Общество

Чараларда

Предприятиегә – экскурсия

Мәктәп укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү максатында район мәгариф бүлеге һәм «Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан күптән түгел «Илеш икмәге» МУПка экскурсия оештырылды. Анда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп һәм Түбән Яркәйдәге лицейның 9-10 сыйныф укучылары катнашып, предприятие эшчәнлеге, камыр басучы һәм икмәк пешерүче һөнәрләре белән якыннан танышты. Шулай ук укучылар мичтән яңа чыккан камыр ашларыннан авыз итте. Аларны икмәк пешерү серләре һәм технологиясе белән предприятие технологы Айгөл Хафизова таныштырды.

Әйтергә кирәк, әлеге экскурсия мәктәп укучылары өчен фәһемле булды. Киләчәктә алар әлеге һөнәрләрне сайларлар, районда үз урыннарын табып, кирәкле гражданнар булырлар, дигән теләктә калабыз.

Гөлназ Тимерханова.


Кабул итүләр үтә

15 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Дүртөйле шәһәре, Зарипов урамы, 5/а адресы буенча урнашкан РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Респуб-ликасы буенча тикшерү идарәсенең Дүртөйле районара тикшерү бүлеге бинасында Русия Федерациясе тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Дүртөйле районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Рөстәм Динар улы Йомагужин РФ тикшерү комитеты вәкаләтләренә кергән сораулар буенча шәхси кабул итүләр үткәрә.

Кабул итүләрдә катна-шырга теләүчеләргә алдан Дүртөйле районара тикшерү бүлеге канцеляриясенә мөрәҗәгать итәргә, яки 8(34787) 3-10-92 телефоны аша язылырга кирәк.



Юбиляр түрне бизәр

Хезмәте белән абруй казанды

Рәвис Газизҗан улы Зари-повны районда белмәгән кеше сирәктер. Югары максатлы, изге күңелле, таләп-чән, булдыклы җитәкче менә ничә еллар инде «Илеш МТС» җәмгыятенә җитәкчелек итә һәм предприятие ел-ның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп килә. Гомумән, яңа тех-нологияләргә нигезләнеп, терлекчелек тармагында да, басучылыкта да югары уңыш яулау өчен күп көч салына.

Рәвис Зарипов 1963 ел-ның 10 ноябрендә Флүсә Шәрип кызы һәм Газизҗан Гыйлемхан улы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе колхозда төрле эш башкарса, әтисе 45 ел буе механизатор булып хезмәт юлы үтә. Тырыш, уңган гаиләдә үскән Рәвис Теләкәй сигезьеллык мәктәбеннән соң, Уфа төзелеш техникумы талибы булып ки-тә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, армия сафла-рында хезмәт итеп, чыныгу алгач, башкаланың Октябрь районы эчке эшләр бүлегендә - кинолог, Дүртөйле кошчылык фабрика-сында инженер, директор урынбасары вазифаларын башкара. Рәвис Газизҗан улы әйтүенчә, шул елларда ул төгәллеккә, таләпчәнлек-кә, җаваплылыкка өйрә-нә, чөнки монда һәр эшне вакытында үтәргә кирәк - иртәгәгә калдырырга ярамый.

Арытаба бәхетен тик туган җирендә, дип исәпләгән егет, Югары Яркәй-дәге ит комбинатына директор урынбасары булып кайта. Принципиаль булуын, оештыру сәлә-тен күреп, аны «Октябрь» колхозы рәисе итеп билгелиләр. Тиздән Р.Зариповның хезмәт биогра-фиясендә яңа бит ачыла. Ул 2001 елдан бүгенгә кадәр «Илеш МТС» җәмгыя-тендә директор вазифасын уңышлы башкара. Әлбәттә, эшне башлап җибәрүе җиңел булмый. Һәр эшче белән уртак тел табып, олы буын кешеләренең тәкъдименә, фикеренә колак салгач, нәтиҗә дә озак көттерми - ирешкән уңышлары өчен шул ук елны республика-да МТСлар арасында бе-ренчелекне алып, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көнендә дипломга ия була-лар. Гомумән, коллектив белән уртак тел таба алган, компетентлы һәм эшлекле җитәкчененең абруе арта. Җәмгыять 2004 елда 500 гектар җир алып, хәзер инде ул -7 мең гектардан ар-тык. Элек коллективта 30 хезмәткәр булса, бүгенге көндә 100 дән артык туп-ланган.


Подробнее...

Котлыйбыз!

Күптән түгел Уфа шә-һәрендәге УЗЭМИК мә-дәният сараенда дүр-тенче тапкыр «Алтын Урал» халык иҗади премиясен тапшыруга багышлан-ган тантаналы чара үтте. Әйткәндәй, ул 2010 елдан башлап «Седой Урал» гәзите оештыруында уздырыла. Республика басмасы мөхәррире Гөлфия Шәвәлиева - әлеге проектның инициаторы. Тәү-геләрдән булып югары бүләккә мәдәният һәм сәнгать әһелләре - ша-гыйрьләр Роберт Паль, Әхмәр Үтәбай, актер Олег Ханов, БР һәм ТРның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, композитор Роза Сәхәүт-динова һ.б. ия булды. Быелгы бүләкләнүчеләр ара-сында райондашыбыз Әлфия Гариф кызы Сабированың (әлеге көндә Муса Гәрәев музее директоры) булуы – зур куаныч. Аңа «Илеш телерадио-компаниясе» МАУдагы нәтиҗәле эшчәнлеге, намуслы хезмәте өчен республиканың «Алтын Урал» ха-лык иҗади премиясе - Диплом һәм алтын йө-гертелгән хәрефләр белән язылган тәлинкә-су-венир тапшырылды.

 

***

Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, йөзү остасы Радмир Исхаков 2006 елдан бирле ДЮСШ-2 дә тренер-укытучы Рәфидә Миңнекәева җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, ул үзенең тырышлыгы, максатына ирешүчәнлеге нәтиҗәсендә хә-рәкәт итү аппаратына зыян килгән инвалидлар арасында йөзү буенча республика комплекслы спартакиадаларында 2010-2013 елларда рәттән призлы урыннар алуга иреште.

Күптән түгел Радмир тагы да зур уңышка иреште – олимпия чемпионы Вениамин Таянович призына барлык категория инвалидлар арасында йөзү буенча Русия ачык турнирында катнашып, брасс стилендә 50 м йөзеп, II урын яулады.



Вниманию населения района!

Администрация муниципального района Илишевский район извещает население района о проведении проектных работ по объекту «Биологические очистные сооружения в с.Нижнеяркеево Илишевского района РБ». Предложения и замечания по проведению проектных работ принимаются в отделе архитектуры и жизнеобеспечения администрации района до 15 ноября 2013 года.


Страница 10 из 206