Общество

Республика көне тантаналарында

Бәйрәм күңелле үтте

9 октябрь көнне район мәдәният сараенда Башкортстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенең 23 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда район хезмәт коллективлары, ветераннар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тантананы ачып, халыкны Республика көне белән котлады, авыл хуҗалыгындагы, социаль өлкәдәге, сәнәгатьтәге  һәм башка тармаклардагы уңышларны барлап, киләчәктә дә алдынгы позициядә калырга чакырды. Уфа кунагы, Башкортстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камилә Дәүләтова үз чыгышында республиканың илдә абруйлы урын биләвен, заманча яңарышлар кичереп, уңышларга ирешүен билгеләп, монда илешлеләрнең дә өлеше барлыгын әйтте. Камилә Җәүдәт кызы район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улына  БР Президенты Рөстәм Хәмитовның Рәхмәт хатын тапшырды.

Район сәнгать осталары тәкъдим иткән концертта җырчылар Рәсидә Мостафина, Наил Мөхәммәтҗанов, Илнар Миңнекәев, Рүзилә Кадыйрова, Илшат Сибәгатуллин, Фәнис Яхин, Айнур Гомәров, Рәмис Сәйфетдинов, «Моңдаш», «Мирас»  җыр ансамбльләре, «Яшьлек» ха-лык биюләре ансамбле, район мәдәният сараеның эстрада бию төрке-ме һәм  оркестры, баянчылар, мари һәм удмурт фольклор ансамбльләре, балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының халык уен кораллары һәм җыр ансамбле чыгышлары тама-шачыларның күңеленә хуш килде. Бигрәк тә балаларның - курайчы Айбулат Гый-ләҗетдинов, биюче Данияр Баһманов,  «Росинки», «Веснушки»  балалар бию төркемнәре, «Кояшкай» балалар җыр ансамбле һәм «Ладья» балалар эстрада җыр студиясе кичәгә аерым ямь өстәде. Музыкаль яктан чараны Илназ Мөсәлләмов, Айвар Миңнеголов, Ришат Абдуллин, Рөстәм Ногъманов бизәде. Күркәм чараны Альфира Вәлидова белән Илдар Хәйбрахманов эчтәлекле итеп алып барды.

 

Халык канәгать калды

Республика көне уңаеннан район үзәгенең яңа базар мәйданында оештырылган көзге ярминкә район халкы өчен зур бәйрәм булып, сәүдә итүче-ләрнең югары активлыгы белән үтте. Билгеләнгән вакытка район хуҗалыкларыннан, предприятиеләреннән  машиналар килеп туктады. Атап әйткәндә, “Урал” җәмгыяте – он, “Илеш МТС” җәмгыяте – салам, М.Гәрәев ис. кооператив -  арпа, бодай, салам, “Урожай” ширкәте – катнашазык, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы арпа тәкъдим итсә, шәхси предприятие һәм хуҗалыклар ит, бәрәңге, кишер, суган, кәбестә белән халык ихтыяҗын канә-гатьләндерүгә зур өлеш кертте. Ә инде кием-салым, башка сәнәгать товарларының иге-чиге юк иде.  Агыйдел, Нефтекама, Дүртөйле, ТРның Яр Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш районыннан килгән сәүдә итүчеләр тирәсеннән халык өзелмәде. Теләге булган һәр кеше базар эчендәге территориядә кайнар чәй, шашлык, төрле камыр ашларыннан һәм башка тәмле-тәмле ризыклардан авыз итте.

Ярминкә мәйданында җыр-моң тынмады. Ра-йон мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм төсе өстәп, базар территориясен моңлы да, дәртле дә җырларына күмде. Концертта катнашучыларның чыгышлары халык күңеленә  хуш килде һәм һәр чыгышны алар көчле алкышларга күмде.

Гомумән, ярминкәгә килгән халык күңеле теләгәнне сатып алып, рәхәтләнеп ял итеп, дус-ишләрен очратып, аралашып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

 

Спорт

Ярышлар киеренке барды

Бәйрәм көнне Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе гөрләп торды. Тантаналы өлешне муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Галимов  һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Р.Ямалов ачып, катнашучыларга уңышлар теләде.

Ярышларда илешлеләрдән тыш, Татарстан Республикасының - Актаныш, күрше Бакалы районнарыннан да спортчылар катнашып, тагы да кызыклырак һәм чәмлерәк итте.

Самбо буенча бәйгедә район спортчылары көч сынашты. Тренер Рифкать Мөхәммәтҗанов кул астында яңа шөгыльләнә башлауларына карамастан, егетләр осталыкларын күрсәтеп тә өлгерде. 30 килограммга  кадәр авырлыкта I урынны Роберт Вәлиев (Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп), II – Булат Шәйдуллин (1нче гимназия), III урынны Айбулат Хөснетдинов (Т.Рахманов ис. урта мәктәп) яулады; 33 килограммга  кадәр авырлыкта Радмир Ямалов (4 нче мәктәп)  I урынга чыкса, II-III урыннарны Айбулат Гыйләҗетдинов (1 нче гимназия) һәм Николай Лавров  (Т.Рахманов ис.) бүлештеләр; 36 килограммга кадәр авырлыкта  I урынны Динар Бикиев (Т.Рахманов ис.),  II-III урыннарны Айнур Мирфәтыйхов (4 нче мәктәп), Айзат Тимершин (1 нче гимназия) алды; 36 килограммнан югарырак авырлыкта I урынга Илнар Гаскәров  (4 нче мәктәп), II -  Альмир Гайнетдинов (1 нче гимназия),  III урынга Ринал Хәсәнов (Т.Рахманов ис.)  лаек булды.

52 килограммга кадәр авырлыкта  I урын Айбулат Ямиловта (1нче гимназия),  II – Илнар Нурыевта (№4), III  урын - Руслан Кәбировта (4нче мәктәп); 57 килограммга кадәр авырлыкта  I урын Айнур Исхаков (4нче мәктәп),  II – Айрат Нәбиев (1нче гимназия ), III урын - Эльдар Гаскәров (4нче мәктәп) кулында; 57 килограммнан күбрәк авырлыкта Артур Мөхәм-мәтов (4нче мәктәп), Ра-дим Фәррахов (1нче гимназия), Эрнест Солтанов (4нче мәктәп) батырлар, дип танылдылар.

Өстәл теннисы спортчылардан җитезлек, игътибарлылык, ихтыяр көче таләп итә. Ярышлар иң әзерлекле катнашучыларны ачыклады. Менә алар –  2003 елгылар һәм алардан кечерәк кызлар арасында  Сөмбел Шәйхразыева (ТРның Актаныш районы, I урын),  Амилия Гафурова (Илеш, II),  Лиана Сәхиуллина (Илеш, III); 1997-1999 елгылар арасында -  Ләйсән Лотфуллина (ТРның Актаныш районы,  I), Роксана Зиннәтуллина (Илеш,  II), Лилия Латыйпова (Бакалы,  III). 2003 елгылар һәм алардан кечерәк малайлар арасында  I урын - Богдан Холматовта (Илеш),  II-III урыннар -  Рәмис Фазлыевта (Актаныш районы), Булат Шакировта (Актаныш). 2000-2002 елгылар арасында Марат Солтанов (Актаныш районы, I), Динис Гәрәев (Илеш, II), Илдар Миргаязов (Актаныш районы,  III) призерлар булдылар.

1997-1998 елгы егетләр арасындагы ярыш аеруча киеренке барды. Шулай да актанышлылар көчлерәк булып чыкты. I урынны Рәмис Вәкилов, II-III урыннарны Руслан Камалов (Илеш), Азат Шәяхмәтов (Актаныш) яулады. Җиңүчеләр Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Иң озайлы - берничә сәгать барган шахмат һәм шашка буенча ярышта интеллект көче, уйлау сәәте укучылар арасында да, зурлар арасында да ачыкланды. Әйтергә кирәк, әлеге ярышлар 2006 елдан башлап, сугыш һәм хезмәт ветераны, «Почет билгесе» ордены кавалеры Камил Зыя улы Камалов призына үткәрелеп, аның балалары -  Әлдәм, Фәнзилә, Гөләндәм, Наил Камаловлар спонсор булдылар.

Шашка буенча  I урынны Назыйф Вәлиев (Йонны авылыннан), II-III урыннарны Зөфәр Гыйләҗев (Тәҗәй), Хәмит Узаманов (Яңа Күктау) яулады.

Шахмат буенча укучылар арасында Алмаз Мәхмүтов  (I, Т.Рахманов ис. урта мәктәп), Денис Закиров (II, 1нче гимназия), Рәмис Талипов (III, 1нче гимназия) иң көчлеләре дип табылды. 10 яшьлек Р.Талипов «Иң яшь катнашучы» дип билгеләнеп, приз һәм Почет грамотасы белән бүләкләнде. Зурлар арасында I урын Риль Фәйзуллинга (Югары Яркәй),  II- Ришат Гарифуллинга (Игмәт), III урын Инзер Аллаголовка (Югары Яркәй) бирелде. Аларга Почет грамоталары, медаль һәм акча-лата приз тапшырылды.

Чын мәгънәсендә спорт  бәйрәменә әйләнгән бу бәйгеләрдә райондашларыбыз көч сынашты, җиңүчеләр билгеләнде, көярмән-нәр канәгать булып калды, ялларын файдалы һәм фәһемле үткәрде.

 

 Йөзүдә иң җитезләре

 Бәйрәм уңаеннан Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә йөзүчеләрне үзенә җыйды. Биредә район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре спортчылары арасында бәйге җанлы үтте.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар  25 метрга ирекле стильдә йөзүдә үзара узышып, иң җитезләре финишка тәүгеләрдән килеп җитте. Бу спортның үзенчәлекләрен белеп, алымнарын өйрәнеп, стартка баскан иң осталары – җиңүчеләр рәтендә.

Ир-егетләрдән әлеге исемлектә Таһир Фәрхетдинов («Җир кадастр бюросы» МУП хезмәткәре) – беренче, Радик Баянов ( 86нчы һөнәри лицей) – икенче, Наил Вахитов (район мәгариф бүлеге) өченче урынны яулады.

Хатын-кызлар да сынатмады: Галимә Фаязова (район мәгариф бүлеге) – беренче, Илсөяр Әюпова («Илеш ветеринария станциясе» ДБУ)- икенче, Айсылу Ситдыйкова («Илеш районы халкын социаль хезмәтләндерүнең комплекслы үзәге» ДБУ) белән Зөһрә Шәрифуллина (86нчы һөнәри лицей) өченче урынга ия булды.

Команда беренчелегенә район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре ирешсә, 86нчы һөнәри лицей белән «Илеш ветеринария станциясе» ДБУ командалары – икенче-өченче урыннарда.

Әйтергә кирәк, ярышта катнашучылар күбрәк булса, бәйге киеренкерәк үтәр иде. Алдагы ярышларда райондашларның активрак катнашуын телисе килә. Үзебездә бассейн булып та, халыкның  шундый мөмкинлектән файдаланмавы гаҗәпкә калдыра. Ә бәйгеләр - үз көчеңне сынап карау мәйданы да, вакытны файдалы үткәрү чарасы да.

 

 Котлыйбыз!

Республика көне уңаеннан Уфа шәһәренең «Акбузат» ипподромында ат ярышлары үтте. Анда  4 яшьлек Орлов токымлы юртаклар арасындагы бәйгедә «Андреевка» җәмгыятеннән (управляющие - Р.Сәетмәгърүпов) «Айсберг» кушаматлы ат катнашып (йөртүчесе – Александр Ким) - беренче урынга һәм БР Хөкүмәтенең төп призына лаек булды.

 

Күптән түгел башкалабызның шәһәр мәдәният сараенда өлкән буын вәкилләренең “Мин яратам сине, тормыш!” дигән республика иҗат фестивале үтте. Анда Югары Яркәй авылыннан хезмәт ветераны Феликс Өммәтов катнашып, “Бию жанры”ның “соло” номинациясендә оста башкаручы буларак, өченче урын яулады һәм дипломга, бүләкләргә лаек булды.

 

«Нур»лы, иманлы авыл

 

Әлһәмдүлилләһи шөкер,   дин-кардәшләр!

Иман белән башкарыла изге эшләр.

Инандырып бәндәләрен хак юлларга

Ак мәчетләр  күтәрелә авылларда,

Ак мәчетләр калкан булыр давылларга

Иман нуры иңгән чакта авылларга!

Аллаһ – бөек.

 Ул бер генә безнең өчен

Мәчеткә кил, нурга коен, артсын көчең.

Пәйгамбәрләр йөргән юлга салыйк эзне,

Аллаһ йорты –  ак мәчетләр көтә безне.

                 Мөнәвис Низами.

Әйе, мәчетле авыл иманлы халык яшәвен, шәфкатьлелек, миһербанлылык хөкем сөргәнен дәлилли.Ул авылның күрке һәм йөзек кашы булып тора.  Рсай авылында да «Нур» дип исемләнгән мәһабәт яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Тау башында урнашкан, кызыл кирпечтән һәм заманча итеп төзелгән Аллаһ йорты бар тирә-якка ямь биреп тора. Ул динебез Исламның тарих сынауларын үтеп, бүгенге көндә яңа сулыш алуын ассызыклады. Моннан 83 ел элек биредә мәчет булган, аның манарасын кисеп, мәдрәсәгә әйләндергәннәр. Арытаба Мәүҗидә Нәҗ-миеваның бакчасы була. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә бу урында яңа бина төзелеп, ул янә үз ишекләрен ачты. Әйтергә кирәк, әлеге изге эш чыгышы белән шушы авылдан булган Ришат Галиев («Молоко» җәмгыяте директоры), Ро-берт Ибраһимов («Урал» җәмгыяте директоры) ярдәмендә башкарылган.

Изге йортны ачу халык өчен күркәм бәйрәмгә әйләнде. Аның тирәсенә иртән үк халык агыла башлады. Рсайлылар гына түгел, чит җирләрдән килгән милләттәшләр дә җыелган иде. Тантананы ачып, авыл мулласы Әлзәм Камалов дога укыды. Имам-ахунд Рөстәм хәзрәт Әбүшахмин халыкны мәчетле булулары белән тәбрикләп, изге теләкләр әйтте. Ул мәчеткә Ислам дине байрагын һәм бүләк итеп Төркиядән сәгать алып килгән булса, Үзәк Диния Назарәте рәисе Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән Роберт Ибраһимовка, Ришат Галиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Рсай авыл советы авыл биләмәсе башыгы Рим Садыйков, Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахунды Рим Шәяхмәтов, Бакалы районы имам-ахунды Фәнәви Галләмов, имам-хатыйб Ибраһим хәзрәт Мәгъдәнов, ве-теран укытучы Вәзимә Әхмәдуллина катнашып, котлау сүзләрен җиткерделәр. Тантанага кунаклар бүләк белән килгәннәр иде. Яшел тасма киселгәч, мәчет эчендә намаз укылды.

Киләчәктә дә Аллаһ йорты буш тормасын, өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә йөрсен, анда намазлар укылып, мөселманнар белән тулы булсын иде.