Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Эшләүче пенсионарларга пенсия арта

E-mail Печать PDF

2016 елда эшләгән пенсионерлар 3 августтан күтәрелгән күләмдә пенсия алачак. РФ Пенсия Идарәсе әгъзасы, БР буенча управляющий сүзләренә караганда, пенсияне яңадан  исәпләү өчен гариза бирү кирәк түгел, ул автоматик рәвештә башкарыла. Республикада 250 мең пенсионер пенсияне яңа күләмдә алачак. Ул эшләү вакытына һәм эш бирүченең Пенсия фондына түләгән страховка взносының суммасына бәйле. Пенсия түләү 3сеннән 24 августкача почта элемтәсе бүлекчәләрендә башкарылачак. Кредит оешмаларына средстволар килешүдә куелган көнне күчерелә.