Общество

11 октябрь – Башкортстан Республикасының суверенлык турында декларация кабул итү көне

Тотрыклы үсеш, социаль иминлек юлыннан

Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Хөрмәтле райондашлар!

11 октябрьдә Республиканың Дәүләт мөстәкыйльлеге алуына 23 ел тула. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен кадерле бәйрәм булып тора. Аның нәтиҗәсе – республиканың, районыбызның уңышларында, халыкның тыныч, матур тормышында, милләтләр дуслыгында, кыскасы, тотрыклы үсеш, социаль иминлек юлыннан баруыбызда.

Дөресен әйтергә кирәк, Дәүләт суверенитеты хакында декларация кабул ителгәннән соң, Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Республика Русиянең куәтен арттыручы көчле, икътисади яктан үскән төбәкләр рәтендә тора.

Һәм, әлбәттә, суверенитетның районыбызның бар яклап үсешенә дә тәэсире гаять зур. Авыл эшчәннәре ел саен ашлык, терлекчелек продуктлары җитештерү бу-енча яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ашлык җитештерү күләме буенча республиканың 5 алдынгы районы исәбендә торабыз. Һава шартларының игенче алдына зур сынаулар, кыенлыклар куюына карамастан, агымдагы елда урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләдек, тиешле күләмдә орлык фонды, җәмәгать малларына җитәрлек азык запасы, халыкка тарату өчен җиткелекле ашлык тупладык. Үткән тугыз айда район буенча 21393 т сөт, 2528 т ит җитештерелде. Хәзер хуҗалыклар маллары кышкы шартларда асрауга күчерелде. Болар барысы да БР Президенты Р.З.Хәмитовның, Хөкүмәтнең турыдан-туры ярдәме белән тормышка ашырылды.

Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән төрле чаралар, төрле тәгаенләнештәге субсидияләр басуларда бөртекле, мал азыгы культураларының корылыкка чыдам, мул уңыш бирүче сортларын үстерергә, хуҗалыкларның машина-трактор паркларын куәтле заман техникасы белән тулыландырырга мөмкинлек бирде. Район Башкортстанда беренчеләрдән булып “500 сөтчелек фермасы” республика максатлы программасына кереп, аның нигезендә 9 хуҗалык фермаларына модернизация, реконструкция үткәрелеп, бүген алар терлекчелек продукцияләре җитештерүне яңа технологияләр нигезендә алып бара. Июль аенда районда “Басу көне” республика семинар-киңәшмәсе үтеп, анда Президентыбыз Рөстәм Зәки улының “Авыл хуҗалыгы тармагында белемне даими камилләштереп һәм яңартып торганда гына алга омтылыш була. Әгәр дә без заманча технологияләрне үзләштермибез һәм кулланмыйбыз икән, үсеш процессы бик акрын барачак. Шуңа да без күрсәтер эшләре, уртаклашыр тәҗрибәләре булганнардан өйрәнергә тиешбез. Илеш – нәкъ шундый төбәкләрнең берсе”, дип эшчәнлегебезгә уңай бәя бирүе хезмәтебезгә йомгак ясап, киләчәктә тармакта ирешелгәннәрне тагы да арттыру бурычын куя. Моның өчен иң мөһим нәрсәләр – Хөкүмәт тарафыннан һәряклап ярдәм, барыннан элек, эшчән халкыбыз бар.

Республика икътисадының динамикалы үсеше социаль төзелештә масштаблы бурыч-максатларны хәл итү өчен ныклы фундамент салуга мөмкинлек бирде. Соңгы өч елда гына да район үзәгендә төзелгән 3 ике һәм өч катлы йортлар, бар халык тырышлыгы белән яшәгән төбәкне төзекләндерүгә юнәлтелгән өмәләр һ.б. чаралар Югары Яркәйнең ин-фраструктурасына яңа сулыш өрде. Халык яшәешендәге үзгәрешләр хакында сөйләп тә торасы юк, барысы да – күз алдында. Югары Яркәйдәге яңа микрорайоннар, авылларда шәхси кешеләр төзегән берсеннән-берсе матур йортлар үзе үк халыкның мул, бай тормышта яшәвен аңлата. Аларның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен яхшырту максатында быел гына да 11 км озынлыгында юллар асфальтланды, 49 километрына ком-таш түшәлде, 24 км озынлыкта су торбасы сузылды, 8 өр-яңа су башнясы куелды, ә “зәңгәр ягулык” – һәр өйдә. Бездә авыл кешесе шәһәрнекенә  караганда күпкә яхшырак яши, дип әйтер идем. Һәр кешенең үз ихатасы булып, анда яшелчә-җимеш үстерә, мал, кош-корт асрый. Хөкүмәт бу мәсьәләдә дә булышлык итә - төрле ссудалар белән ярдәм күрсәтә. Өстәлләрдә - экологик яктан чиста, иң мөһиме, үз җирлегебездә җитештерелгән продукция. Бүген  аларны җитештерү белән шөгыльләнүче Илишмолоко”, “Илишхлеб” муниципаль унитар предприятиеләре, “Молоко”, “Илишмясо” җәмгыятьләре уңышлы эшчәнлек алып бара. Республика җитәкчелеге тарафыннан бизнесны үстерүгә юнәлтелгән программаларга нигезләнеп, финанс ярдәменә таянып, районда 950 эшкуарлык субъекты халыкка тугры хез-мәт итә. Өлкәннәр, яшьләр, балалар проблемасы да - һәрчак игътибар үзәгендә.

Нәрсә генә әйтсәк тә, суверенитетның безгә файдасы күп булды. Бу мәгариф, медицина, мәдәният өлкәләрендә дә күренә. “Авылның социаль үсеше” федераль, республика максатлы программалары нигезендә соңгы ике елда төзелгән 5 фельдшер-акушерлык пункты, “Земский доктор” программасы рамкаларында район үзәк дәваханәсенә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә конкрет ярдәм, Түбән Яркәйдә ачылган лицей, балалар бакчасы – баланы үстерү үзәге, капиталь ремонт ясалган мәктәпләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре һ.б. – шуларның ачык мисалы. Һәм бу яхшылыкларга илеш-леләр конкрет эш белән җавап бирә - педагогларның, җырчыларыбызның Гран-при, грант яулавы,аерым спорт төрләре буенча районның республикада гына түгел, Русия күләмендә танылу алуы, социаль өлкәдә актив эшләп килгән төрле түгәрәкләр, халыкның рухиятен баетуга, шулай ук тәрбияви мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән, яшьләргә ярдәмгә чакырылган мәдәни чаралар шул хакта сөйли.

Республиканың дәүләт суверенлыгы турында декларацияне кабул итүе вакыт сынавын уңышлы үтте – ул халык ихтыяҗ-ларына җавап бирә. Бу шунда күренә: без күпкә яхшырак яши башладык – кешеләр йорт төзи, һәр гаиләдә диярлек җиңел автомашина бар, балалар  ВУЗларда, урта махсус уку йортларында укый, чөнки халыкның яшәешен яхшырту, аларның иҗади потенциалын үстерү – республика Хөкүмәте, муниципаль район хакимияте сәясәтенең төп юнәлеше. Гомумән, районда һәр эш “кеше өчен, кеше мәнфәгатьләре хакына” дигән принциптан чыгып эшләнә. Район хезмәт ияләре моңа җавап итеп, һәр участокта тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтерләр, республиканың, Илешебезнең прогресс юлыннан алга баруына булышлык итәрләр, дип ышанам. Һәр илешлене Башкортстанның төп бәйрәме – Республика көне белән ихлас котлыйм, һәр гаиләгә иминлек, бәхет телим.