Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Ата-аналар игътибарына!

E-mail Печать PDF

3 августтан «Орленок» балаларны сәламәтләндерү лагереның өченче агымы башлана. Путевка бәясе- 16401 сум. Баланың  әти-әнисе бюджет оешмасында эшләсә, 10 процентын , ягъни 1640 сумын гына ата-ана түли, калган 90 процентын Хөкүмәт үз өстенә ала.  Бюджеттан тыш тармакта эшләүчеләргә путевка бәясе 8200 сум булып, ягъни 50 процентын эшләгән оешма-учреждение, яки ата-ана үзе түли. Сораулар белән 5-33-32 телефонына шалтыратырга яки Мәгариф идарәсе МКУга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.