Образование

Репортаж с «Последнего звонка»

Последний звонок... Самый волнующий, незабываемый и трогательный в жизни каждого из нас момент-окончание школы. Это важный рубеж, граница между детством и взрослой жизнью. 22 мая этот праздник прошел в 6 основных и 21 средних школах района, учащиеся выпускных классов простились со школой, учителями, одноклассниками. Здесь приняли участие и поздравили выпускников руководители различных организаций- учреждений, родители.


Подробнее...

Район оешма-предприятиеләрендә – отчет җыелышлары

Бар сәләтне – балаларга белем бирүгә

Күптән түгел район мәгариф бүлегендә отчет җыелышы булып үтте. Ул узган уку елын-дагы уңышларны барлау, җитешсезлекләрне исәпкә алып, агымдагысына планнар төзүгә, эшләр билгеләүгә багышланды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Н.Галимов катнашты. Төп доклад белән район мәгариф бүлеге начальнигы Р.Х.Ямалов чыгыш ясады.


Подробнее...

Безгә язалар

Сезне шимбә мәктәбендә көтәбез

Баланың 1 сыйныфка баруы – ата-ана өчен дулкынландыргыч вакыйга, чөнки мәктәп тормышы малайлар, кызлар өчен җитди сынау булып тора. Әгәр белем учагына беренче адымнарын ясаучы баласын педагог яхшы итеп каршы алса, аңа авыр булуын аңлап, ярдәм кулы сузса, булачак беренченең гаиләсе канәгатьлек кичерә.


Подробнее...

Район мәгариф бүлегендә

Табигать – мәңгелек түгел

2013 – Тирә-як мохитне саклау елы районның мә-гариф өлкәсе өчен киеренке эш чоры булды дисәк тә, ялгыш булмастыр. Ел башында ук барлык белем бирү учреждениеләрендә махсус план төзелеп, алар укытучыларның укучылар белән эше; мәктәп, район, республика, Бөтенрусия конкурсларында, фестивальләрендә, олимпиадаларында катнашу; табигый-фәннәр буенча атналыклар һәм авыл советы авыл биләмәләре, китапханәләр, клублар, җәмәгать оешмалары белән берлектә чаралар үткәрү юнәлешләрендә алып барылды.


Подробнее...

Муниципаль район хакимиятендә

Алар – уку алдынгылары

Районыбыз мәктәпләре талантлы, тырыш укучыларга бай. Мәсәлән, берәүләр моңлы итеп җырласа, икенчеләре республика фән олимпиадаларында гел беренчелекне ала, өченчеләр исә, спорт алдынгылары. Һәм аларның тырышлыклары игътибар үзәгендә булып, лаеклы бәһаланып тора.

9 укучы, ә алар – Дәлия Гарифуллина, Айбулат Гыйләҗетдинов, Фидрат Шәй-мөхәммәтов (Югары Яркәйдәге беренче гимназия), Эльвина Усманова, Данияр Баһманов (Т.Рахманов ис. урта мәктәп), Лиана Гафарова (4нче урта мәктәп), Гүзәлия Биктимирова (Базытамак урта мәктәбе), Лилия Нурумова (Илеш төп мәктәбе), Чулпан Растамханова (Югары Манчар урта мәктәбе) - муниципаль район хакимияте башлыгы, ә Югары Яркәйдәге 4нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Гөлназ Фәхразиева БР Президенты стипендиясенә ия.

Узган шимбәдә әлеге уку алдынгылары муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, аның социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары Рубин Галимов, район мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзә Ямалов белән очрашты. Илдар Иршат улы стипендиатларны уңышлары белән котлап, бүләккә исемле махсус сәгатьләр тапшырды, аларны кызыксындырган со-рауларга җавап бирде.

Гөлназ Тимерханова.


Страница 1 из 12