Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Район халкы игътибарына!

E-mail Печать PDF

Агымдагы елның 27 июнендә  БР Дүртөйле районы һәм шәһәре  буенча халыкны социаль яклау республика үзәге филиалы ДКУның Илеш районы бүлеге тарафыннан «Протез-ортопедик үзәге» җәмгыяте республикада яшәүче һәм инвалид булмаган гражданнарны протез-ортопедик изделиеләр белән тэмин итү буенча дәүләт контракты төзелде.

 Контрактка ярашлы, медицина күрәсәтмәләре буенча протезлауга мохтаҗ, әмма инвалид түгел  гражданнар Уфа шәһәре, Комсомол урамы, 15нче йорт  адресы буенча протез-ортопедик издедиләр белән тәэмин ителә.

Кызыксындырган сораулар буенча  БР Дүртөйле районы һәм шәһәре  буенча халыкны социаль яклау республика үзәге филиалы ДКУның Илеш районы бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3. Телефон: 8(34762) 5-16-75.