Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Районара салым инспекциясендә

E-mail Печать PDF

Салым түләү буенча бурычлар барлыгы турында белешмәне, салым түләү өчен квитанцияне хәзер Күп функцияле үзәктә алырга мөмкин.

 Әлеге учреждениедә барлык гражданнарга «Физик шәхесләрнең транспорт, җир, милек салымы буенча бурычларны түләүгә документлар бирү һәм гариза кабул итү» яңа дәүләт хезмәте күрсәтелә. Физик шәхесләргә бурыч турында белешмә алу өчен шәхесне раслаучы документ яки гариза бирүченең вәкиленә  нотариаль ышаныч кәгазе таләп ителә.  Транспорт, җир, милеккә салым бурычы булганнарга бурычның күләме һәм пеня күрсәтелгән квитанция бирелә. Әлеге квитанция буенча терминалда яки түләүләр кабул итү пунктында түләргә мөмкин.