«Башкорт яшьләре дусларын җыя» форумына рәхим итегез!

Билгеле булуынча, 30 июньнән 2 июльгәчә район үзәгенең сабантуй мәйданында «Башкорт яшьләре дусларын җыя» II ачык форум үтә. Биредә  республика  районнарыннан вәкилләр катнашып, һәрбарчасы тирмә корачак һәм  чара чикләрендә алар үзләренең туган ягын, гореф-гадәтләрен чагылдырган тормыш-көнкүрешен, шәҗәрәсен тәкъдим итәчәк. Районда яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гәдәтләрен пропагандалауга, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, актив ял вакытын оештыруга багышланган бәйрәм чарасы программасы түбәндәгечә:

30 июньдә – 14.00-19.00 сәгатьтә – кече сәхнәдә «Яшьлек моңы – 2017» башкорт эстрада җырын яшь башкаручыларының республика конкурсының беренче туры;

14.30-15.30сәг. – ат ярышлары;

15.30-19.00 - «Яшьләр интеллекты - Башкортстан киләчәге» укыту мәйданчыклары эшчәнлеге;

20.00-00.00 сәг.– үзәк сәхнәдә Башкортстан Республикасының күренекле эстрада артистлары катнашлыгында «Кайда, син, сөйгән ярым?!» яшьләр-күңел ачу программасы;

-«Бабич» фильмы презентациясе;

1 июльдә – 8.00-9.00 сәг. -  «Яратам, сине, Башкортстан» флешмобы һәм физзарядка;

10.00-13.00 сәг. - «Яшьлек моңы – 2017» башкорт эстрада җырын яшь башкаручыларының республика конкурсының икенче туры;

-шәҗәрә конкурсы;

-спорт уеннары: милли көрәш, футбол, волейбол, армрестлинг, гер күтәрү;

14.00-15.00 сәг. - тантаналы өлеш:  «Заман! Яшьлек! Дуслык!» театрлаштырылган тамаша, вокал-хореографик композиция;

-форумның мәртәбәле кунаклары  чыгышы;

15.00-16.00 сәг.– БР муниципаль районнарының һәм шәһәрләр округларының  шәҗәрә визиткалары;

15.00-18.00 сәг. – спорт уеннарының дәвамы;

16.00-18.00 сәг. – кече сәхнәдә милли коралларда уйнау буенча мастер-класс;

-милли уеннар: бүрәнәдә капчыкта сугышу, туры һәм авыш баганага менү, күз бәйләп чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып, сулы чиләкләр белән йөгерү,  катыклы казаннан акча эзләү, ишкәк аякларда йөгерү һ.б.;

20.00-00.00 сәг.– үзәк сәхнәдә БР иҗади коллективларының,  эстрада йолдызларының, башка  төбәкләрдән чакырылган коллективларның  концерты;

-«Яшьлек моңы-2017» яшь башкаручыларның төбәкара конкурсының гала-концерты;

-форумда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

2 июльдә – 10.00-11.00 сәг. - «Таза республикам» акциясе;

12.00-14.00 сәг. – форумның ябылу тантанасы.


Яхшы күрсәткечләргә ирештеләр

19-23 июньнәрдә Белорет районында республиканың 45 шәһәр-районнары катнашлыгында «Хәвефсезлек мәктәбе» дигән традицион ярышлар үтте. Безнең районны Рәлия Мосабирова һәм Диния Әбсәләмова җиткәчелегендә Базытамак урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Чара шартларына ярашлы, «А» классында – 28 (2000-2002 елгылар), «Б» классында  17 (2003-2005) команда «Каршылыклар полосасы», «Исән калу маршруты», «Гражданлык яклау», «Эзләү-коткару эшләре», «Хәрби җәелдерү», «Катнаш янгын эстафетасы» дистанцияләрендә, шулай ук «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре» предметы буенча викторинада көч сынашты. Илешлеләр «Хәрби җәелдерү» этабында - 3, «Катнаш янгын эстафетасы» дистанциясендә 2 урынны яулады.  


Яңа китап чыкты

Фәнә Минһаҗева гәзит укучыларга тирән мәгънәле шигырьләре белән яхшы таныш. Аның 2014 елда «Яратам сине тормыш» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыккан иде. Быел исә туган ягының тарихына багышланган яңа басмасы дөнья күрде. Китапта Татар Мәнәвезе авылының барлыкка килү тарихы галимнәрнең  хезмәтләренә һәм архив материалларына нигезләнеп, эзмә- эзлекле исбатлана.

 Китапта авылның соцаль- мәдәни үсеш тарихы һәрьяклы характерлана. Җыеп әйткәндә, автор максатына ирешкән,киләсе буыннарга ата- бабаларының чал тарихын ачып биргән. Китапның ахырында: “Һәркем үз тамырын өйрәнеп, кан- кардәшләре белән очрашып, бер-беренә ярдәм итеп яшәсә, дөнья тагы да матуррак булыр иде!-“ дип мөрәҗәгать итә ул якташларына.

«Җиңү йөзләре»: Илеш ветераннарына фотокитаплар тапшырылды

Башкортстанда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары республика ярдәме белән Русиядә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан «Җиңү йөзләре» дигән китапның өченчесен бастырды.

Безнең Илеш волонтерлары да әлеге проектка актив кушылып, фронтовиклар белән сугыш елларын искә алу кичәләрен үткәрде, аларның хәрби юлларын барлады, портрет фотографияләрен эшләде.

«Җиңү йөзләре» китабына Бөек Ватан сугышында катнашып, хәрби наградалар алган  85, шул исәптән Илеш районыннан 3 ветеран кергән. Менә алар: Югары Яркәйдән Мәгърүф Карипов (1923 елгы), Фәһим Гафаров (1923) һәм Андреевкадан Миңнулла Сәһабиев (1921).

Проект волонтерлары тарафыннан тупланган мәгълүматлар РФ оборона министрлыгының  Үзәк архивы докуменларының электрон банкы аша тикшерелә. Арытаба әзер материаллар китапта туплана башлый.

Әлеге проект РФ Президентының хокуклы вәкиле Аппараты, гражданлык инициативаларын яклау Фонды, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы ярдәмнәре белән тормышка ашырыла.

Проект кысаларында муниципаль район хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Иршат Фәсхиев һәм волонтерлар ветераннар М.Кариповның һәм Ф.Гафаровның йортына барып, истәлекле китапларны тапшырды. “Бу китаплар – махсус сезнең өчен чыгарылган уникаль басмалар. Шушылай, кадерле ветераннар, сезнең хатирәләрегез мәңгеләштерелә”, – диде И.Фәсхиев очрашу вакытында.  Яугирләр, үз чиратында,  әлеге кадерле бүләк өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, бар дөньяга тынычлык теләде.


Ураза гаете үтте

24 июнь көнне бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте.  Гает – Аллаһыны искә төшерү, аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Гает намазын укырга район үзәгененең «Тәүбә» мәчетенә  халык бик күп килгән иде. Ир-атлар, хатын-кызлар белән бергә төрле яшьтәге балаларның күп булуы бигрәк тә сөендерде. Димәк, иман нуры киңрәк тарала бара.

 Аллаһ йортына килгән мөселманнар бергәләп Гает намазын укыды. Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин вәгазь сөйләп, изгелеккә, мәрхәмәтлелеккә чакырды, күңелләребезне сафландырды.

 -Изге Рамазан ае тәмамланды. Аллаһының рәхмәте белән тән саулыгына, җан пакълыгына омтылдык. Раббыбыз Аллаһның безгә биргән җәй айлары, сәламәтлекләр алып килеп, безне иркәли.  Әлхәмдүлилләһи шөкер, быел да Аллаһы каршындагы бурычларыбызны үтәргә бернинди киртәләр дә комачауламады.  Тоткан уразаларыбыз, кылган изгелекләребез кабул булсын. Рамазан ае буе мәчетләребез ишекләре һәркемгә дә ачык булды. Киләчәктә дә игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга, алдагы гаетләрне дә бергә сау-сәламәт каршыларга насыйп булсын. Ураза гаете һәр йортка, гаиләгә бәхет, шатлык, иминлек, муллык, тынычлык алып килсен. Районыбызда район житәкчеләре, оешмалар, эшкуарлар ярдәме белән мәчетләр төзелә, азаннар яңгырый. Иншаллаһ, Ватанга бәрәкәт иңәр, игеннәр уңар, дөньяларыбыз тыныч булыр. Иман белән яшик, илебезнең  байлыгын, муллыгын арттырыйк, көнебезне хезмәттә үткәрик, - диде ул.

 Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Әхмадиев катнашып,  илешлеләрне бәйрәм белән котлады һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Вәгазь тыңлаганнан соң, һәр кеше күтәренке күңел белән өйләренә, бәйрәм табыннарына таралышты.  


Страница 11 из 331