Общество

Якташларыбыз яхшы хезмәт итә

Фәнзил - ышанычлы ил сакчысы

Районыбыз егетләре хәрби бурычларын намус белән үти. Сүлте авылында яшәүче Лилия Нәсибуллинага улы Фәнзил хезмәт иткән частьтән килгән Рәхмәт хаты  – моңа ачык мисал.

«Хөрмәтле Лилия Тимерзаһит кызы! Улыгыз Фәнзил Ногинск шәһәренең барлыкка килүенең 232 еллыгына багышланган тантанада актив катнашты.  Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 179нчы Коткару үзәген яклап чыгыш ясаганда, сезнең улыгыз куелган бу-рычны үтәүдә  зур тырышлык күрсәтте. Үзәк командование  улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтләрен җиткерә» - диелгән хат юлларында.

Әйе, бу сүзләргә Лилия Тимерзаһит кызы лаек. Ул гомере буе Сүлте авылында фельдшер булып эшли. Кызы Айгөл белән улы Фәнзилне ялгыз үстерүенә карамастан, аларга тиешле тәрбия биргән.

Фәнзил дә әнисе йөзенә кызыллык китерми. Сүлте урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, белемен Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында -биология факультетында дәвам итә. Өстәвенә, ландшафт дизайны курсын тик 5 билгеләренә генә тәмамлап, өстәмә белем дә алырга өлгерә.

Декабрьдә хезмәте тәмамлана да инде Фәнзилнең. Аны өендә туганнары, авылдашлары, барыннан да ныграк, әнисе, тормыш иптәше Әлфидә һәм бәләкәч кызы Камилла сагынып көтә.

Гөлназ Тимерханова.