Общество

Райондашлар игътибарына!

Хәбәрләр көтәбез

Җиңү таңы”, “Сталинчы”, “Уңыш өчен”, “Коммунизм байрагы” һәм 1965 елның 10 апреленнән “Маяк” исеме астында чыгучы, райондашларыбызның көндәлек ихтыяҗына әйләнгән районның бердәнбер басмасына озакламый 80 яшь тула. Кызганычка каршы, шундый озын, катлаулы юл үткән гәзитнең, ә ул кешеләр язмышы белән тыгыз бәйләнгән, тарихы өйрәнелмәгән диярлек.

Шуңа да бүген “Илишинформцентр” дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелеге ничәмә-ничә буын вәкилләре хезмәтен кабат күз алдына бастыру, район тормышында гәзитнең ролен күрсәтү өчен эзләнүләр эше алып бара. Без инде басма битләрендә берничә тапкыр “Маяк” редакциясендә һәм район типографиясендә төрле елларда хезмәт салган кешеләрнең үзләренә, якыннарына шушы хакта мөрәҗәгать иткән идек. Әйтергә кирәк, хәлне дөрес аңлаган хезмәткәрләр редакциягә килә, истәлекләре белән бүлешә башлады. Аларга рәхмәтлебез. Ләкин бернинди эзе дә билгеле булмаганнары да шактый. Мәсәлән, төрле елларда мөхәррир булып эшләгән З.Әгъләмов, Ә.Әюпов, В.Галиев, Х.Галимов, төрле вазыйфалар биләгән Лилия Сафина, Ф.Арсаев, типографиядән Кафия Акмалова, Фәрәзинә Нәҗмиева, Линфин Гыйльманов һ.б. хакында хәбәр итүчеләр табылса, яхшы булыр иде.

Шуны аерып билгелисе килә: гәзитнең беренче саннарын, ягъни “Җиңү таңы”н ике генә кеше әзерләп чыгарганы мәгълүм. Берсе - мөхәррир Ш.Шәймәрданов, икенчесе К.Мослыхов булырга мөмкин (рәсми рә-вештә бер җирдә дә күрсәтелмәгән, 1935 елдагы боерыклар китабы да юк). Кем ул К.Мослыхов? Кызганычка каршы, тулы исеме дә билгеле түгел. Бәлки, районда аның нәселеннән килүче туганнары исәндер. Хәбәрләр көтәбез.

“Илишинформцентр” ДУП администрациясе.