Общество

Юбиляр түрне бизәр

«Чал чәчләреңнең һәрберсенә баш иябез»

Балаларыңның, оныкла-рыңның кадер-хөрмәтендә, үз йортыңда, гомер буе бергә яшәгән сөйгән ярың белән хәерле картлыкта 80 яшьлек юбилееңны билгеләү – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк.

 Югары Яркәйдә яшәүче Яков Миронович Бунин шушы көннәрдә үзенең күркәм һәм истәлекле гомер бәйрәмен билгели. Ул Дүртөйле районы Киргизки авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтенә алынганга кадәр –колхозда, ан-нан соң Чиләбе өлкәсенең «Копейскуголь» шахтасында эшли.

1959 елда авылдашы Ус-тиния Тимофеевна белән гаилә коралар. Шул ук елны тормыш иптәше юллама буенча Илеш районына тәгаенләнү сәбәпле, Югары Яркәйгә күчеп, яши башлыйлар. «Сельхозтехника» җәмгыятендә мастерской слесаре, водитель, эретеп ябыштыру-чы, аннан соң Илеш май-сыр заводында да эретеп ябыштыручы булып эшли. Бер үк вакытта урта белем ала һәм читтән торып укып, Бәләбәй авыл ху-җалыгы техникумында авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру буенча белгечлеккә ия була. Бу вакытта инде ике кызлары Татьяна һәм Елена туган була. 1972 ел-дан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәрендә электр монтеры, Манчар участогы мастеры булып эшли, шулай ук партия оешмасы секретаре вазифасын да башкара.

Кайда гына хезмәт салса да, үзен һөнәренең остасы итеп таныта. Хезмәттәшләре белән дә ачык, дустанә мөнәсәбәттә була, башлаган эшен һәрвакыт ахырына кадәр җиткерә. Моны төрле инстанцияләрнең күпсанлы Почет грамоталары, «Башкирэнерго» җәмгыятенең Почет кенәгәсенә кертелүе,  берничә тапкыр районның Почет тактасына куелуы дәлилли.

Агымдагы елда тормыш иптәше Устиния ханым белән бергә яшәүләренә 55 ел тулу уңаеннан зөбәрҗәт туе үткәргәннәр. Алар гомер буе тату торып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Зур кызлары Татьяна гаиләсе белән Югары Яркәйдә яши, тормыш иптәше бе-лән ике бала тәрбиялиләр, район үзәк дәваханәсенең аптека мөдире булып эшли. Икенче кызлары Елена - «Роспотребнадзор» идарәсенең Нефтекама бүлегенең әйдәүче белгече, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Уллары Андрей гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши. Балалары, оныклары ара-сында да картәтиләренең юлын сайлаучылар бар.

Тынгысыз Яков Миронович  өлкән булуына карамастан, кул кушырып утырмый - әле дә машина йөртә, бар нәрсәне үз кулы белән эш-ли, хәтта – умартачылык белән шөгыльләнә һәм балаларын, оныкларын тәмле дә, шифалы да бал белән сыйлый. Умартачылык эшенең бар нечкәлекләрен белә,  шуңа күрә башкалар белән дә тәҗрибәсен уртаклаша, күпләр аңа киңәш сорап килә.

әзерге тормыш белән үткәннәрне чагыштырам да, хәйран калам. Элек са-
маннан эшл
әнгән ферма-ларда керосин лампасы яктысында сыер савалар иде. Беренче тапкыр сыер саву аппаратын Шидәледә көйләдек. Аны кушу үзе бер кызык вакыйга булып хәтердә калган.  Югары Яркәй авылы халкы бер колонкадан су ала иде, биредә беренче су торбалары сузганда, эретеп ябыштырганда да  катнаштым. Октябрь электр челтәрендә элек 27 кеше эшли иде, мин беренче диспетчер булдым, - дип искә ала юбиляр.

Әйе, Яков Миронович - тере тарих. Сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы авыр елларның ачлык-михнәтләрен кичерү йөрәгенә эзен салмый калмагандыр. Кечкенәдән әтисез калып, ятимлек ачысын татырга туры килә аңа. Ике кыз, ике малай әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үсеп, аякка басалар, укып, һөнәр сайлап, үз урыннарын табалар. Бәлки, әнә шул сабый-лык вакытындагы әрнү-кичерешләре бүген шатлык-сөенечләр, мул, бәрәкәтле тормыш булып кайтадыр. Һәм ул шуның кадерен белеп, булганына куанып һәм канәгать булып яши.

-Яков - бик эшчән, хуҗалыкчыл, һәр кешегә хөрмәт белән карады, беркем белән дә сүзгә килешеп йөрмәде. Һәрвакыт гадел, тырыш, төгәл булды, балаларны бик ярата. Әти һәм картәти буларак та, тормыш  иптәше буларак та, ышанычлы гаилә башлыгы. Әле дә, Аллага шөкер, бик матур яшибез, - диде гомер юлдашы Устиния Тимофеевна.

 Чынлап та, бергә матур картайган бу хөрмәтле ке-шеләрнең йортыннан нур бөркелеп, бәрәкәтлелек сирпелеп тора. Балалары, оныклары белән арала-шып яшиләр.  Ап-ак чәчле, булдыклы, уңган, яхшы күңелле аксакалга балалары, оныклары сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы теләп: «Чал чәчләреңнең һәрберсенә баш иябез», - диләр.

   Алсу Басыйрова.