Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Район Пенсия фонды идарәсендә

E-mail Печать PDF

Ата-аналары билгеле булмаган балалар социаль пенсия алачак

РФ Президенты Владимир Путин ата-аналары билгеле булмаган балаларны пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы федераль законга кул куйды. Бу закон 2018 елның 1 гыйнварыннан әлеге категория балаларга социаль пенсиянең яңа төрен кертә. Шулай итеп, ата-анасы билгеле булмаган балалар, бердәнбер караучысын яки атасын да, анасын да  югалткан балалар кебек үк, бер үк күләмле социаль пенсия алачак.

Бу туу турындагы таныклыкта әнисе һәм әтисе күрсәтелмәгән (сызык кына) балаларга кагыла.  Мондый пенсия 18 яшькә кадәр түләнә, әгәр дә укуларын дәвам итеп, көндезге бүлектә укысалар, әлеге түләү 23 яшькә кадәр  башкарыла.