мәдәниятен, халыкларын, гореф-гадәтләрен белүен ачыклады.  Район балалар китапханәсе библиографы Глүсә Зарипова чарага килгән Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 8 Б сыйныф укучыларын (сыйныф җитәкчесе - Г.Закирова) китапханә  һәм китаплар фонды белән таныштырып үтте. Шулай ук Республика көненә багышланган күргәзмә дә игътибарсыз калмады. Анда Башкортстаныбызның тарихына, табигатенә,  данлыклы шәхесләренә багышланган китаплар, журналлар урын алган. Алар укучыларга рухи яктан белемнәрен баетырга ярдәм итәчәк.

Гомумән, укучыларның туган як һәм республика турында белемнәрен камилләштерү максатында оештырылган чарадан балалар фәһем алып, күп кызыклы  вакыйгалар ишетеп, тарихны белеп, өйләренә таралышты.

Гөлназ Тимерханова.