Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Игътибар: шәфкатьлелек акциясе!

E-mail Печать PDF

Изгелек күрсәтергә ашык!

Агымдагы елның 1 июленнән 31 августына кадәр  Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип исемләнгән республика хәйрия акциясен җиденче тапкыр оештыра. Аның максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә уку кирәк-яраклары җыю, яңа уку елына әзерләү, белем бирү учреждениеләрендә уку өчен аларга шартлар тудыру.

БР Төньяк-көнбатыш районара гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәге ДБУның Исәмәттәге социаль приют бүлекчәсе районда акциянең оештыручысы булып тора.  гаиләләрдәге  Ел саен әлеге акцияне үткәрү күркәм традициягә әйләнеп, бердәм тырышлык аша яңа уку елына балаларны әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Гуманитар ярдәм инвалид, ятим, әни-әтисез, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләдәге малайларга һәм кызларга күрсәтелә. Канцелярия товарларының, язу, рәсем ясау әйберләренең, дәфтәрләрнең, иҗат эшләре өчен җыелмаларның яңа булуы мотлак. Сумкалар, мәктәп формасы, уку әсбаплары, матур әдәбият яхшы хәлдә яңа килеш кабул ителә.

Райондашларны акциядә актив катнашырга, мәрхәмәтлелек күрсәтергә чакырабыз. Ярдәм БР Дүртөйле районы һәм шәһәре  буенча халыкны социаль яклау республика үзәге филиалы ДКУның Илеш районы бүлеге урнашкан бинада, Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3 (Илеш мәгълүмат үзәге каршында, 1 кат) һәм Исәмәт авылы, Шоссейная урамы, 19/4 адреслары буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 48-1-93, 5-19-93.

Акциягә йомгак 31 августта ясалачак. Аның актив катнашучылары турындагы мәгълүмат муниципаль район хакимиятенең, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының  рәсми сайтларында урын алачак.