Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Ветеран хөрмәтләнде

E-mail Печать PDF

Бөек Ватан сугышы ветераннары - республикада, Русиядә һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә. Районыбызда да алар зурлана, хөрмәтләнә. Бу җәһәттән шушы көннәрдә Этәй авылында яшәүче Гыйләҗетдин Хөснетдинов 95 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләнде. Ветеранны  котларга килгән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, хакимиятнең эшләр белән идарә итүчесе Салават Хәйдәров, Этәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Баһаув  ихлас теләкләрен белдереп, РФ Президенты В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.