Общество

Корбан гаете уңаеннан

Кылган изгелекләр саваплы булсын

Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләнеп үтелүче Корбан гаете хаҗ гамәле тәмамлану вакытына туры килә. Хаҗ сәфәрендә булмаса да, хәленнән килгән барча мөселман бу көнне Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалырга һәм якыннарын, туганнарын, мохтаҗларны куандырырлык гамәлләр кылырга тиеш.  Шул уңайдан 15 октябрь көнне илебезнең барлык мөселман халкы изге бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләде.

Район үзәгендәге “Тәүбә” мәчетенә бу көнне намаз укырга өлкәннәр, яшьләр, балалар бик күп җыелган иде. Тәү башлап имам-ахунд Рөстәм хәзрәт Әбүшахмин гает вәгазен сөйләп үтте. “Бу көннәрдә без шушы мөбарәк бәйрәмне күңелләребездә зур рухлану хисләре белән каршылыйбыз. Аллаһ ризалыгы өчен чалган корбаннарыбыз кабул булсын. Корбан бәйрәмен халык арасында татулык, дуслык, туганлык тамырларын ныгыту максаты белән аткарабыз. Һәрбарчабызга иминлек, тынычлык, бәхет юлдаш булсын” – диде ул. Арытаба гает намазы укылды. Илшат хәзрәт Шакиров мәзин вазыйфасын аткарды. Бәйрәм тантанасына шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Хәйретдинов килеп, барлык мөселман кардәшләрне изге бәйрәм белән котлады.

Намазлар укылып, тәбрикләүләр тәмамланганнан соң, йола буенча бар тәртибен җиренә җиткереп корбан маллары - сарыклар чалынды. Һәркем мәчеттә әзерләнгән корбан ашыннан авыз итте. Итнең бер өлеше мохтаҗларга, ятимнәргә хәергә өләшенде.

Изге Корбан бәйрәмен үткәрүдә Аллаһ ризалыгын өмет итеп, зур ярдәм күрсәткәннәре өчен имам-ахунд Рөстәм Әбүшахмин һәрбарчасына зур рәхмәтләрен җиткерде, кылган изге гамәлләренең саваплы булуларын теләде.

Әйтергә кирәк, бу көнне һәр авыл мәчетендә бәйрәм билгеләнеп, корбаннар чалынды. Әйе, аларның һәрберсен атап чыгу мөмкин түгел. Теләгебез: киләсе Корбан бәйрәмнәре дә исәнлектә, ихлас күңелдән үткәрелеп, корбанлыкларыбыз кабул булып, барыбызга да иман байлыгы белән яшәргә насыйп итсен иде.

Гөлназ Тимерханова.