Общество

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлегендә

Социаль туризм программасыннан файдаланыгыз

«2012-2016 елларда БРда эчке һәм тышкы туризмны үстерү» озайлы вакытка исәпләнгән максатлы программа эчендәге «Башкортстан Республикасында социаль туризмны үстерү» программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

 

Әлеге программада яшәү урыны буенча Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән гражданнар: «Русия Федерациясендә хезмәт пенсиясе турында»гы Федераль законга ярашлы картлык буенча хезмәт пенсиясен (60 яшьлек ир-егетләр, 55 - хатын-кызлар) алуга хокукы булганнар; «РФдә инвалидларны социаль яклау турында»гы Федераль законга ярашлы инвалид дип исәпләнгәннәр; коляскалы инвалидлар һәм аларны озатып баручылар; инвалид балалар һәм аларны озатып баручы кешеләр катнаша ала.

БР Хөкүмәтенең 2013 елның 11 сентябрендәге 409 нчы карары белән әлеге программага үзгәрешләр кертелде. Агым-дагы елда туристик путевканың хакы исемле сертификат формасында субсидияләнәчәк. Әйтергә кирәк, сертификат кыйммәтле кәгазь түгел һәм аны башка кешегә тапшыру мөмкин булмаячак.

Шул ук вакытта сертификатның номиналь хакы, табышның билгеле дәрәҗәсен исәпкә алып (барлык төр табышлары 7885,50 сум күләменнән артмаска тиеш), пенсионерлар һәм инвалидлар,коляскалы инвалидлар, шулай ук инвалид балалар һәм аларны озатып баручы өчен -12 мең, калган гражданнар өчен -8 мең сум.

2011-2012 елларда чиратка баскан гражданнардан гаризалар кабаттан кабул ителмәячәк. Шул ук вакытта аларның чираты саклана. Учетта торучы гражданнарның гаризалары кабаттан теркәлми.

Агымдагы елда районда квотаны бүлү түбәндәге рәвештә башкарылды -маршрутлар буенча: республика санаторияләренә- 6, БР буенча социаль турларга (санаторийләрдән тыш) – 15, РФ буенча – 3, чит илгә 3 кеше сәяхәткә барды; сертификатлар күләме: коляскалы инвалидлардан һәм инвалид балалардан – 2, билгеле табыш дәрәҗәсе булган пенсионерлардан 2 кеше бу мөмкинлектән файдаланды.

2011-2012 елларда барлыгы 698 граждан чиратка басты.

Югарыда билгеләнгән гражданнар категориясен программада катнашу өчен район хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлегенә Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17нче йорт (23 нче бүлмә) адресы буенча килеп язылырга чакырабыз. Үзегез белән паспорт, пенсия таныклыгы яки инвалидлык буенча белешмә булырга тиеш.

Татьяна Васильева, район хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы.