Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Закон бозулар бетерелергә тиеш

 Юл-патруль хезмәте инспекторы А.Т.Бәдретдиновның хокукка  һәм законга каршы гамәлләре турында гражданнардан килгән күпсанлы дәгъвасы һәм мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы тарафыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча ЮХХДИ бүлегенә тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча полиция бүлеге начальнигы адресына гражданнарны законсыз рәвештә административ җаваплылыкка тарттыру чагылдырылган законнарны тупас бозулар ачыкланып, аны бетерү турында күрсәтмә кертелде.

Прокурорның җавап кайтару акты район прокуратурасы вәкиле катнашлыгында каралып, закон бозуны бетерүгә һәм гражданнарның законлы ихтыяҗын һәм хокукын систематик рәвештә бозуга бәйле, гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру чаралары кулланылды.

Әмма прокурорның законлы таләпләре ЮХХДИ бүлеге начальнигы В.Кәбировның эшенә җавапсыз һәм формаль рәвештә каравы сәбәпле, үз вакытында башкарылмады, күрсәтмә район прокуратурасы хезмәткәрләре катнашлыгында каралмады. Бу, үз чиратында, аны карау вакытының бозылуына китерде.

Шуңа ярашлы, полиция бүлеге җитәкчелеге, прокурор тарафыннан кабаттан карау өчен, кире кайтарылды, нәтиҗәләр буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча ЮХХДИ бүлегенең барлык гаепле вазифалы шәхесләре законда каралган җаваплылыкка тарттырылды. Моннан тыш, ачыкланган законны бозу фактлары буенча район прокуратурасы тарафыннан ЮХХДИ начальнигы В.Кәбировка карата РФ кодексының 17.7 статьясы буенча административ хокук бозу эше кузгатылып, ул штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.

Марат Кандаров,

район прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист.