Общество

Кеше һәм яшәеш

Малларны караучысыз йөртмик

Тирә-ягыбызны тәртиптә тоту, төзекләндерү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, районыбызның яшәешендә мөһим роль уйный. Моны без һәрдаим оештырылган өмәләрдә, урамнарга утыртылган чәчкәләрдә күрәбез.

Әйтергә кирәк, көз айлары җитсә дә, клумбалардагы кашкарыйлар, бархатцылар күз явын алып, тирә-юньне ямьләп утыралар. Аларны утырту, үстерү һәм тәрбияләүгә махсус бригада эшчеләре һәм район үзәгендәге мәктәпләр укытучылары, укучылары күп көч, вакыт сарыф иттеләр.

Ләкин күп тапкырлар әйтү-кисәтүгә карамастан, район үзәгендә караучысыз маллар – сыерлар һәм кәҗәләр иректә йөрүләрен дәвам итә. Алар чәчкәләрне таптыйлар, хәттә агачларга да зыян салалар. Бигрәк тә Революцион, Ленин, Со-вет, Тынычлык, Свердлов, Беренче май урамнарында яшәүчеләрдән шикаять-зарланулар күп килә. Аерым гражданнарның урамда кәҗәләр «патшалыгына» ирек куюы Яркәй авыл советы авыл биләмәсе Советының “Йорт хайваннарын асрау турында кагыйдәләре”н бозу гына түгел, хәтта җинаятькә тиң гамәл булып тора һәм моның өчен мал хуҗасын җавапка тарттыру каралган.

Яркәй авыл биләмәсе Советы кабул иткән кагыйдәләрнең 3.3, 3.6 пунктларына ярашлы, йорт хайваннарын җәмәгать урыннарында - тротуарларда, газоннарда, торак йорт алларында, балалар мәйданчыкларында, магазин, ашханә һ.б. янында йөртү катгый тыела. Әгәр санап үтелгән урыннарга зыян салынса, моның өчен мал хуҗалары җаваплы. Малларны йөртү һәм көтү бары тик хуҗалары яки алар яллаган кеше (көтүче) тарафыннан башкарылырга тиеш. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, 6.1-6.5 пунктларда әйтелгәнчә, урамда яки җәмәгать урыннарында йөргән йорт хайваннары вакытлыча тоту өчен тәгаенләнгән махсус урынга ябылачак, мал хуҗалары малны тоту, ашату, йөртү, кирәк очракта, күрсәтелгән ветеринария ярдәме өчен барлык чыгымнарны да каплатырга тиеш. Әгәр дә закон тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә хуҗалары килмәсә, ул “хуҗасыз” дип исәпләнеп, ит комбинатына озатылачак.

Ваемсызлык – начар күренеш, тирә-яктагы матурлыкны саклыйк, малларны караучысыз урамнарда йөртүне туктатыйк!

Алсу Мослыхова, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары.