Общество

Табын түрендә - алтын парлар

50 ел бергә - гомергә

Республиканың дәүләт мөстәкыйльлеге алуы - бик күп яхшы башлангычларга нигез салган, электән булганнарына яңа сулыш өргән, мөһим сәяси вакыйга ул. 50, 60… ел бергә яшәгән гаилә парларын билгеләп, алар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрү – шуларның берсе.

Суверенитет биргән бу бәхет күптән түгел Череккүл авыл советы авыл биләмәсе территориясенең Түбән Череккүл авылында яшәгән Мөслимә һәм Әхнәф Зыязовлар, Әлфинә һәм Әлфин Арыслановлар өлешенә дә төште – Түбән Череккүл авыл мәдәният йортында урындагы хакимият, Куйбышев ис. кооператив оештыруында чара узды.

Әхнәф Гыймазетдин улы бер күрүдә Әшмән чибәре Мөслимә Мәхмүтҗан кызына гашыйк була. Сылукай да егетне читкә типми һәм күп тә тормый яшьләр гөрләтеп туй үткәрәләр. Килен кеше терлекчелектә эшли, яхшы итеп дөньясын көтә, балалар үстерә, 18 ел – биатасы, 36 ел бианасы белән тату яшәп, хезмәтендә яхшы уңышларга ирешеп, лаеклы ялга чыга. Әхнәф дә гомерен Куйбышев ис. хуҗалыкка багышлый.Икесенең дә тырышлыгына төрле медальләр, Почет грамоталары,Рәхмәт хатлары дәлил булып тора. Өлкәннәр бүген дә матур итеп дөнья көтеп, умарта асрап, кызлары Рәмзия, уллары Мирсәет, Азат гаиләләренә, 7 оныкларына, 2 оныкачларына терәк булып яшиләр. Бер-берсен кайгыр-тып, хәстәрләп гомер йомгагын сүтүче бу пар – күпләргә үрнәк.

Арыслановларның да бәхетле тормышы һәркемне сокландыра. Хезмәт юлын туган колхозында шофер буларак башлаган Әлфин Гайнелгали улы  Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм хәтсез елларын агроном һөнәренә багышлый, “РСФСРның атказанган агрономы” исеменә лаек була, пенсиягә киткәнче, Череккүл авыл советы рәисе булып эшли. Аның кебек ир-егетләр турында “уңган да, булган да” дисәләр, Әлфинә Гариф кызына тугры хатын, яхшы ана, дигән сүзләр тап килә. Ул 34 ел Түбән Череккүл авылы медицина пунктында санитарка булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Арыслановлар 3 балага гомер бирәләр.

Алтын парларны авыл биләмәсе башлыгы Халит Авзалов, кооператив рәисе Вадим Авзалов тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Аларга балалары, элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары котлаулары кушылып, шулай ук Түбән Череккүл авылы китапханәчесе Гөлназ Шакированың якташыбыз, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның илешлеләргә багышланган “Бәхет турында легенда” китабына анализ ясап, кооперативның, алтын парларның аерым вәкилләренең үткән юлына байкау ясап, авылдашларның биографиясенә яңа битләр өстәде.

Урындагы хакимият янындагы хатын-кызлар советы рәисе Фәнизә Әзеһәмова әзерләгән, алып барган чарага Әлфия Локманова, Рәфил Әзеһәмов, Мәдинә Рамазанова, Рәфинә Әхмәтова, Рәүфәнә Сәетова, Рөстәм Әхмадуллин, Радмир Гәрәев җырлары белән ямь өстәп, алтын парларны яшьлек урамнарыннан уратып, бәхетле картлыкларына алып килде.

Фикус Сәетов, авыл хәбәрчесе.

Түбән Череккүл авылы.