Районная газета Илишевского района РБ Маяк

Башкорт яшьләре дусларын җыйды

E-mail Печать PDF

Яшьләрне  туплау, тәҗрибә уртаклашу, милли мәдәниятне һәм башкорт халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен пропагандалау, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту максатында узган атнада район үзәгенең Сабантуй яланында  Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты, БР Мәдәният министрлыгы, Башкортстанның «Яшь гвардия» төбәк җәмәгать оешмасы һәм Илеш районы муниципаль район хакимияте оештыруында “Башкорт яшьләре дусларын җыя!” дип исемләнгән икенче ачык республика яшьләр җыены үтте. Өч көн дәвамында барган бәйрәмдә республиканың 36 районыннан 300дән артык кеше катнашты.