Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Котлыйбыз!

E-mail Печать PDF
Яр Чаллы шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында велоспорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярыш үтте. Анда район җыелма  командасы - Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Дания Фәтхелисламова 10 км арадагы төркем узышында финишка беренче килде һәм беренче өлкән разряд нормасын үтәде. Алмаз Гыйльданов та сынатмады, ул өченче урын алуга иреште. Җиңүчеләргә Почет грамоталары, медальләр тапшырылды.