Общество

Хезмәт вакансияләре базарында

Эшкә рәхим итегез!

1. Район үзәк дәваханәсенә даими эшкә берәр гомум практика табибы (эш хакы – 8628 сум), табиб-рентгенолог (10800) таләп ителә.

Адрес: Югары Яркәй авылы, Хо-дайбердин урамы, 1.

Телефон: 5-14-00, 5-17-21, 5-17-22.

2. Район полиция бүлегенә даими эшкә бүлек начальнигы урынбасары-полиция начальнигы кирәк. Хезмәт хакы – 19 мең сум.

Адрес: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 33. Телефон: 5-11-57, 5-19-13, 5-10-67.

3. XXII партсъезд ис. кооперативка даими эшкә ветеринария фельдшеры (эш хакы - 5600 сум) кирәк.

Адрес: Базытамак авылы. Телефон: 5-54-09, 5-55-19.

4. “Илеш” кооперативына даими эшкә баш агроном, баш инженер, баш зоотехник, энергетик (айлык хезмәт хакы – 6700 сум), 2 механизатор (6800), 2 машина белән сыер саву операторы (6500) кирәк.

Адрес: Илеш авылы, Совет урамы, 18. Телефон: 5-48-31, 5-48-30.


Подробнее...

Чараларда

Яңа сезон ачылды

Тынгысыз җәй айларында бераз җыр-моңнан тынып торган мәдәният учреж-дениеләре җиң сызганып, яңа иҗат сезонын башлап җибәрде. Әйткәндәй, узган атнада район мәдәният сарае коллективы сезон ачуга багышлап “Көзге гөлләмә” дип исемләнгән бай концерт программасы белән тамашачыларны сөендерде.


Подробнее...

Арабызда яхшы кешеләр

Авылдашыма сокланам

Ямьле табигать кочагында - ур-маннар арасында урнашкан Торачы авылында Мирзагали белән Гадәния Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә бишенче бәби көтәләр. Ике уллары – кыз бала, ә ике кызлары малай туганын телиләр. Ниһаять, өметләнеп көткән көн килеп җитә, гаиләгә бәхет өстәп, кыз бала туа. Зөлфирә исемле кыз абыйлары һәм апалары өчен зур куаныч була. Тыныч, елмаеп кына торган кызыкай туганнарының тормышына ямь өстәп, аларның мәхәббәтен, ихтирамын үзенә җәлеп итә. Әни-әтиләре кулына эләкми дә диярлек, һәрберсе сөя, иркәли, назлый. Әмма ул иркә түгел, уңган, зирәк, акыллы, олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып үсә.


Подробнее...

Котлыйбыз!

Башкортстан Республикасы Президенты Указына ярашлы, «Газ-сервис» җәм-гыятенең «Дүртөйлегаз» филиалының Илеш районы эксплуатация хезмәтенең электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Ләис Әбделмәлих улы Баянов Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.


Бүләкләнү уңаеннан

Гомеренең матур мизгеле

Базытамак авылы мәдә-ният йорты - төрле чаралар аша, шулай ук төбәкнең мәртәбәле кешеләре үрнә-гендә халыкны тәрбияләү, рухиятен баету учагы булып тора. Күптән түгел Д.Г.Зиннәтуллинага “Баш-кортстан Республикасының атказанган укытучысы “ исеме бирелү уңаеннан һәм аның хөрмәтенә үткәрелгән чара шуның ачык мисалы булып тора.


Подробнее...

Страница 9 из 206