Районная газета Илишевского района РБ Маяк

«Җиңү йөзләре»: Илеш ветераннарына фотокитаплар тапшырылды

E-mail Печать PDF

Башкортстанда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары республика ярдәме белән Русиядә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан «Җиңү йөзләре» дигән китапның өченчесен бастырды.

Безнең Илеш волонтерлары да әлеге проектка актив кушылып, фронтовиклар белән сугыш елларын искә алу кичәләрен үткәрде, аларның хәрби юлларын барлады, портрет фотографияләрен эшләде.

«Җиңү йөзләре» китабына Бөек Ватан сугышында катнашып, хәрби наградалар алган  85, шул исәптән Илеш районыннан 3 ветеран кергән. Менә алар: Югары Яркәйдән Мәгърүф Карипов (1923 елгы), Фәһим Гафаров (1923) һәм Андреевкадан Миңнулла Сәһабиев (1921).

Проект волонтерлары тарафыннан тупланган мәгълүматлар РФ оборона министрлыгының  Үзәк архивы докуменларының электрон банкы аша тикшерелә. Арытаба әзер материаллар китапта туплана башлый.

Әлеге проект РФ Президентының хокуклы вәкиле Аппараты, гражданлык инициативаларын яклау Фонды, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы ярдәмнәре белән тормышка ашырыла.

Проект кысаларында муниципаль район хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Иршат Фәсхиев һәм волонтерлар ветераннар М.Кариповның һәм Ф.Гафаровның йортына барып, истәлекле китапларны тапшырды. “Бу китаплар – махсус сезнең өчен чыгарылган уникаль басмалар. Шушылай, кадерле ветераннар, сезнең хатирәләрегез мәңгеләштерелә”, – диде И.Фәсхиев очрашу вакытында.  Яугирләр, үз чиратында,  әлеге кадерле бүләк өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, бар дөньяга тынычлык теләде.