Образование

Арабызда яхшы кешеләр

Бар булмышы белән педагог

Укучыларны җан җылысы белән җылытучы, белем, тәрбия бирүче, тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче укытучылар турында күпме генә язсаң да, аз булыр кебек.

Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә математика фәненнән белем бирүче В.Шириева бәләкәйдән укытучы булырга хыяллана. Шуңа да Игмәт сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый.


Подробнее...

Район мәгариф бүлегендә

Уңыш җыелды, җиңүчеләр билгеләнде

Уку – тәҗрибә участогы – ул ачык һава астындагы лаборатория. Чөнки анда биология һәм технология буенча дәресләр һәм практик занятиеләр, сыйныфтан тыш чаралар, тематикага ярашлы тикшеренү – тәҗрибә эшләре алып барырга мөмкин. Болардан тыш, үстерелгән яшелчә-җимешне укучыларны өстәмә тукландыруда файдалану да бик мөһим. Тагын шунысы әһәмиятле: биредә балалар башлангыч сыйныфлардан ук кирәкле хезмәт күнекмәсе ала, табигать серләренә төшенә һәм танып-белү, иҗади сәләтләрен үстерә. Нәкъ менә биредә илебезнең төп байлыгы булган җиргә мөнәсәбәт формалаша, җиргә һәм хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләнә. Шул уңайдан уку-тәҗрибә участокларының әһәмиятен күтәрү максатында агымдагы елның апрелендә район мәгариф бүлеге тарафыннан ел саен “Гомум белем бирү учреждениесенең иң яхшы мәктәп яны участогы” дигән конкурс үткәрү турында положение эшләнгән иде. Әйтергә кирәк, коллективлар аңа актив кушылды.


Подробнее...

Иртәгә - Бөтендөнья укытучылар көне

Максатлы эшчәнлекне дәвам итеп

Бүгенге көндә районның мәгариф системасы - филиаллары белән 22 мәктәпне, 1 гимназияне, 1 мәктәп - бакчаны, 32 балалар бакчасын, 4 автономияле өстәмә белем бирү учреждениесен үз эченә ала һәм аларда барысы 502 педагог эшли.

Район мәгариф системасын финанслауга 2012 елда республика һәм район бюджетыннан 298 млн. сум акча бүленеп, 7 ай эчендә шул сумманың 68 проц. яки 202 млн. сумы тотынылды.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында заман таләпләренә ярашлы ремонт башкарылды, алар спорт инвентарьләре, кухня җиһазлары белән тулыландырылды, уку әсбаплары алынды.


Подробнее...

Киңәшегез безгә маяк кебек, гомер буе янып торырлык

 Бишкурайның өч йолдызы

Бишкурай урта мәктәбе халык теленә “өч йолдыз” мәктәбе, дип тә кергән. Тарих күгендә бу йолдызларны заманында шушы мәктәптә белем алган батырлар кабызган. Алар – ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев белән Социалистик Хезмәт Герое Хәләф Гыйльданов.

Ил горурлыгы булган шәхесләр тәрбияләгән белем учагының максатлары бүген дә югары: геройларның исемнәрен мәңгеләштерергә һәм яңадан-яңа йолдызлар кабызырга, алдынгылардан саналган уку учреждениесенең данына тап төшермәскә.

2011 елның 23 августында Башкортстан Хөкүмәте карары белән Бишкурай урта мәктәбенә Муса Гәрәев исеме бирелде. Укытучыларга исә бу исем аеруча җаваплылык өсти.


Подробнее...

Әтием белән горурланам

Укытучым! Барыбызның да күзләренә карап дәрес бирә. Нинди ягымлы, күңелгә үтеп керерлек тавыш!..

Шул вакыт кыңгырау чың-лый һәм мин күзләремне ачам.

Кыңгырау чыңы – ул минем кәрәзле телефондагы иртәнге сәгать җидегә куелган будильник, ә ягымлы тавыш - әниемнеке икән ләбаса!

Иркәләнеп кенә җылы урынымнан кузгалам. Бүген - дүшәмбе, ә шулай да күңелгә рәхәт, тыныч. Әнием биргән тәмле коймак белән чәй эчкәч, мәктәпкә юлланам. Дөресрәге, белем учагына без бөтен гаиләбез белән юлланабыз. Чөнки әнием һәр баланың йөрәгенә юл таба белүче, ягымлы, тырыш башкорт теле һәм әдәбияты, әтием – хөрмәтле, югары категорияле рәсем һәм технология укытучысы, ә сеңлем - җиденче сыйныфта уку алдынгысы. Шулай бергәләп, күңелле итеп, без шаулап-гөрләп торган мәктәп дөньясына барып керәбез.


Подробнее...

Страница 7 из 12