Образование

Балаларның җәйге ялы

Армия тормышы белән танышып

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Көтеп алынган  күңелле мизгелләргә бай каникуллар артта калды. Җәен балалар лагерьларда, табигать кочагында ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч уздырып, көч туплады.


Подробнее...

Белем көненнән репортажлар

Старт бирелде

Җир йөзендә һәр кешегә үзенә белем һәм тәрбия биргән өчен гомере буе бурычлы булган бөек шәхес бар: ул – укытучы.

Подробнее...

Арабызда яхшы кешеләр

Матур аның үткәне,
балкып торсын киләчәге

Укытучы! Бик күп сабыйларны җан җылысы белән җылыткан, белем, тәрбия биргән, тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән бөек кеше! Менә шундый шәхесләрнең берсе Түбән Череккүл урта мәктәбе мөгаллимәсе Алия Мәгърүф кызы Авзалова.

Бәләкәй чагыннан ук укытучы булу теләге, барыннан элек, әнисе Тәвисә Кадыйр кызы Лаякованың гомерен мәгърифәт өлкәсенә багышлавы аны Бөре дәүләт педагогия институтына (БДСПА) алып килә. 1984 елда аны уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Сүлте урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы буларак, башлап җибәрә. Арытаба ачык йөзле, тынгысыз, һәр эшне намус белән башкаручы яшь белгеч Түбән Череккүл урта мәктәбенә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп үрләтелә, бер үк вакытта физика һәм математика фәннәреннән дә дәресләр алып бара. Әйе, эшләү дәверендә ул үзен һәрчак заман белән бергә атлаучы, яхшы оештыручы, таләпчән укытучы итеп танытты һәм бар булмышын укучыларына багышлады.


Подробнее...

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә

Белем бирүнең сыйфатын арттыру юлында

Бүген укытучы үзе дә белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә тиеш. Укытучының бурычы - гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү. Әлеге юнәлештә башкарылган эшләргә йомгак ясау, киләчәккә планнар төзү өчен укытучылар үзләренең традицион рәвештә үткәрелүче август киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафинның “Укытучы статусын күтәрү – белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыруның нәтиҗәле юнәлеше” дигән темага чыгышы тыңланды. Мәгариф бүлеге начальнигы Р.Х.Ямалов районның белем бирү учреждениеләренең 2011-2012 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм “Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына күчү шартында белем бирүнең сыйфаты - “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның мөһим бер өлеше” дип исемләнгән  доклады белән  яңа уку елының төп юнәлешләрен билгеләде. БР Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Н.А.Коваленконың, БР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү кафедрасы мөдире Л.А.Котельникованың, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Ф.К.Фәтхетдиновның, профессор, педагогия фәннәре докторы, РФ педагогик җәмгыятьнең республика бүлеге президиумы рәисе К.Ш.Әхияровның, профессор, УДНТУның ВУЗга кадәр белем бирү үзәге директоры М.А.Хөсәеновның, ТРның Түбән Кама муниципаль институтының ректоры Ф.Г.Ялаловның чыгышлары да зур кызыксыну уятты. Фикер алышуларда Кадер урта мәктәбе директоры З.В.Басыйрова, Базытамак урта мәктәбе директорының укытутәрбия эшләре буенча урынбасары Д.Г.Зиннәтуллина, район ата-аналар җыелышы рәисе Р.Р.Локманов,Брның Илеш районы буенча балалар хокугын яклау буенча вәкилнең җәмгыять ярдәмчесе О.Р.Биктимерова, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең тормыш хәвефсезлеге нигезләре преподавателе-оештыручысы, район тормыш хәвефсезлеге нигезләре преподавателе-оештыручыларының район методик берләшәмәсе җитәкчесе Д.Х.Шаһабетдинов катнашты.


Подробнее...

Куда пойти учиться?

Выделены целевые места

Согласно плану целевого приема в учреждения высшего профессионального образования РБ, выпускникам школ района выделены целевые места в учебные заведения.


Подробнее...

Страница 9 из 12