Образование

Конкурсларда

Бар яклап оста һөнәр ияләре

Чын укытучы - ул галим дә, актер да, психолог та, рәссам да, музыкант та. Әйе, мөгаллимнәр һәрьяклап уңган, белемле, булдыклы булып, укучыларын да шуңа өйрәтергә тырыша. Иҗади эзләнүчән, һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшләүче шәхес тә алар. Өстәвенә, мәктәпнең мәдәният тормышында да катнашырга өлгерәләр. Әйтергә кирәк, араларында “сәхнә йолдызлары” да бар.

Подробнее...

Һөнәр сайлау - җитди адым

Уку елы тәмамланырга санаулы гына айлар  калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында “Мәктәпне тәмамлагач, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар туа. Аларга  ярдәм итү, аеруча һөнәр сайлаганда дөрес юл күрсәтү максатында районда күп кенә чаралар оештырыла. Үткән сишәмбедә 86нчы һөнәри лицейда бу уңайдан “Ачык ишекләр” көне уздырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин, район мәгариф бүлеге начальнигы Р.Х.Ямалов һәм хезмәткәрләре, һөнәри лицей директоры Н.М.Әһадуллин һәм препо-давательләре, производствога өйрәтү мастерлары, районның урта һәм төп мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.


Подробнее...

Педагог мирасы үлемсез

Бөек совет педагогы Антон Макаренконың тууына 125 ел тулу уңаеннан Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә фәнни-практик конференция үтте. Анда республика фәнни-педагогика оешмасы вәкилләре, район мәгариф бүлеге методистлары, мәктәп директорлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.  Чарада катнашучылар тәүдә мәктәпнең икмәк музее белән танышып, аңа уңай бәһа бирделәр.


Подробнее...

Чараларда

Укучыларга – зур бүләк

Балаларның физик һәм рухи үсешендә мәктәп еллары гаять әһәмиятле роль уйный. Вакыйгаларга бай шушы чорда күпләр киләчәге хакында ныклап уйлана һәм барасы юлын билгели. Мәгариф учреждениеләрендә заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре булдырылуы, укытуда яңа алымнар, технологияләр кулланылуы нәтиҗәсендә яшь буынга яхшы белем бирүгә мөмкинлекләр арта. Ә менә Рсай урта мәктәбе укучылары өчен (91 бала укый) Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Айрат Шаммазов тарафыннан бүләк ителгән компьютер сыйныфы аларга тагы да зуррак мөмкинлекләр ача.


Подробнее...

Район мәктәпләрендә

Яңа укучылар көтәбез

Баланы мәктәпкә әзерләү – бүгенге заман мәгарифендә иң актуаль проблемаларның берсе, чөнки белем  бирү учреждениесе - малайлар һәм кызлар өчен  өр-яңа тормыш, өр-яңа дөнья.

Югары Яркәйдәге 1нче гимназия – гадәти мәктәп кенә түгел һәм  монда бар кеше дә укый алмый. Бездә ялкауларга, укуга җавапсыз караганнарга урын юк.  Мәгърифәт учагы белем бирү белән беррәттән, киләчәк өчен һөнәр сайларга да ярдәм итә.


Подробнее...

Страница 5 из 12