Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның 30 сентябренә кадәр район территориясендә «Мәк» оператив профилактик операциясе үткәрелә.

E-mail Печать PDF

Ул наркотик средстволарының законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау, кисәтү буенча эшчәнлекне активлаштыру максатында уздырыла. Әлеге опреациянең беренче этабы барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан Аккүз һәм Андреевка авыл советы авыл биләмәсендә наркотиклы матдә булган кыргый үсемлекләр, атап әйткәндә 275 кв.м мәйданда киндер үләне үсү факты ачыкланды һәм ул юкка чыгарылды. Моннан тыш, Югары Яркәй территориясендә гражданин З. тотылып, аның Йонны авыл советы авыл биләмәсе территориясеннән киндер үләне җыеп, йортында саклау факты буенча җинаять эше кузгатылды.