Общество

Юбиляр түрне бизәр

Хезмәт чыныктырган аны

Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, гади тормыш юлы үтеп, абруй һәм ышаныч яулаган белгечләр районыбызда байтак.  Югары Череккүл авылында туып-үсеп, тормыш иптәше Зәйнәп Әскатулла кызы белән шунда ук күркәм йорт тергезеп, бүгенге көндә матур дөнья көтүче, шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләүче  З.Разов та шундый кешеләрдән санала.

 Маһисәүдә һәм Гафуртдин Разовлар гаиләсендә туган Заһир кече яшьтән үк авыл тормышының бар авырлыгын тоеп, хезмәтнең тәмен татып, икмәкнең кадерен белеп үскән. Шуңа күрә дә Түбән Череккүл - сигезьеллык, Андреевка урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, күңеленә якын булган игенчелек тармагын сайлап, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштерә. Арытаба Башкорт дәүләт аграр университетында әлеге белгечлек буенча белемен камилләштереп, беренче хезмәт юлын Ульянов ис. колхозда (“Манчар” производство участогы) башлый. Яшь белгечнең үз эшен яратып башкаруын күреп, С.Юлаев ис. колхозга баш агроном итеп билгелиләр. Арытаба биредә партия оешмасы секретаре, КПСС  район комитетының оештыру бүлегендә инструктор булып эшләгәндә дә үзен инициативалы, максатчан итеп күрсәтә. Берничә карьера баскычларын үтеп, 15 ел дәвамында «Илеш районы буенча республика үсемлекләрне саклау станциясе»ндә начальник ва-зифасын башкара.

-Районда гына түгел, республика агрономнары арасында да бай тәҗрибә туплаган, белемле белгеч хезмәтенең бар нечкә-лекләрен белеп башкарды. Станциядә җитәкче  ва-зифасын үтәгәндә бердәм коллектив туплады. Аның кул астында эшләгән хез-мәткәрләр бүген һөнәри әзерлекле,  төпле белемле булулары белән аерылып тора,- ди юбиляр турында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге.

 2011 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр Куйбышев ис. кооператив рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары булып эшли Заһир Гафуртдин улы. Әйтергә кирәк, 41 еллык  эш дәверендә ул үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә. Моны РФ һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, муниципаль район хакимиятенең күпсанлы Почет грамоталары һәм  Рәхмәт хатлары, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булуы ачык дәлилли.

-Без - партия чыныктырган солдатлар. Ул вакытта ил кайда кушса, шунда эш-ләдек, авырлыклардан куркып тормадык. Республикабызның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итеп, үзаллылык алуы тагы да уңышлар яуларга, чәмләнеп эшләргә  илһам, дәрт өстәде,  - ди ул.

Техникумда укып йөргән елларда бухгалтерлар төркемендә белем алучы Зәйнәп белән таныша. «Күңелен тиз генә яулап алып булмады, 5 ел артыннан йөрдем», - дип елмая юбиляр. Яшьләр бер-берсен сынаганнан соң, гомер сукмагыннан бергә атлый башлыйлар, гаилә коралар. Агымдагы елның июнь аенда  бергә торуларына 35 ел тулуны билгеләгәннәр.

-Килен булып төшкәч, Илеш халкының эшчәнлегенә һәм тырышлыгына хәй-
ран калган идем. Алар кырмыска кебек, гел эш бел
ән мәшгульләр. Заһирның да тынгысызлыгына, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүенә сокланам. Агроном вазифасын башкарганда, бигрәк тә җәй айларында, иртә таңнан төнге 12 гә кадәр гел хезмәттә булды, - ди гомер юлдашы.

Авылдашлары, хезмәттәшләре арасында да З.Разовның йөзе якты, чөнки ул бар гомерен тырыш хезмәттә үткәреп, намусына тап төшермәде.

Алсу Басыйрова.