Общество

Ничек яшисең, авыл?

Буш вакытны - файдага

Районда яшьләр, балалар тормышын - күңелле, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү максатында төрле чаралар уңышлы тормышка ашырыла. Хакимиятләрнең үзәк авылларында хоккей тартмалары ясалуы – шуңа ачык мисал.


Подробнее...

Көн артыннан көн

Районда

*Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Илеш районы электр челтәре электромонтеры Илдар Шәйхелзада улы Шәяхмәтов Русия Фе-дерациясе Энергетика министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.


Подробнее...

«Маяк» акцияләре конкурсларында җиңүчеләр игътибарына!

«Ел кешесе»нең, мөхәррирнең махсус призына лаек булучының, «Лото – 2013» уенында җиңүчеләрнең, «Маяк» гәзите лауреатларының 17 гыйнвар көнне 16.00 сәгатькә «Маяк» гәзите редакциясенә килүләре сорала.

«Илишинформцентр» ДУП администрациясе.


Актуаль темага

 Заман үзгәреш таләп итә

Соңгы елларда районыбыз зур төзелеш мәйданын хәтерләтә. Бу - Башкортстан җитәкчелегенең, муниципаль район хакимиятенең максатлы һәм эзмә-эзлекле эше. Аларның даими хәстәрлеге нәтиҗәсендә бүген моңача булмаганча торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Бу җәһәттән муниципаль район хакимиятенең архитектура һәм тормышны тәэмин итү бүлеге начальнигы – баш архитектор Алмаз Хафизовка мөрәҗәгать иттек:


Подробнее...

Лаеклы ялга китү уңаеннан

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

2013 елның 31 декабрен-дә муниципаль район ха-кимиятенең утырышлар залында районыбызны төзек-ләндерүгә лаеклы өлеш керткән, бар гомерен на-муслы хезмәткә багышлап, халык арасында абруй яулаган муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-ком-муналь хуҗалыгы буенча урынбасары Шамил Вәсил улы Васиков хөрмәтләнеп, хаклы ялга озатылды.

Ш.Васиков1955 елның 10 августында Дүртөйле районы Мәскәү авы-лында туа. 1977 елда Башкорт авыл хуҗалыгы инсти-тутын тәмамлый һәм Илеш районының «Искра» колхо-зында агроном булып, хезмәт юлын башлый. Таләпчән, йөкләтелгән бурычны җире-нә җиткереп башкаручы Шамил Вәсил улына зур ышаныч күрсәтелеп, ул 1979-1980 елларда - «Биш партизан» колхозы рәисе урынбасары, 1980-1981 – район башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1981-1985 – Башкортстан Өлкә Комитетында инструктор, 1985-2001 елларда Ну-риман районы партия комитетының беренче секретаре һәм башка оешма-ларда җитәкче вазифаларын башкара.

 

Арытаба язмыш аны кире туган якларына алып кайта. Шул рәвешле, Ш.Васиковка «Башлестоп» Илеш иярчен предприятиесенең урман хәзерләү директоры, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, XXII партсъезд ис.колхоз рәи-се булып эшләргә туры килә. Ә 2006 елдан, лаеклы ялга киткәнче, муниципаль ра-йон хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-ком-муналь хуҗалыгы буенча урынбасары була. Ул һәр эштә үзен намуслы, принципиаль җитәкче итеп танытты. Әйткәндәй, соң-гы елларда районда калкып чыккан социаль объектларны, шул исәптән мәктәпләрне, балалар бакчаларын, фельдшер-акушерлык пунктларын, физкультура-сәламәт-ләндерү комплексын, күп фатирлы йортларны һ.б төзекләндерүгә һәм реконструкцияләүгә ла-еклы өлешен кертте. Шу-лай ук авыл советы авыл биләмәләрендә урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә - газ, су кертүгә, электр челтәрен сузуга, юллар, кү-перләр төзүгә һәм ныгытуга, чишмәләрне төзекләндерүгә игътибар бирде; күп фатирлы йортларда ремонт үткәрүне, коммуни-кацияләрен ныгытуны һәр-вакыт контрольдә тотты. Шуны билгеләргә кирәк: республиканың югары органнары белән тыгыз бәй-ләнештә эшләде, алар белән уртак тел тапты һәм беренчеләрдән төзелеш проектларын булдырып, алар өчен финанслар юллап, планга кертеп, районда югары төзелеш темпын тәэмин итте. Иң мөһиме, хезмәттәшләре белән ки-лешеп эшләде, татулык, дуслык сыйфатларына ия булды. Кыскасы, Шамил Вәсил улы җаваплы җитәкче вазифаларында үзен бе-лемле, хезмәтенең бар неч-кәлекләрен яхшы белүче белгеч, таләпчән шәхес итеп күрсәтте.

Бүген Илешебез бар яклап та үсеш алган районнардан санала. Биредә, һичшиксез Шамил Васиковның өлеше зур.


 


Страница 6 из 206