Районная газета Илишевского района РБ Маяк

«Яшел карточка»лар ияләре игътибарына!

E-mail Печать PDF

Пенсия фондында республикада яшәүче өлкәннәргә һәм балаларга 5 миллионнан артык шәхси счет ачылды һәм барысына да «яшел карточкалар» -  шәхси счетның страховкалау номеры (СНИЛС) белән мәҗбүри пенсия страховкалау  таныклыгы бирелде.

СНИЛС  дәүләт социаль хезмәтләр һәм льготалар (бушлай дарулар, айлык акчалата түләүләр, льготалы путевкалар) алуга хокукы булган гражданнарның федераль һәм  төбәк  регистрларын формалаштыру өчен кулланыла. Шулай ук баланы  мәктәпкәчә учреждениеләргә һәм мәктәпкә билгеләндә таләп ителә.

Күп кенә федераль ведомстволар үзләренең хезмәтләрен электрон төрдә www.gosuslugi.ru Бердәм дәүләт порталы аша  тәкъдим итә.

14 яшькә кадәр балага СНИЛС белән бергә страховкалау таныклыгын алу өчен  ата-анасына яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча Күп функцияле үзәккә  үз паспорты һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән килергә мөмкин.  Пенсия фонды иарәсенең клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта, дәүләт хезмәте онлайн режимда күрсәтелә.

Шәхси счет һәр гражданга бер тапкыр һәм гомергә ачыла һәм аңа беркетелә.  «Яшел карточка» югалган очракта, тиз рәвештә яңартыла. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә страховкалау таныклыгы дубликатын бирү турындагы гариза  язырга кирәк.