Общество

Яңа китап чыкты

“Хөрмәтле Суфиян Шәмсетдин улы!

Сезнең Башкортстан Республикасы Президентына бүләк ителгән “И, газиз илем – иманлы Илешем!” дип исемләнгән китабыгыз Рөстәм Зәки улы Хәмитов тарафыннан җылы кабул ителде. Истәлекле бүләгегез, шулай ук аның адресына әйтелгән ихлас, матур теләкләрегез өчен сезгә БР Президенты исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Язучы, аеруча милли әдәбият традицияләрен дәвам итүче һәм үстерүче язучы хезмәте безнең күпмилләтле җәмгыять, барлык Башкортстан халкының алга баруы, гармоник үсеше өчен үтә дә мөһим.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, уңышлар, озын гомер юлы һәм бары тик яхшылыклар телибез”.

БР Президентының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре эше буенча Идарә начальнигы А.Абдрафыйковның бу хаты якташыбыз, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе  югары мәгарифнең  атказанган хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов ис. премия лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан һәм Ватан сугышы орденнары, күп медальләр кавалеры Суфиян Поварисовның хезмәтенә югары бәһа булып тора.

Озакламый районыбызда әлеге китапның исем туе үткәреләчәк. Аның хакында күренекле тәнкыйтьче Наил Гаетбай редакциягә “Илешкә рухи һәйкәл” дигән публицистик язмаларын юллаган. Ул илешлеләргә китап белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер, дип ышанабыз.

 

Илешкә рухи һәйкәл

Наил Гаетбай

(Бер китапны укыгач туган уйлар)

Мин очерклар укырга яратмыйм. Аларның күбесе баштан азагынача ялган пафос, ышанмаслык хәлләр, тормышчан булмаган диалоглар, ясалма нәтиҗәләр белән тыңкычлап тутырыла. Геройларның эчке дөньясы ачылмый – бар игътибар тышкы хәрәкәтләрен күрсәтүгә кайтып кала, шуңа  укуы кызык түгел, күңелне “вакытны бушка әрәм иттем” дигән тойгы били. Уйлап та куясың: тормышта алай язылганча булмый.

Белмим, нәрсә сәбәпче булгандыр, билгеле әдип, танылган галим, профессор Суфиян абый Поварисовның өендә булганда, дистәләгән китап киштәләрендә  тулып торган йөзәрләгән әсәрләр арасыннан бәләкәй генә бер китапка күзем төште. Тышы да аның котсыз гына иде, совет заманындагыча зәвыксыз итеп эшләнгән. Гүя укучыларның игътибарын җәлеп итәсе урынга, киресенчә, тотып та карамасыннар дигән уй белән бизәлгән.

Калын-калын томнар арасында нигә килеп кысылган бу китап ишарәте дигән уй кулымны аңа әйдәде шикелле. Алдым. Суфиян Поварисов. “Бәхет турында легенда”. Тәүге битен ачтым.

“1982 елның сентябрь ае, эсселек урыны белән 33-35 градуска җитә. Илешкә бу юлы нәкъ шушы эссе көннәрдә кайтып төштем. Язарга, материал җыярга. Бу юлы мин районны җәяүләп үтмәкче булдым…”

Бу юллар мине сискәндерде. Чөнки үземнең күп тапкыр туган Баймак районы буйлап җәяүләп үтәсем килә, Сибайдан Баймакка Ирәндек аша барырга хыялланам. Бәләкәй чакта картәтием белән шушы араны атлы арбада үтүебез хәтеремә искиткеч якты, хозурлы бер истәлек булып уелган. Ләкин моңача бу хыялымны тормышка ашыра алмыйм. Үкенеч!

Арытаба укыйм.

“… Ни өчен? Моны тәгаен үзем дә әйтә алмыйм. Тормышны өйрәнергә ярдәм итәрме ул? Ничек кенә булмасын, туган як кырлары буйлап минем җәяү үтәсем килә…”

Аңлыйсыздыр, мин китаптан аерыла алмыйча озак кына утырдым. Ул үзенең ихлас интонациясе, гадилеге, тормышчанлыгы, минем, димәк, укучысының күңелендәге тойгыларына аваздаш булуы белән игътибарымны җәлеп итте. Бернинди уйлап чыгарылган вакыйга юк, барысы да тормыштагы кебек табигый, киң, олы елга сымак тыныч кына ага, әмма нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп итә, аны укысы килеп тора. Шактый гына өлешен үзләштергәннән соң, “Тукта. Бу нинди әсәр булды әле?” дип җыентыкның эчтәлеген карадым, баш сүзенә күз йөгерттем.

Бәй, бу очерклар җыентыгы булып чыкты! Мин яратмаган очерклар китабы! Ә нигә алай булгач, шул кадәр үзенә тарта бу әсәрләр тезмәсе, нигә аннан аерыласы килми, ни өчен андагы кешеләр тере кебек, күптәнге танышың сымак күз алдына килеп баса, аларның сүзен ишетәсе килә, арытабангы язмышы кызыксындыра?

Язучының очеркларны ничек корганына игътибар итә башладым. Укымлылыкның сере шунда түгелме икән? Менә бер әсәрнең башы: “Әкрен генә җил исә. Бодай башаклары кыштырдашып куя. Аларның кыштырдавында игенченең моңа чаклы җырланмаган ниндидер дәртле дә, шаулы да җыры бар кебек. Шул тук башакларны әллә кайлардан, хәтта Пензадан килеп карап киттеләр. Әле Куйбышевтан килеп төштеләр. Менә алар басуда…”

Автор – хәйләкәр. Ваемсыз кыяфәттә, матур гына итеп табигать күренешен сурәтли башлый да, сизми дә каласың, очеркның төп проблемасын алдыңа китереп сала. Берәү булса: “Бүген данлыклы Илеш игенчеләренә тәҗрибә уртаклашырга ерак Куйбышевтан коллегалары килеп төште”, - дип башлар иде һәм укучының укырга теләген үтерер дә куяр иде. Поварисов алай эшләми. Ул йомшак кына, тыныч башлый. Ваемсыз. Моның өчен ул һәрчак ярдәмгә табигать күренешләрен чакыра. Чынлап та, бу очерклар җыентыгына, әдәби әсәрләрне бизәрлек, повестьны һәм романнарны матурларлык югары сәнгать дәрәҗәсендә тасвирланган бик күп табигать күренешләре китерелә. Алар ихлас, ихлас күңелдән язылган. Язучының шул күренешнең уртасында торуын, рәссам кебек кәгазьгә илһамланып төшерүен сизгәндәй буласың.

“Кышкы ачы җил, әллә нинди куркыныч килерен хәбәр иткәндәй, котырынып-котырынып исә. Ул, тәгаен шуңа ияләшкән кебек, абзар түбәсендәге саламнарны актарып-актарып ташлый. Аһ, бу абзарлар! Менә-менә авып китер шикелле. Әллә ничә җирдән кыйшаеп төшкән. Зур-зур тишекләрдән шәфкатьсез җил өрә. Җил котыра, тилерә, шаша…

Рәис, бит очларын усал җил чеметеп-чеметеп алуга бөтенләй игътибар итмичә, җимерелеп барган ферма каралтыларына әрнеп карап торды…”

Менә - күрдегезме? Табигать күренешеннән башлаган иде, ә вакыйга кайсы якка борылып китте. Әдип табигатьнең шундый аяусыз мәлен колхоздагы, фермадагы хәлнең кискенлеген аңлату, хәтта көчәйтеп күрсәтү өчен файдаланган икән. Беренчедән, буранны, җилне сурәтләү, беренче карашка матур итеп бирелгән, аны мавыгып укыйсың һәм авторның тозагына эләккәнеңне сизми дә каласың – колхоздагы проблемаларны үз итеп кабул итәсең, аларны ничек хәл итәргә соң, дип геройлар белән бергә борчылырга тотынасың.

Очерк геройларының масаерлык урыннарын да Поварисов тиз китерми китабында. Ә укучыны әкренләп әзерли, җайлап  сөйли. “Көзге чалт аяз күк йолдызлар белән бизәкләнгән. Мәңге сулап туймаслык салкынча саф һава. Салкынча саф һавада мәдәният йортыннан килгән тынлы оркестрның моңы  ерак-еракларга тарала. Уйныйлар. Бәйрәмгә әзерләнәләр…

Рәис әкрен генә өенә таба атлады. Теге оркестрның тавышын тыңлап әсәрләнде. Менә нинди заман килде: музыка мәктәбендә ел саен егермеләп колхозчы баласы музыка буенча белем алып чыга…” Һәм Поварисов рәиснең социаль өлкәдәге  куанычларын сөйләргә тотына. Алар шактый. Шуннан тагы табигать күренешләренә күчә. “Үзе һаман атлый, һава саф. Дөнья саф. Әкрен генә ай күтәрелеп килә. Аның көмеш нурлары авыл өстенә җәелгән. Уйлата, әллә ниләр уйлата көзге матур кич!”

Менә бит! Оста үзе ясаган кораманы төрле яктан бизәкләгән кебек, язучы да әйтәсе фикерен баштан да, азактан да күңелгә якын, матур күренеш белән бизәп куя.

Тагы бер күренеш.

“Уттай урак өсте. Югары Яркәй урамы буйлап атлыйм. Ары-бире машиналар үтеп китә. Мин чаң-тузан эчендә күмелеп калам. Әмма тузан һич тә өркетми. Әйткәндәй, туган якның тузаны да, балчыгы да – барысы да күңелгә якын. Ул гына да түгел, тузан әле бар кеше өчен тансык. Чөнки урак башлану белән көн-төн яңгыр коярга тотынды. Игенчегә баш күтәрергә ирек бирми берничә көн шулай булганнан соң күренгән тузан -шатлык кына…”

Табигать күренешен  башкача китермәм дигән идем, түзмәдем, тагы берсендә тукталырга булдым. Бигрәк нәзакатле итеп, күз алдына килердәй таныш сыйфатта, шундый нәфис рәвештә сурәтли Поварисов!

“Яз. Чалт аяз. Зәңгәр күк йөзендә уч төбе кадәре дә болыт юк. Авылны уратып алган ак каеннар яшел яфрак ярды. Җирдән җылы пар күтәрелә. Дымлы җир исе, каен яфраклары исе, яшь үлән исе бергә аралашып, тирә-якка хуш ис бөрки. Бер нәрсә белән алыштыргысыз саф һава. Күкрәкләргә шифа булып ята ул. Игенченең күңеленә моң-ямь бирәм дигәндәй, кошлар да ярыша-ярыша сайрый…”

Шәп бит! Иң мөһиме, һәр укучыга таныш, һәркем күргән, кичергән күренеш, барысы да шунда ук күз алдына килә, тәмле исләр янда гына аңкый кебек тоела башлый. Иң кызыгы – автор табигать күренешен сурәтләргә вакытын да, урынын да кызганмый, рәхәтләнеп җәеп җибәреп күз алдына китерерлек итеп яза. Арытаба укыйк: “Бүген чәчүгә төшкән көн. Тәлгать әле урман буйлап атлый. Иртәннән бирле басуда йөрде. Кайтып әзрәк ял итсә дә була. Кошлар моңы белән хисләнеп, артык нечкәреп китү дә килешми. Әнә, кояш та баерга юл тотты. Төнге смена якынлаша…”

Талгын, тыныч тормыш. Барысы да уңай бара кебек. Әмма Поварисов аңлый: гел болай язсаң, ничек кенә матур сурәтли белсәң дә, укучының ялка, оеый башлавы бар. Шуңа күрә ул тынычлыкны шартлатып ерта: “Трактор тавышына колак салды Тәлгать, әһә, пырхылдый бит, каһәрең! Тракторга каршы китте ул, барып җиткәч, кул күтәреп, төшәргә кушты:

-“Корыч айгыр“ың чирли бит, энем, нигә карамыйсың? - диде.“

Конфликт башланды. Ул нәрсә белән бетәр? Укучы сизми дә калды – очерк геройларының тормышы белән яши башлады.

Без әле Суфиян Поварисовның табигать күренеше аша матур итеп укучының күңелен арбавы, шулай итеп әсәргә, геройларының тормышына җәлеп итә алуы хакында сөйләдек, кызыксындыру алымнарына мисаллар китердек. Әмма язучының укучыны әсәр эченә җиңел генә алып керүе, сихерләү ысуллары бик күп. Очеркларын икенче төрле башлаган очраклары да бихисап әдипнең. Монда инде ул төчеләнеп тормый, беренче сүзе белән укучысының биленә ябешә, ягъни әсәрен көчле конфликт белән башлый. Ә бу - игътибарны яулауның иң көчле ысулы.

МенәҖир-ана күңеле” очеркының башы: “Әлфин бүген соң кайтты. Җитмәсә, кайгысын тышта калдырып кермәгән. Йөзе – караңгы төн кебек. Дөрес, ул елмаерга, хатыны Әлфинә алдында ачык йөзле булырга тырышты. Ләкин сизгер Әлфинә ире күңелендә ниндидер күләгә барлыкны чамаламый каламы соң?..”

“Күрше хакы – тәңре хакы” очеркына менә ничек алып керә әдип укучысын:

“Гайнетдин күршесе Сәйфетдин белән ару гына төшереп ала. Әмма җитми моңа. Алпан-тилпән атлап урамга чыга да, тирә-якка караштыра, арытабан атлап китә. Гайнетдин белә моның гадәтен, төшерсә, җитмәсә, кеше капкасын каккалап йөри. Гайнетдин дә хәйләкәр.

әйфетдин күрше, кайда киттең, кер әле, икәү генә бер утырыйк әле, хатын да өйдә юк, -ди.

-Эчәргә бармы?

-Бар, әйдә күрше хакы-тәңре хакы.

Керә Сәйфетдин. Аракы сорый. Гайнетдин:

-Мин сине чәй белән сыйларга чакырдым, аракы белән түгел, -ди.

Сәйфетдин тавыш куптара башлый. Гайнетдин, аның кулларын артка каерып бәйләп, идәнгә сузып сала…”

Һәм “Тормыш дәреслеге”нең башы:

“Кич директор туп-туры Мәхмүтнең өенә атлады.

Ни хәл, Мәхмүт! Әниең өйдәме?

Өйдә.

Әйдә керик әле!

 Сәгыйдә апа директорны якты йөз белән каршы алды. Утырырга кушты.

-Нишләптер мәктәп юлын оныттыгыз, Сәгыйдә апа, - диде Хәкимҗан. – Ата-аналар җыелышына да килми башладыгыз.

-Бармыйм мин анда.

-Ни өчен?

-Укытучыларны күрәсем килми.

-Нигә алай дисез?

-Тоталар да сүгәләр…

-Ә ни өчен?

әй… менә шушы ристан малай аркасында! Карап торышын күр юләрнең…”

Ярый, җитәр Суфиян Поварисовның әсәрләрен ничек башлавы хакында. Болай да артык күп мисаллар китереп ташладым шикелле. Аңлаешлы булсын дип тырыштым инде. Сезнең дә, минем кебек, әдипнең осталыгына соклануыгызны теләдем.

Әмма очеркны ничек кенә матур башлама, аның уртасы тиешле дәрәҗәдә түгел икән, әсәрең юкка чыкты дигән сүз. Моны яхшы аңлый Суфиян абый Поварисов һәм әсәрендәге киеренкелекне  күтәргәннән-күтәрә генә бармый, шушы жанрда сирәк очрый торган фәлсәфи лирик чигенешләр белән баета. Аларның бик урынлы китерелүе, киеренке хикәяләрдән соң геройларның эчке кичерешләрен бирү өчен генә түгел, укучының дә зәвыгын баетып җибәрү өчен язылганы сизелеп тора. Очеркларда мондый урыннар бик күп. Янә дә цитаталар белән мавыкмас өчен очеркларда алтын бөртекләре кебек сибелгән фәлсәфи уйлануларның берсеннән генә кыскача өзек китереп китәм. Анда сез авторның очеркларына, андагы материалларга, геройларының язмышына никадәр олы сөю белән караганын күрерсез. Гадәттә, язучылар мондый мәхәббәтне, энергияне, илһамны әдәби әсәрләр язганда гына куллана. Ә Суфиян абыйның очеркларына әнә шундый тырышлык, җитдилек һәм сөю белән караганы һәр битендә, абзацында, сөйләмендә күренеп тора. Шуңа да алар - укымлы, кызыклы, фәһемле, уйландыргыч. Димәк, янә цитата ягъни фәлсәфи лирик чигенеш.

Очерк язганда иң авыры, минемчә, төп проблема хакында сүз йөртү. Әгәр язучы бер ферма, яки колхоз даирәсендә йомылып калмыйча ил, хәтта дөнья масштабына чыгарлык нәтиҗәләргә дәгъвә итә икән, ул коры һәм күңелсез саннарны, процентларны, сумнарны урап үтә алмый. Суфиян абый Поварисовның очеркларында да алар тулып ята. Әмма ничек әзерли әдип укучыларын бу оеткыч саннар дөньясына алып керүне? Ул башта матур гына итеп халык сүзләре хакында, яки героеның якты эчке кичерешләре турында сөйләп ала, ул да булмаса, әлеге дә баягы үзенең лирик фәлсәфәләрен китерә, шуннан сизми дә каласың, саннарга күчә дә китә. Карасаң, шушы күңелсез саннар да бик үк коры түгел икән, алар да шактый кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирә дә икән!

“Борынгы кешеләр елларны сынаган. Сарык елы – кытлык. куян – йотлык. Елан – баллык. Дуңгыз – байлык. Тавык – корылык һ.б. Ахыр чиктә алар халыкның җир эшкәртү, иген игү, малчылык өлкәсендәге меңәр еллык практик тәҗрибәсенә барып тоташа.Шундый сынамышлар бар: яз иртә килсә, ашлык уңар; яз су акрын акса, халыкка - авырлык; яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр, әгәр кыска булса, сабан ашлыгы кыска булыр. Җирне, елларны халык төрлечә сынаган. Әмма җирнең буйсынасы бик  килмәгән. Илеш районының элекке уңышларына игътибар итик: 1938 елда район буенча һәр гектардан – 9 центнер, 1940 – 5,5, 1941 – 7,2, 1943 -3,8, 1944 – 3,02, 1945 -3,3, 1946 – 3,4, 1947 – 5,5, 1948 -1,7, 1949 – 3,5, 1950 -7,1, 1951 – 7,6, 1952 елда – 5,6  центнер. Коры саннар. Ә нинди кызыклы, уйландыргыч, мәгълүмат бар аларда. Шуннан соң Поварисов Илеш районының алтмышынчы еллардагы уңышларын китерә: 1964 елда – 16,3 центнер,  1965 – 18, 1966 – 19,6, 1967 -25 центнер! Бу саннар китерелгән очеркта сүз районның ничек итеп шушындый уңышка ирешүе һәм аңа районның беренче секретаре Тәлгать Рахмановның салган хезмәте хакында баруы аңлашыладыр.

Бу китапта йөзәрләгән кешеләр телгә алына. Аларның һөнәрләре төрле-төрле: савучы, агроном, механизатор, колхоз рәисе, партком секретаре, икътисадчы, ат караучы, укытучы һ.б. Кайда гына эшләсәләр дә, нинди һөнәр кешеләре булсалар да, аларның авыр эшләрендә йөрәкләре суынмаганын, күңелләре катмаганын, үз эшләрен һәм төякләрен бар булмышы белән сөюен күрсәтә алган Суфиян абый Поварисов. “Илеш районының барлык колхозлары хакында да әзләп-әзләп язармын дигән идем, - дип әйтә әдип китапның азагында. – Бу максатка ирешеп булмады…” Ялгыша әдип. Һәр тамчыда тулы диңгез чагыла дигәндәй, ул күрсәткән геройлары аша без бар Илеш районының, аның гына түгел, бар Башкортстанның, хәтта инде юкка чыккан Советлар Союзының алтмышынчы - сиксәненче елларда фидакарь хезмәт белән яшәгәнен, зур уңышларга ирешкәнен, кешеләрнең әдәплелеген, изгелеген, юмартлыгын, бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торуын, халыклар дуслыгын күрәбез. Күңелне әллә нинди сагыш чолгап ала. Ул елларда районнарда – зур мәдәният йортлары, авылларда клублар, мәктәпләр төзелә, яңалары ачыла, алар гөрләп тора, атна саен туйлар үткәрелә, балалар туа иде. Хәзер мәдәният учаклары, мәктәпләр ябыла, туйлар үткәрелми, шәһәрләрдә яшьләр фатир алалмый…

Әнә шуңа бу китап бүгенге заман өчен бик актуаль яңгырый кебек тоелды миңа. Чәчкә атып торган, мораль-этик яктан югары дәрәҗәдә булган нинди дөньябызны югалттык! Ә урынына… Урынына ташландык кыр үләне баскан басулар, сыерсыз калган савучылар, тракторсыз калган механизаторлар белән торып калдык. Кем гаепле моңа? Нигә шул дөньяны саклый алмадык? Әллә ул чактагы тормыш хәзер генә, еллар үткәч матур күренәме? Ул чор проблемаларга күмелгәнлеген сизмәгәнбезме?

Әнә шундый куанычлы да, сагышлы да тойгылар кичердем мин Суфиян Поварисовның 1982 елда басылып чыккан “Бәхет турында легенда” дигән бәләкәй генә китабын укыгач. Ул китаптан бүген дә күп кенә файдалы киңәшләр, фәһемле тәкъдимнәр алып булыр иде. Һәм Суфиян абыйга бу әсәрне яңадан басып чыгарырга кирәклеген әйттем. Ул үзе дә шундый уйда булган икән. Шуннан җыентыгына вакытында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Әскать Мирзаһитов белән КПССның Башкортстан Өлкә Комитетының беренче секретаре Мизхәт Шакировның югары бәһа бирүләрен, тиз арада урыс телендә китап итеп чыгаруны оештыруларын, хәтта республика җитәкчесенең Суфиян Поварисовка бу хезмәте өчен Салават Юлаев исемендәге премияне бирергә тәкъдим итүен сөйләп ташлады. Тик әдип, әдәплелек саклап (бигрәк бәләкәй китап бит, янәсе), олы премиягә дәгъвәчеләр исемлегенә үзен кертүдән баш тарта…

Суфиян абый Поварисов – тәвәккәл һәм җитез кеше. Инде 90 яшенә җитүенә карамыйча, бу җыентыкны (33,74 табак) үз исәбенә нәшер итүне тиз арада оештырып та җибәрде.

Минем уемча, яңа җыентык “Бәхет ту-рында легенда”ның башкортча һәм урысча вариантларыннан торырга тиеш иде. Әмма әдип “И, газиз илем – иманлы Илешем” җыентыгына татар телендә чыккан икенче бер китабын да өстәгән. Карасаң, Суфиян абый Поварисов 1990 елда янә Илеш районы мисалында ул чорда авылларда бик киң җәелеш алган “аренда подряды” дигән күренеш хакында да “Авыл язмышы кем кулында?” дигән китап бастырып чыгарган икән. Әгәр “Бәхет турында легенда”да вакыйгалар 1982 елда барса, соңгы китапта колхозларның 1988 елдагы хәлләре сурәтләнә.

Барлыгы алты ел үткән. Ни булган шул арада авыл кешеләре тормышында? Нинди сәбәп язучыны бер үк район кешеләре хакында тагы бер китап язарга мәҗбүр иткән? Югарыда әйткәнемчә, ул үзе, беренче китабында районның бар колхозлары хакында да яза алмадым, дип зарланса да, барыбер типик хәлләр һәм язмышларны сайлап күрсәтә алуы аркасында китабы бар район, республика, ил хакында сөйләгән кебек тойгы калдыра иде бит. Әмма хәтерләгез: 1986 елда илебезгә яңа җитәкче булып килгән Горбачев икътисадта да, сәнгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да үзгәртеп кору сәясәте үткәрә башлады. Бу илнең, димәк, колхоз-совхозларның икътисадын яңа юнәлештә алып китүне таләп итә иде. Безнең авылларга, колхозларга бу яңа сәясәт нинди йогынты ясар? Менә шушы сорау язучыны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән икән.

Мин, Илеш районы авылларына багышланган җыентыкка кергән “Авыл язмышы кем кулында?” бүлеген зур кызыксыну белән укып чыктым. Чөнки яхшы хәтерлим: Горбачевның ул сәясәте беренче карашка якты өметләр уятса да, ахырда илебезгә кискен борылышлар китерде дә, Советлар Союзын таркатып куйды, авыл-колхозларны тирән чокырга ыргытты. Илнең арытабангы язмышын яхшы белгәнгә дә Суфиян абыйның 88нче еллардагы вакыйгаларны сурәтләвенә, аларны тикшерүенә һәм бәһа бирүенә бүгенге көн биеклегеннән күз йөгертүе кызыклы иде миңа.

Әгәр “Бәхет турында легенда”да әдип төрле колхозларның тормышын күрсәтсә, “Авыл язмышы кем кулында?” әсәре бер колхоз белән чикләнә. Бу колхозның исеме – “Сөн”. Нигә бу төбәктә тукталган автор? Ул үзе болай дип аңлата: “Районда аренда подрядына бар колхозлар тотынган, әмма шуларның берсе генә - “Сөн” колхозы тулысынча күчкәч, анда 42 аренда  подразделениесе төзелгән”. Әмма әсәрне укый торгач, мин монда икенче сәбәпнең барлыгын аңладым. Тик бу хакта азактанрак әйтермен. Әлегә кыскача гына – нәрсә ул аренда подряды, нигә бер карауга гөрләп эшләп йөргән колхозларны бүлгәләп, яңача эшләү рәвешенә күчермәкче булганнар, ул формада нинди өстенлек бар?

Язучы үзе бу сорауны авыл хуҗалыгының төрле белгечләренә бирә. Алар төрлечә җаваплый, әмма, гомумән алганда, җавап “артталыктан чыгу өчен” диюгә әйләнеп кайта. Нинди мөмкинчелек бирә инде “аренда подряды” “артталыктан чыгу өчен?” Аренда – һәр кешегә үз эшенә җаваплылыкны арттырырга, тиеннәрне санарга һәм сакларга, сыйфатны яхшыртырга мөмкинчелек бирүче ысул икән. Ягъни һәр кешегә, яки бер төркем кешегә конкрет участок бирелә, алар шуның өчен җавап бирергә тиеш. Табышның кирәкле өлешен колхоз казнасына күчергәннән соң, калганын тулысынча үзләренә алалар икән. Шушы сәбәпле колхозчыларның эш хакы элек 50-100 сум тирәсе булса, аренда подрядын керткәч, 300 сумга, хәтта 600-1000 сумга җиткән. Әмма шушы эш хакыннан төрле чыгымнар өчен (электр энергиясенә, транспорт яллауга һ.б.) алар үз кесәсеннән түләргә тиеш икән. Әлбәттә, бу төрле һәм күп проблемалар тудыра – исәп-хисапны көн дә дөрес итеп ничек алып барырга, колхоз белгечләренә консультация һәм ярдәм өчен ничек түләргә: җир һәм башка объектлар биш елга гына арендага бирелгәч, аны төзетү, саклап тоту өчен тырышыргамы, әллә киләчәкне уйлап тормыйча, мөмкин кадәр файдаланып калыргамы? Сораулар күп. Китапта геройларның шушы сорауларга җавап эзләве, килеп туган проблемаларны хәл итәргә тырышуы күрсәтелә.  Кемдер автомобильне арендага алган, кемдер гаиләсе белән 500 дуңгыз карый. Бәгъзе берәү ялгызы 300 бозау үстерә һ.б. Һәр урында - үзенә генә хас үзенчәлек, проблема һәм авырлык.

Суфиян абый Поварисов барча кыенлыкларның сәбәбенә төшенергә һәм колхоз белән бергәләп аларны хәл итәргә тырышкан. “Китапны язарга уйлаганда безне арендаторларның эше кызыксындырды, - дип яза китапның соңгы өлешендә әдип. - Әмма бригададан бригадага йөри торгач, проблема артыннан проблема чылбыры тезелеп китте. Үзаллылык, үзидарә, үз-үзеңне финанслау, үз чыгымнарыңны үзең каплату кебек категорияләрнең  һәрберсе үзе бер проблема тудыра. Аларның һәрберсе турында бер китап язарга мөмкин”.

Кыскасы, китап күтәргән проблема шуннан гыйбарәт. Әмма мине, әдәби тәнкыйтьчене, ул проблема түгел, ә Суфиян Поварисовның язу осталыгы, “күңелсез тема”ны укучыга мавыктырырлык, үз итәрлек бирә алганмы, юкмы – шул кызыксындыра.

Иң гаҗәбе шунда: бер җыентык эчендә тупланса да, ике китап ике төрле стильдә язылган. “Бәхет турында легенда” тыныч, талгын итеп хикәяләнә, гуя ул еракка юлланучы, әкрен генә агучы киң, көчле елга. Ә “Авыл язмышы кем кулында?” - экспрессив һәм көчле энергияле, шуңа ул автор тарафыннан актив рәвештә, эмоциональ дәрәҗәдә иҗат ителгән. Бу әсәр тау чишмәсен хәтерләтә, ул шаулый, ашыгып ага, күбекләрен тирә-юньгә чәчә, шуңа карамый, үзенә көчле каршылык очраса, тиз генә буылып калыр кебек.

“Бәхет турында легенда”да укучының игъ-тибарын җәлеп итү өчен язучы кулланган әдәби ысулларны санап киткән идек. Икенче китапта әдип ул ысулларның берсен дә кулланмый диярлек. Чөнки Поварисовның максаты, язу стиле дә - эшлекле, бу – үзгәртеп кору стиле, дияр идем мин, дөньяны тизрәк үзгәртеп кору стиле. Беренче китапта авылларның яшәү рәвеше белән соклану булса, икенчесендә беренчесендә бөтенләй сизелмәгән әрнү, авылларның, кешеләрнең хәлен, киләчәген тизрәк аңларга, ярдәм итәргә тырышу, ашыгу бар. Шуңа укучыны юк (табигать күренеше, лирик фәлсәфи чигенү) белән гаҗәпләндерү, яки җәлеп итеп тору юк. Тизрәк төп темага күчәргә, аның асылын аңлатып бирергә, шуны башкаларга сөйләргә, төшендерергә, хәтта бәхәсләшергә ашыга автор. Безнең хәзерге авылларда хәлләр тыштан караганда яхшы кебек тоелса да, тикшерә башласаң, шәптән түгел, ә киресенчә - хөрт! – ди әдип. Сүзне озынга сузып тормыйча  проблемаларны уртага сала да, үзе хәл итәргә булыша башлый, хәтта колхоз җитәкчеләренә киңәшләр бирергә тотына. Иң мөһиме – язучы үзе язган темага битараф түгел, әнә шуңа да китапны әдип бернинди мавыктыргыч хәйләләү кулланмаса да, аны укуы - мавыктыргыч. “Авыл язмышы кем кулында?” әсәрендә вакыйгалар җитез бара, шушы сәбәпле бүлекләр дә кыска-кыска, анда уйланып торулар юк, автор бер факт китерә дә икенчесенә ашыга. Ике китапның язу стильләре аерылып торгач, бүлекләрнең исемнәрендә дә бу күренә. Әгәр “Бәхет турында легенда”да бүлекләр исеме тыныч һәм лирик юнәлештә булса (“Ил намусы”, “Матурлык”, “Ак тамчылар”, “Күңел җылысы”, “Җир-ана күңеле” һ.б.), “Авыл язмышы кем кулында?” китабында алар - конкрет һәм конфликтлы, энергияле һәм эмоциональ (“377 кешенең 305 артык кашыгы”, “Ул кем җилкәсендә яшәр?”, “Саннар нәрсә сөйли?”, “Моңа кадәр нәрсә караганнар?”, “Кемнеке дөрес?” һ.б.). Поварисов бер үк җирлектәге ике төрле материал турында яза, җиргә, хуҗалык итүгә ике төрле караш турында иҗат итә, шул сәбәпле, үзенең әдәби осталыгының ике ягын күрсәтүгә ирешә. Без, бу ике китапны укып, үткән гасырның 80нче елларында тормышның ничек тиз үзгәрә баруын күрәбез, “аренда подряды” юнәлешендә кпитализм очкыннары чәчри башлавын аңлыйбыз. 1988нче елда С.Поварисов “Аренда подряды” хәрәкәтенең ни өчен алга авыр адымнар белән атлавын аңлый алмый, әмма бүгенге көндә без беләбез: төп проблема шул бригадаларга барыбер тулысынча үзаллылык бирелмәгән булган, ягъни җирне һәм башка корылмаларны биш елга түгел, ә мәңгелеккә таратырга һәм алар өстеннән күзәтүне алып ташларга кирәк иде. Шулчак җир хуҗасына килем-чыгым хакында отчет сорап йөрүчеләр юкка чыга, кеше яшәргә, эшләргә теләсә, барысын да үзеннән-үзе саный башлар иде. Әлбәттә, 1988нче елда моны беркем дә, шул исәптән С.Поварисов та, колхоз җитәкчеләре дә, арендаторлар да белми иде. Әмма шуңа карамыйча Суфиян абый Поварисов илебезнең иң катлаулы чоры хакында, 1982-1988 еллар турында тарихи яктан бик кирәкле һәм файдалы ике китап язган. Без, тыштан ялтырап торса да, авыл хуҗалыгының төрле кыенлыклар кичерә башлавын тоябыз. Кешеләрнең тырышып-тырышып шушы көрчектән чыгу юлы эзләвен, психологияләренең үзгәрә башлавын күрәбез. Әйе, социализм бетте, ил таркалды, әмма Суфиян Поварисовның шушы ике әсәрен укысаң, аның нигә шулай килеп чыгуын аңлыйсың. Әйе, аның китаплары - илебезнең борылыш вакытындагы бер проблеманы яшереп тормыйча ачыктан-ачык күрсәткән тарихи документлар ул. Шуларны укып, илебездә булган үзгәрешләрнең сәбәбен аңларга, тикшерергә һәм нәтиҗәләр ясарга була. Менә шуңа күрә бу китап - безнең өчен кызыклы һәм файдалы. Киләчәк буын галимнәре, икътисадчылары, авыл хуҗалыгы белгечләре  Суфиян абый Поварисовка олы рәхмәт әйтәчәк әле.

Шуларны әйткәннән соң, “Авыл язмышы кем кулында?” очеркының тагы бер үзенчәлегенә тукталып китәсем килә. Совет заманы җитәкчеләре һәм үзгәртеп кору заманы җитәкчеләре. Алар 80нче елларда бергә атладылар, алар бер-беренә бик охшаган кебек иделәр. Әмма аерылганнар күрәсең, чөнки ни өчендер Суфиян абый Поварисов “Бәхет турында ле-генда” китабында сурәтләгән алдынгы колхоз җитәкчеләренең берсен дә икенче әсәрендә күрсәтеп тормый. Һәм үзәртеп кору заманында, икътисадның яңа юлга чыгу чорында бөтенләй башка җитәкчеләр һәм колхозчылар хакында сүз алып бара.

Барлыгы алты ел үткән, әмма районда башка җитәкчеләр, икенче колхозчылар алгы планга чыккан, геройға әйләнгән. Гаҗәп бит! Суфиян абый Поварисов шуны тоташ алган.  Яңа китапта аның геройлары – яңача фикерләүче, яңача эш итүче, яңа заман кешеләре. Шуларның икесе хакында тукталып китәсе килә. Алар “Сөн” колхозы рәисе Иршат Мостафин һәм хуҗалыкның баш икътисадчысы Илфира Мостафина, әйткәндәй, рәиснең тормыш иптәше. Колхозны тулысынча аренда подрядына күчерү, әлбәттә, иң башлап җитәкчеләргә эш өсти. 42 подразделениенең һәрберсендә аңлату, өйрәтү эшләрен аерым-аерым алып барырга кирәк иде. Элеккечә гомум нәтиҗә системасыннан чыгып яңача, һәр подразделение өчен аерым планлаштыру, исәп-хисап һәм отчет системасы төзү, бер гектар җиргә яки бер центнер продукциягә карап түләү һ.б. шуның кебек йөзәрләгән өстәмә күрсәткечләр белән эш итәргә туры килә иде хәзер. Арендаторлар составына кермәгән җитәкчеләргә, колхоз белгечләренә ничек түләргә? Арендаторлар техниканың иң кирәклесен генә үзләренә алалар, ә калганнарын сирәк кулланалар. Шушы очракта түләү мәсьәләсен ничек оештырырга? Меңәрләгән сорау, җавап табуы авыр. Элекке система юлга салынган, ул үз җае белән ага иде, ә монда – сәгать саен, минут саен яңа проблема, аны шунда ук хәл итәргә кирәк. Алай эшләү өчен җитез фикерләүче, һәрчак  яңалык уйлап табучы кешеләр кирәк. Әнә шунысы белән аерыла яңа типтагы җитәкчеләр элеккеләреннән. Ирле-хатынлы Мостафиннарның, колхоз рәисе һәм баш икътисадчы, нәкъ шундый җитәкчеләр икәнлеген Суфиян абый Поварисов дистәләгән мисаллар белән исбат итә. Һәм укучы аңлый: аренда подряды дигән яңа юнәлеш фәкать шушындый прогрессив фикерле, яңалыктан курыкмаучы, тиз генә күтәрелеп китеп, илнең төрле почмакларына барып, тәҗрибә туплап кайта алырдай, колхозчыларга кычкырып түгел, ә киңәшләшеп эш итүче шәхесләр генә тормышка ашыра ала. Китап барышында бу ике шәхес сирәк күренә, әмма һәр подразделениенең проблемалары хәл ителүендә, каршылыкларны җиңүендә һәм соңыннан уңышка ирешүендә Мостафиннарның кулы тигәнлеге сизелеп тора. Яңа типтагы җитәкчеләр яңалыкны тиз генә аңлый да, үз итә һәм яңача эшләп, алга чыга. Авылның язмышы – алар кулында. Менә шушы фикер салынган китапның эчтәлегенә. Иң мөһиме – шушы.

Филология фәннәре докторы, БДУ профессоры Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов төрле жанрлар (поэзия, проза, драма, публицистика) буенча иҗат итүнең матур үрнәкләрен күрсәтте. Ул – 60тан артык китап авторы. Бөек, классик язучы Г.Ибраһимов турындагы трилогиясе (“Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” романнарын) 10 ел эчендә татарча һәм башкортча өч тапкыр басып, хезмәт каһарманлыгы күрсәтте ул. Шул елларда янә бер трилогия (“Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт”, “Канлы бәхет” романнары) язып, үзен чын мәгънәсендә, сүз сәнгате остасы итеп танытты ул. Соңгы елларда урыс телендә Башкортстан фәннәр академиясендә дөнья күргән “Галимжан Ибрагимов – величайший мастер художественного слова” (Уфа, “Гилем” 2012, 375с., 27,9пл.) исемле китабы дөнья күләмендә әһәмияткә ия. Әле менә күптән түгел генә шул типографиядә үз районы турында янә бер зур китабы дөнья күрде. Ул – татар, башкорт, урыс телләрендә. “И, газиз илем – иманлы Илешем” (“О, племя милое, родное”. Уфа, “Гилем”,  2013, 401с, 33,74пл.)

Искиткеч матур, тирән эчтәлекле, тәрбияви әһәмиятте зур булган китап. Публицистик стильне заман зәвыгына җайлаштырып яза автор. Укып чыккач, Суфиян Поварисов кебек каләм остасы гына болай яза ала, дигән фикер кала күңелдә. Язмый булдыра алмадым. Рецензия түгел бу. “Сүз сәнгате остасы Суфиян Поварисовның публицистикасына бер караш” дип кенә исемләргә дә мөмкиндер.

“И, газиз илем – иманлы Илешем” китабының беренче өлешендә районнан чыккан төрле билгеле шәхесләрнең портретлары бирелгән, аларның данлыклы эшләре һәм каһарманлыклары сурәтләнгән, китапны укыгач, алар белән Илеш районы гына түгел, бар Башкортстан горурланырга хаклы икәнлеген аңлыйбыз.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Илешнең республикада иң алдынгы районнарның берсе икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Әмма район эше белән генә түгел, эшсөяр, талантлы шәхесләре белән дә масаерга хаклы икәнен күрәбез без китапта. Бу әсәрләр - районга һәм аның кешеләренә мәдхия ул. Әле бар район хакында да, аларның кешеләре, кешеләренең авыр, ләкин сокланырлык эшләре турында мондый  аерым җыентыкның нәшер ителгәне юк иде. Дөрес, районнарның энциклопедияләре дөнья күреп тора, әмма алар рәсми тел белән язылган, җансыз саннар һәм фактлар, коры исемлекләр белән тутырылган. Ә Суфиян абый Поварисов халыкчан тел белән бар йөрәген, сөюен биреп язган бу китапны. Хәтта көнләшү катыш үкенеч тә туып куя күңелдә - мин бар йөрәк җылымны, мәхәббәтемне биреп яза алыр идемме икән үз районым хакында шушындый китап? Юктыр, дигән уй күңелне әрнетә, минем генә түгел, күп язучыларның кулыннан килмәс иде бу кадәр авыр һәм күләмле хезмәт.

Бу китап – Илеш районы кешеләренә, аларның фидакарь хезмәтенә олы бәһа ул. Бәһа гына түгел. Һәйкәл. Рухи һәйкәл. Һәм, әлбәттә, Суфиян абый Поварисовның үзенә, иҗадына, иң мөһиме, туган төягенә, районына, аның кешеләренә булган ихтирамына, мәхәббәтенә һәйкәл.

 Мәкаләмне “очерклар укырга яратмыйм” дип башлаган идем. Суфиян абый Поварисовның ихлас, фәһемле, мавыктыргыч һәм югары рухлы җыентыгын укып чыккач,  бу жанрга фикерем кискен үзгәрде. Әлбәттә, гәзит-журналларда дөнья күреп торган очерклар төрле дәрәҗәдә иҗат ителә, һәр автор үз таләпләреннән чыгып яза бит. Әмма һәркем ихлас тырыша, кирәкле фикер әйтергә, укучыларга фәһем бирергә омтыла. Чак кына гадирәк килеп чыга икән, монда очерк жанрының гаебе юк. Шулай булгач, бернәрсәгә карамый, укып барырга кирәк очеркларны. Шундый нәтиҗә ясадым мин.

Һәм, иң мөһиме – Суфиян абыйның китабы белән рухланып, мин дә районым буйлап, аның табигате, авыллары белән сокланып, ихлас күңелле кешеләре белән очрашып, җәяү үтәргә булдым. Һәм, әлбәттә, иң алда балачагымда  картәтием белән үткән юл буйлап, Сибайдан Баймакка җәяүләп барам әле.