Общество

Спорт сөючеләр игътибарына!

Шимбә, ягъни 14 декабрь көнне «Кара юрга» ат спорт комплексы янында урнашкан чаңгы трассасында яңа сезонны ачуга багышланган ярышлар үткәрелә. Чаңгы спортын үз итүчеләрне, оешма-предприятие, учреждение вәкилләрен, өлкәннәрне һәм сабыйларны анда актив катнашырга чакырабыз. Чаңгыларны урында ук прокатка да алу мөмкинлеге бар. Биредә атта йөрергә, төрле уеннарда катнашырга мөмкин, кайнар чәй тәкъдим ителәчәк, ярышлар җыр-моң белән бергә үрелеп барачак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

Оештыру комитеты.



Күргәзмәгә рәхим итегез!

13 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Муса Гәрәев музеенда Югары Яркәйдән хезмәт ветераннары Әнисә Саттарова, Гөлсинә Решетникова, Альмира Баһманова, Кәүсәрия Сафинаның кул эшләре күргәзмәсе ачыла. Рәхим итегез!


Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Русия Федерациясендә 1, 2, 3, 4, 5, 6, һәм 8 гыйнвар Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме ял көннәре булачак.

2014 елда 4 һәм 5 гыйнвардагы бәйрәм көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Русия Хөкүмәтенең “2014 елда ял көннәрен күчерү турында” карарына ярашлы, ял көннәре 4 гыйнвардан – 2 майга, 5 гыйнвардан 13 июньгә күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында бәйрәмнәргә бәйле 2014 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвары Башкортстанда ял көннәре булачак. 2014 елның 31 декабрендә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Башинформ” агентлыгы.




Муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә

Яшь әнине нәрсә көтә?

Яшьлек – һәр кеше өчен иң күңелле, матур чак. Шуңа күрәдер инде, кайберәү-ләр нәрсәдер күреп һәм нәрсәдер эшләп калырга ашыга. Бу ашкынулар аларны уйланмаган ялгыш адымнар ясарга һәм туры “дистанция”дән чыгарга мәҗбүр итә. Артларына әйләнеп карагач, соң булуын һәм бернәрсә дә эшләү мөмкин түгеллеген аңлыйлар. Ни өчен яшьләр өлкәннәрчә яшәргә ашыга? Моның сәбәбе нәрсәдә? Әхлаксыз кинофильмнармы, киң мәгълүмат чараларымы, интернетмы, әллә гаиләдә тиешенчә алып барылмаган тәрбия эшеме?

Муниципаль район хакимиятенең балигъ булма-ганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комис-сиясенә авыл советы авыл биләмәләренең берсен-нән уңышлы тормыш алып баручы бер гаиләдән 16 яшьлек кызның авырга калуы, аның ике атна инде өйгә кайтмавы һәм кайдалыгының билгесез булуы хакында участок педиатрыннан сиг-нал килде. Әлбәттә, бу эшне район полициясе үз кулына алды. Әмма әни-әтисе кызларының юкка чыгуы хакында хәтта хәбәр дә итмиләр, чөнки аның өйдән чыгып китүе беренче тапкыр гына булмый. Чынлап та, озакламый ул өенә кайта һәм Уфа шәһәрендә булуы хакында әйтә. Бу хәлдән соң кыз әнисе белән бергә комиссиягә чакырылды. 16 яшьлек үсмернең 34 атналык йөклелеге бар. Булачак баланың әтисе хакында бернәрсә дә билгеле түгел.


Подробнее...

Хезмәт вакансияләре базарында

Эшкә рәхим итегез!

1. Район үзәк дәваханәсенә даими эшкә берәр гомум практика табибы (эш хакы – 8628 сум), табиб-рентгенолог (10800) таләп ителә.

Адрес: Югары Яркәй авылы, Хо-дайбердин урамы, 1.

Телефон: 5-14-00, 5-17-21, 5-17-22.

2. Район полиция бүлегенә даими эшкә бүлек начальнигы урынбасары-полиция начальнигы кирәк. Хезмәт хакы – 19 мең сум.

Адрес: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 33. Телефон: 5-11-57, 5-19-13, 5-10-67.

3. XXII партсъезд ис. кооперативка даими эшкә ветеринария фельдшеры (эш хакы - 5600 сум) кирәк.

Адрес: Базытамак авылы. Телефон: 5-54-09, 5-55-19.

4. “Илеш” кооперативына даими эшкә баш агроном, баш инженер, баш зоотехник, энергетик (айлык хезмәт хакы – 6700 сум), 2 механизатор (6800), 2 машина белән сыер саву операторы (6500) кирәк.

Адрес: Илеш авылы, Совет урамы, 18. Телефон: 5-48-31, 5-48-30.


Подробнее...

Страница 8 из 206