Образование

Конкурсларда

Мәңге балкы, туган җирем!

Район мәгариф бүлеге тарафыннан Республика көненә багышланган иншаларга, иҗади эшләргә  конкурс үткәрелде. Аңа башкорт, татар, урыс, мари телендә язылган бик күп язмалар килде. Һәр эш үзенчәлекле булып, аларда һәр укучы туган иленә, республикага, районга, авылына, гаиләсенә булган сөюен, соклануын һәм горурлану хисен чагылдырган. Түбәндә - шуларның берсе.


Подробнее...

5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне

 Белем бирүгә - яңа сулыш

Хәзерге белем бирү сәясәтендә “Русия Федерациясендә белем бирү” Федераль законын кабул итү бик әһәмиятле этап булды. Яңа законның төп идеяләренең берсе булып, һәр гражданинга яшенә карамастан белем алу һәм һөнәри үсешкә мөмкинчелек бирә торган норма һәм кагыйдәләр тора.


Подробнее...

27 сентябрь – Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждение хезмәткәрләре көне

Җәмгыять өчен кирәкле эш башкаралар

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе аеруча мөһим роль уйный, чөнки нәкъ биредә бәләкәй шәхес формалаша һәм үсешә. Шуңа ярашлы, районда бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелә. 2012-2013 уку елында барлыгы 34 балалар бакчасы эшләде һәм аларга 1384 малай һәм кыз йөрде. Иң мөһиме,  аларны төзекләндерү, материаль-техник базаларын яхшырту юнәлешендә төрле чаралар тормышка ашырыла.


Подробнее...

Чараларда

Яңа уку елына- зур бүләк

  Партасы артына утыручы балаларның гына түгел, кызыклы ачышлар белән тулы белем учагында укуын дәвам итүче укучыларның да көтеп алган бәйрәме. Шулай ук олы тормышка аяк баскан, урта махсус һәм югары уку йортларында арытаба белем алуын дәвам итүче яшьләр өчен дә дулкынландыргыч көн. Агымдагы елда бу бәйрәм илешлеләр өчен аеруча истә калырлык дисәм, һич тә ялгыш булмас, чөнки Түбән Яркәйдәге “Заводской” микрорайонында яңа лицей үз ишекләрен беренче тапкыр ачып, кызларны һәм малайларны белем иленә чакырды.


Подробнее...

Күңелдәген уртага салып

әзит укучылар хатларыннан юллар)

Яңа стандартлар, димәк, яңа заман кешесе

2011 елдан мәктәпләрдә башлангыч гомум белемнең федераль дәүләт гомум белем стандартлары кертелүе башлангыч сыйныф укытучыларына эшчәнлекне тамырдан үзгәртергә булышлык итте дисәм, ялгыш булмас. Хәзер педагог дәрескә әзерләнгәндә, элекке стандартлар белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк вакыт сарыф итә. Төркемләп яисә шәхси – дәресләр, нигездә, шундый формада алып барыла.


Подробнее...

Страница 3 из 12