Общество

Бердәм «Ышаныч» телефоны оештырылды

Бердәм Русия” партиясе инициативасы белән агымдагы елның 17 сентябреннән “Ныклы гаилә” проекты рамкаларында Башкортстан Республикасында психологик ярдәм күрсәтүне һәм суицид тенденцияләрен профилактикалауны камилләштерү максатында 8-800-7000-183 номерлы бердәм «Ышаныч» телефоны оештырылды.

Әлеге номер биш хезмәтне берләштереп, алар халыкның төрле категорияләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтә. Ул тәүлек әйләнәсенә һәм аноним, конфиденциаль рәвештә башкарыла. Республиканың барлык территориясе буенча стационар һәм кәрәзле телефоннардан шалтыратулар бушлай кабул ителә.