Общество

Хәтер

Җырым калсын үткән юлымнан…”

Җыр-бию, гомумән, сәнгатьне яраткан, эшчән халкы белән дан тоткан, Актаныш якларында туып-үскән талантлы кешеләр турында район “Маяк” гәзитендә мәкаләләр басылып тора. Мин дә абыем, талантлы музыкант, композитор Рәшит Шәйгәрдән улы Рәхимов турында язарга булдым.

Абыем 1950 елның 8 апрелендә матур табигатьле, һәр яктан урман белән әйләндереп алынган Каенлык авылында (ТРның Актаныш районы) туа. Халык әйткәндәй, нәселебез төшеп калганнардан түгел. Безнең ерак әбекәй Гыйльмеҗиһан Мөхәммәтова - “Коммунизмга” колхозының атказанган колхозчысы һәм хәтта Мәскәүдә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашу бәхетенә ирешә, берничә  медаль, орден белән бүләкләнә. Әткәйне, урманчы булгач, шунда эшләргә җибәр-гәннәр. Алар яңадан туган авылларына – Теләкәйгә кайтканнар.

Әле дә хәтердә, безнең әткәй скрипкада уйный, әнкәй бик матур итеп җырлый иде. Рәшиткә дә гармуннар алып бирделәр. Беренчесен – тальянын бик кадерләп йөртте, безгә тоттырмады да. Яңадан – хромкалы, аннан инде баянлы булды. Ә безгә (кызларга) мандолина алдылар.

Рәшит һәрберсендә бик оста уйнарга өйрәнде. VII-VIII сыйныфларда нотага карап, баянда сыздырта иде инде. Безгә Иске Җияш авылыннан Вәгыйзь исемле агай керештерә иде. Ул да абыема музыка теориясен үзләштерергә ярдәм итте.

Мәктәпне тәмамлагач, Рәшит Әлмәт музыка училищесына укырга керде, яхшы билгеләренә өлгәште. Арытаба укуын Казан шәһәрендә дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин, “берәр ел эшлим әле” дип, Актанышка кайтты. Биредә «Агыйдел» җыр һәм  бию ансамблендә биюче кыз Зөһрә белән танышып, тормыш кордылар, ике кызга гомер (хәзер биш оныклары бар) бирделәр.

1976 елда Илеш районының музыка мәктәбенә директор итеп эшкә чакыралар абыйны. Ул анда күпкырлы эш алып бара: яңа бүлекләр ача һәм балаларның һөнәри белемнәрен күтәрүгә үзенең лаеклы өлешен кертә. Үзе, талантлы баянчы буларак, 1976 елда Бөтенсоюз фестивалендә “Югары башкару осталыгы өчен” дигән лауреат дипломы белән бүләкләнә. 2006 елда Марс Латыйпов исеменә багышланган үзешчән композиторларның беренче ачык зона бәйгесендә дипломант була. Гомумән, аның диплом һәм грамоталары бик күп.

 “Без бу көнне 1976-1994 елларда мәктәп директоры булып эшләгән үзешчән композитор, 80гә якын җыр авторы, баянчы, төрле фестивальләр, республика конкурслары лауреаты Рәшит Шәйгәрдән улы Рәхимов (мәрхүм) хакында җылы хисләр белән искә алабыз”. Илеш районы балалар сәнгать мәктәбенә нигез салынуның 45 еллыгында әйтелгән бу сүзләр – туганымның хезмәтенә тагы бер зур бәһа.

Әйе, абыебыз бик та-лантлы музыкант булды. Ул Сара СадыйкованыңҖидегән чишмәҗырын беренче тапкыр үзенә уйнап күрсәткәнен; Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева кебек йолдызларны баянда уйнап җырлатканын, чит илләргә концертлар куярга баруларын сөйли иде. Тыйнак булды, беркайчан да мактанмады. “Рәшит, син көйләр дә язасың, уйнап күрсәт әле” дигәч: “Хәзер бөтен кеше дә көй яза”, - дип, сөйләшүне икенчегә бора иде. Нишлисең, исән чакта кешенең кадерен белмибез шул. Үкенәм, ныклап сорашмаганбыз, хәзер ноталарын алып, өй-рәнеп йөрим: бик матур көйләр. Киләчәктә Рәшитнең җырларын китап итеп чыгарырбыз, дип торабыз.

Кыска булды шул абыемның гомере. Ашыккандыр, авырып ятканда да өч җыр язган:

“Газиз халкым җанын җылытырлык

Җырлар калсын үткән юлымнан”

 (Резеда Вәлиева сүзләре).

Әйе, бик күп җырлары калды үткән юлыннан абыемның. Аларны тыңлап, үзен искә төшерәбез, юксынабыз, сагынабыз…

Сәрия Ганиуллина-Рәхимова.

Татарстан Республикасының Актаныш районы Такталачык авылы.