Образование

Дус һәм ярдәмче

“Беренче сыйныф”, “беренче кыңгырау”, “беренче укытучы” сүзләре - безгә кечкенәдән якын һәм кадерле. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең башлангыч сыйныфларында белем бирүче Э.Тараненко - бик күпләрнең яраткан укытучысы. Бу изге һөнәрне сайлауга аның беренче укытучысы, районда тәүгеләрдән булып республика программалары рамкаларында грант алган билгеле педагог Әминә Шакирҗан кызы Батталовага булган яратуы һәм ихтирамы сәбәпче була. Хөрмәтле кешесенә охшарга тырышу, аның педагогик эзеннән бару теләге Эльвира Рифкать кызын Башкорт дәүләт педагогия институтына алып килә дә инде. Менә 19 ел ул сайлаган һөнәренә тугры кала.

Э.Тараненко - шаян бәләкәчләрне “йөгәнли” белгән, акыллы һәм гадел, таләпчән, шул ук вакытта аларны аңлаучы, яратучы, хезмәтен бар күңелен салып башкаручы педагог. Аның һөнәри осталыгы, иң беренче чиратта, үзенә таләпчәнлек, һәр укучысын хөрмәт итеп, аларның көченә һәм уңышларына ышануы нәтиҗәсе.


Подробнее...

Сәнгатькә гашыйк педагог

Педагог... Беренче карашка гади генә һөнәр иясе кебек. Ә ныклабрак уйласаң, аннан да изге һөнәр иясе юктыр, чөнки ул үз үрнәгендә тулы бер буын вәкилләрен тәрбияли. Иҗади илһамын, талантын кызганмаган педагог кына  укучыларының күңеленә үтеп кереп, аларның йөрәкләрен яулый, кешелеклелек, тәртиплелек, ачык күңеллелек тәрбияли ала. Бу сыйфатлар безнең коллегабыз, Кадер урта мәктәбенең башкорт, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, БР Мәгариф отличнигы Г.Дәүләтовага тулысынча туры килә.

Гөлнара Рәфил кызы үзенең педагогик эшчән-леген 1987 елда, Стәрле-тамак дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, башлый. 25 ел укытучы булып эшләү дәверендә ул үзен җаваплы, иҗади эзләнүчән, талантлы, балаларга төпле белем бирүгә бар көчен салучы педагог итеп күрсәтте. Аның укучылары активлык-лары, кызыксынучанлыклары, тәртиплелекләре, куелган максатларына ирешүчәнлекләре белән аерылып тора.


Подробнее...

Бүген – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне

Балалар бакчасы – сабыйларның үсеш үзәге

Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне 2004 елда Гомумрусия педагогик басмалар инициативасы буенча булдырылды. Ул балалар бакчалары педагогларына, ярдәмче персоналга игътибар һәм ихтирам билгесе астында үткәрелә.


Подробнее...

Район мәктәпләрендә

Музей ачылды

Исанбай төп мәктәбе укучылары өчен 1 сентябрь икеләтә шатлык алып килде. Беренчедән, сагынып көткән классташлар, яраткан укытучылар белән очрашу – яңа уку елы башлану булса, икенчедән, музей ачылды.

Үткән гасырның 60-80нче елларында районыбыз мәктәпләрендә “Икмәк музейлары “ ачылып, алар уңышлы эшләп килде. Иң мөһиме, басу уңганнары белән очрашулар үткәрелеп, яшәешнең иң кадерле ризыгы булган икмәккә, аны үстерүчеләргә ихтирам тәрбиясе бирелде.


Подробнее...

Соцобъектларның кышка әзерлеген тикшерәбез

 Балалар турында хәстәрлек күрелә

Елдагыча, җәйге чорда социаль юнәлештәге объектларны, шул исәптән балалар бакчаларын кышкы сезонга әзерләү хәстәрлеге игътибар үзәгенә куела. Быел шушы максатта Йонны һәм Аккүз авыллары балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелде.


Подробнее...

Страница 8 из 12