Вакытның кадерле чагы

Район хуҗалыкларында мөһим кампания - «яшел урак» дәвам итә. «Мир» җәмгыяте уңганнары да вакыттан дөрес файдаланып, мал азыгының ныклы базасын булдыру өчен көч сала. Малларны азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен механизаторлар сенаж сала, печән запасы туплый. Болар белән беррәттән, ферма ремонты да үз югарылыгында алып барыла.

 Хуҗалыкта мал азыгы культуралары 1321 гектарны биләп, шуның 596 га – күпьеллык, 345 га – берьеллык,  380 га кукуруз тәшкил итә. Мирлылар агымдагы елда һәр шартлы баш малга 45 ц азык берәмлеге әзерләүне бурыч итеп куйганнар.


Район пенсия фондында

2018 елның гыйнварыннан пенсиянең тулы күләме бар индексацияләрне исәпкә алып, пенсионер эштән киткән айдан соң беренче көннән алып түләнә. Бу 2017 елның 1 июлендә «Страховка пенсияләре турында»гы Федераль законның 26.1нче статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны кабул итү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.


«Трактор» операциясе башланды

БР Хөкүмәте боерыгына ярашлы, үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны эксплуатацияләү процессында һәртөрле тәртип бозуларны профилактикалау буенча республика территориясендә 17 июльдән 18 августка кадәр «Трактор» шартлы исеме астында  айлык үткәрелә.  


Буяулар фестивале үтә

Районда ел саен буяулар фестивале оештыру- җәй аеның иң чагу бәйрәмнәренең берсе. Быел әлеге күркәм чара 14 июльдә 17.00 сәгатьтә үзәк стадионда (хоккей тартмасында) үтә. Керү – бушлай. Рәхим итегез!


Юридик шәхесләрне һәм эшкуарлар игътибарына!

Агымдагы елның 1 июленнән хуҗалык субъектлары тарафыннан контроль-касса техникасы  яңа закончалык таләпләренә ярашлы кулланылырга тиеш, ягъни  салым органнарына исәп турындагы мәгълүмат интернет аша тапшырыла.

Юридик шәхесләрне һәм эшкуарларны июль-август айларында «ачык сыйныф» - укыту семинарларында катнашырыга чакырыбаыз. Ачык сыйныфлар атна саен  чәршәмбе көнне 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үтә: Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13/1нче йорт, актлар залы. 


Страница 6 из 331